16+

«Хаҗ сәфәренә кайберәүләр еш бара, алар ике-өч ел эчендә шулай күп гөнаһ кыламыни?»

Техника казанышларына шаккатарлык бүген - меңләгән чакырымнарны да мизгел эчендә тоташтыра.

«Хаҗ сәфәренә кайберәүләр еш бара, алар ике-өч ел эчендә шулай күп гөнаһ кыламыни?»

Техника казанышларына шаккатарлык бүген - меңләгән чакырымнарны да мизгел эчендә тоташтыра.

Без, бер төркем журналистлар, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы бүлмәсендә утырып кына, Мәскәү, Астана, Симферопольдәге каләмдәшләр һәм дин әһелләре белән видеокүпер аша аралаштык. Сөйләшү мөселманнар өчен биш фарызның берсе булган Хаҗ сәфәренә багышланган иде. Шактый гына кызыклы мәгълүматлар белән таныштык без анда. Саннар да күп нәрсә турында сөйләде.
Россиягә быел Хаҗга бару өчен 20 меңгә якын квота (урын) бирелгән. Мең кешегә бер хисабыннан икән ул. Хаҗ башлануга бик күп алдан Россиянең Хаҗ буенча Совет вәкилләре Гарәп Әмирлегенә барып килешү төзеп кайталар. Иң күп квота - Дагестанга - 6 мең. Ә Татарстанга 1200 урын бирелгән булса да, Хаҗ сәфәренә башкаладан 900ләп мөселман гына кузгалган, икътисади кризис комачаулаган, диделәр. Казахстаннан 3 меңләп кешегә изге сәфәргә бару насыйп булган. Ә менә Кырым Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Айдер Исмаилов: "Быел бездә Хаҗга баручыларның саны аеруча күп - 364, бу узган елгыдан 50гә күбрәк", - дип, горурланды. Ләкин шунысы да бар, Кырымнан Хаҗга баручыларның күпчелеге бу изге сәфәргә бушлай киткән. Ә бәяләр чынлап та тешләрлек. Ярый әле, ике төрле юллама оештырганнар. Беренчесе суперэконом. Ул 120-130 мең тирәсе. Аның буенча башта Мәскәүгә, аннары Дубайга очарга, аннан автобуслар белән тәүлек ярым Мәккәгә барырга кирәк. Күпләр озын-озак булса да, шушы юлны сайлаган. Хәллерәкләр өчен 200 меңнән артыклык юллама да бар. Анысына "все включено", чаласы корбан бәясенә кадәр кертелгән.

Журналистларны изге сәфәрнең бәясе генә түгел, андагы шартлар, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше дә кызыксындырды. Аларга видеокүпер тоташтырган шәһәрләрнең дин әһелләре тулы җавап бирде. Якташ коллеганың соравы аеруча кызыклы булды. Ул: "Хаҗ сәфәренә нигә кайберәүләр еш баралар, алар ике-өч ел эчендә шулай күп гөнаһ кылалармыни?" - дип сорады.

Бу мәсьәлә күпләребезне борчый иде. Җавап бик аңлаешлы булды. Хаҗга иң беренче сәфәрен кеше үзе өчен кыла, аннары олыгайган, үзләре бара алмаган әти-әниләре, туганнары үтенечен үтәп озын, авыр юлга кузагала. "Мин үземнең кайбер сорауларыма Кагъбә ташы янында гына җавап таба алам", - диючеләр дә бар икән. Чөнки бу изге җир барлык догаларның, теләкләрнең кабул була торган урыны. Шуны белгәнгә күрә быел Хаҗ сәфәренә киткән Татарстан Республикасы Мөселманары Диния нәзарәте баш мөфтие Камил Сәмигуллин хатыны белән бергәләп, финалга чыккан Казаныбыз күренешләренең 200 яки 2000мең сумлык кәгазь акчаны бизәвен Аллахтан сорап дога кылгандыр. Видеокүпердә бу хакта да әйтелде.

Бүгенгесе көндә Россиядән 15 меңләп мөселман шушы изге җирләрдә. Аларның сәламәтлеге сагында бергә барган тәҗрибәле табиблар тора, чөнки Гарәп Әмирлегендә көннәр бик кызу, ә изге сәфәргә кузгалучыларның күбесе олы яшьтә. Хатын-кызлар да ирләргә карганда күбрәк. Аларның барысына да Хаҗ гамәлләрен тулысынча үтәп, исән-сау туган илләренә кайтырга язсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading