16+

Геройларның батырлыклары безне берләштерә һәм җиңүләргә әйди

Татарстанда 9 декабрь - Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чаралар булды. Казан Ратушасында республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Советлар Союзы һәм Россия Геройларын, Социалистик хезмәт Геройларын, Дан орденының тулы кавалерларын, шулай ук аларның туганнарын котлады.

Геройларның батырлыклары безне берләштерә һәм җиңүләргә әйди

Татарстанда 9 декабрь - Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чаралар булды. Казан Ратушасында республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Советлар Союзы һәм Россия Геройларын, Социалистик хезмәт Геройларын, Дан орденының тулы кавалерларын, шулай ук аларның туганнарын котлады.

- Ватаныбызның 235 Герое исеме республикабыз тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Аларның исемнәрен хәтерләү һәм хөрмәтләү, батырлык үрнәкләрен буыннан-буынга тапшыру, бүгенге Геройларны һәм аларның гаиләләрен кайгырту безнең бурыч, - дип башлады чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанда Ватанның 20 Герое яши. Быел Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка, Россия Герое Игорь Грудновка, фронтовик-шагыйрь Фатыйх Кәримгә-һәйкәлләр, ә Советлар Союзы Геройлары Петр Гавриловка, Мәгүбә Сыртлановага, Борис Кузнецовка, Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллинга бюстлар ачыла. Мәрһүм сугышчылар 1 минут тынлык белән хөрмәтләп хәтергә алынды. 

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештерәм сезгә, - дип дәвам итте Фәрит Мөхәммәтшин. - Әле кичә генә Мәскәүдә ил Президенты Владимир Путин яңа батырларны бүләкләде. Россия Герое исеменә лаек булучыларның өчесе татарстанлылар. Казанның танк училищесы мактап әйтелде, әлеге училищедан инде 16 Герой чыкты. Татарстанда 173 милләт һәм халык вәкиле дус булып яши, эшли. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә Россиянең хезмәт Герое. Европаның астыртын сәясәте йогынтысында Украинада сугыш хәрәкәтләре бара. Россия җитәкчеләре әйткәнчә, без Украина белән түгел, ә Украина җирендә Европа белән сугышабыз. Көнбатышның безгә дус булмаган илләре Украина милләтчеләрен һәм фашизм иярченнәрен коралландырды. Бу сугыш Россияне көчсезләндерү өчен алып барыла. Авыр вакытта Россия Президенты Владимир Путинга һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка теләктәшлек күрсәтик, бердәм булыйк.  

Фәрит Мөхәммәтшин республика халкының Луганск һәм Донецк республикаларына чын күңелләреннән гуманитар ярдәм җыюда катнашуларын мактап телгә алды. 

Россия Герое Газинур Хәйруллин очрашуда катнашкан Геройлар, Геройларның гаиләләре һәм туганнары исеменнән, кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен Татарстан җитәкчелегенә, шулай ук республиканың Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына рәхмәт әйтте.

Казан Ратушасындагы тантаналы очрашу сәнгать осталарының һәм курсантларның концерт чыгышлары белән үрелеп барды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading