16+

Горький паркында «Фитнес-Boom» узачак

18 гыйнвар көнне көндезге сәгать уникегә Горький паркының «Хезмәт резервлары» стадионына казанлыларны спорт бәйрәменә чакыралар.

Горький паркында «Фитнес-Boom» узачак

18 гыйнвар көнне көндезге сәгать уникегә Горький паркының «Хезмәт резервлары» стадионына казанлыларны спорт бәйрәменә чакыралар.

Аны уздыручылар ачык һавада фитнес мастер-класслары, артистлар чыгышын һәм төрле спорт бәйгеләрен оештырырга вәгъдә итә. Уеннарда теләгән һәркем катнаша ала. Спорт башкаласының актив кешеләре ул көнне «Казан кышкы триатлон - 2015» бәйгесендә дә катнаша ала. Кышкы триатлон - ул йөгерүне, велосипедта һәм чаңгыда узышуны берләштергән спорт төре. Берсе артыннан берсе килеп, алар бер ярышны хәтерләтә. Стандарт дистанциясе - карлы трасса буйлап йөгерүнеке 7-9 чакрым, велосипедта баруныкы - 12-14 чакрым, чаңгы узышыныкы - 10-12 чакрым. Бәйгедә катнашучыларның яшенә һәм категорияләренә карап, дистанция аралары кыскартылырга да мөмкин.

Спорт ярышында катнашу өчен negonki.ru, orgeo.ru/event/1377 сайтларына кереп алдан ук язылырга кирәк яки катнашырга теләгегез барлыгын sgudin@mail.ru электрон почтасына язып җибәрегез.

Сүз уңаеннан, беренче кышкы триатлон 1995 елда Италиядә узган. Шунда ук 1997 елда аның беренче рәсми чемпионаты да оештырылган. Бүгенге көндә кышкы триатлонда лидерлар булып Европа илләре: Германия, Швейцария, Италия, Норвегия, Нидерланды һәм Франция санала.

Фото: vmurmanske.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading