16+

Географиясе киңәя, сыйфаты яхшыра

Узган атнада «Казан» милли мәдәният үзәгендә «Татар рухы һәм каләм» IV Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Географиясе киңәя, сыйфаты яхшыра

Узган атнада «Казан» милли мәдәният үзәгендә «Татар рухы һәм каләм» IV Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртучы журналистларны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын ачыклау йөзеннән уздырылган әлеге бәйгегә катнашырга теләп, 91 гариза тапшырылган, алар арасында, Казан һәм республика районнарыннан тыш, Россиянең Самара, Удмуртия, Ульяновск һ.б. төбәкләреннән үз язмаларын җибәрүче булган. Бәйгене оештыручылар - «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты фикеренчә, «Татар рухы һәм каләм» конкурсы - татар җәмгыятен борчыган мәсьәләләрне ачыктан-ачык әйтү өчен зур мөмкинлек тудыра торган мәйдан. Жюри әгъзалары конкурска җибәрелгән эшләрне тугыз номинациягә бүлеп караган һәм алар арасыннан 25 җиңүчене ачыклаган. Бәйге нәтиҗәләренә йомгак ясау кичәсендә аларның һәрберсенә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды. Чара барышында бәйгенең географиясе елдан-ел зураюы, аның милли рухлы язмаларга баюы, язмаларның сыйфатлырак була баруы телгә алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading