16+

Горький паркына килеп, “эш урынлы” булып кайт

Казанда Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында 28 июньдә 10.00-14.00 сәгатьләрдә “Хезмәт ярминкәсе” үткәрелә.

Казанда Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында 28 июньдә 10.00-14.00 сәгатьләрдә “Хезмәт ярминкәсе” үткәрелә.

– Бу чара “Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты” Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы кысаларында оештырыла. Хезмәт ярминкәләре 28 июньдә Татарстанның барлык шәһәрләрендә дә була. Республикадагы предприятиеләр 30 меңгә якын ваканция тәкъдим итәчәк. Оборона-сәнәгать предприятиеләренә дә 6 мең ваканция бар, – диде республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Татарстанда мәшгульлек дәрәҗәсе 62,2 процентны тәшкил итә. 3 меңнән артык кеше генә эш урынсыз сыйфатында теркәлгән. Шул ук вакытта Татарстан буенча “Россиядә эш” (“Работа России”) платформасына 61,2 мең ваканция урнаштырылган. 

– Татарстанда икътисад үсештә, шунлыктан барлык тармакларга да эшчеләр, инженер-техник кадрлар, IT-белгечләр кирәк. Автомобиль, трамвай һәм троллейбус йөртүчеләргә дә ихтияҗ зур, – диде Эльмира Зарипова.

Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров әйткәнчә, “Хезмәт ярминкәсе”ндә республиканың 75 мәгариф учреждениесе дә катнаша. 

Казан вертолет заводының генераль директоры урынбасары Адель Шаһимәрдәнов таныштырганча, заводка эшчеләр кирәк. Вертолет заводында уртача хезмәт хакы 100 мең сум. 

– Һөнәре булмаган кешеләрне дә эшкә алабыз, андыйлар заводта һөнәргә өйрәтелә. Өйрәнү вакытында хезмәт хакы 45 мең сумны тәшкил итә. Социаль пакет каралган. Фатир сатып алучыларга 1 миллион сумнан артык субсидия бирелә, заводта эшләүчеләр әлеге субсидияне кире түләми, – диде Адель Шаһимәрдәнов.

Казан казна дары заводы да хәзер үк 350 кешене эшкә алыга әзер.

– Бездә уртача хезмәт хакы 101 мең сум. 18 яшьтән башлап эшкә алабыз. Һөнәрсез кеше үзебездә үк өйрәтелә, өйрәнү вакытында 66 мең сум хезмәт хакы түләнелә. 4 разрядтагы эшчеләр 90 мең сум хезмәт хакы ала. Фатир алырга җыенучыларга ярдәм чаралары уйланыла. Завод киңәйтелә, хезмәт шартлары яхшыра бара, – диде Казан казна дары заводының кадрлар сәясәте идарәсе җитәкчесе Татьяна Михайлова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading