16+

Халыкны талаучыларга штраф салына

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (УФАС) узган ел халыкны талаучылардан һәм «Көндәшлекне яклау турында»гы канунны бозучылардан 118 миллион штраф түләттерткән.

Халыкны талаучыларга штраф салына

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (УФАС) узган ел халыкны талаучылардан һәм «Көндәшлекне яклау турында»гы канунны бозучылардан 118 миллион штраф түләттерткән.

Бу санны «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә әлеге идарә җитәкчесенең урынбасарлары Руслан Биктимеров белән Данир Мөхәммәтҗанов җиткерде. Мәсәлән, «Федеральная пассажирская компания» ААҖ, көндезге бүлектә укучы студентларга ташламалы бәядән тимер юл билеты сатмаганы өчен, административ җавапка тартылган. Казанның «Заречье» идарәче компаниясе, күпфатирлы йортлар фатирларына куелган су хисаплагычларның урнаштырылуын тикшергән өчен, нигезләнелмәгән түләү алган. «Аэрофлот-российские авиалинии» ААҖ «Казан-Мәскәү» һәм «Мәскәү-Казан» авиамаршрутына билетларның бәясен арттырып саткан. Шуның өчен аңа 650 мең сум штраф салынган. «Лукойл-Уралнефтепродукт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, республиканың Көньяк-Көнчыгыш районнарында АИ-92 бензинын югары бәядән сатканы өчен, шулай ук 650 мең сум штраф түләргә мәҗбүр булган. «Дизель ягулыгының бәясен арттырганы өчен, «ТАИФ-НК» җәмгыятенә дә 300 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф яный», - диде Руслан Биктимеров.
Шәһәр җитәкчелеге: «Фатирларга хисаплагычлар куйдырыгыз», - дип, әледән-әле казанлыларга мөрәҗәгать итә. Ә «Вахитов районы идарәче компаниясе» фатирлардагы салкын һәм кайнар су хисаплагычларын, хезмәт күрсәтүгә кабул итмичә, торак милекчеләрен тинтерәтеп бетергән. Бу башбаштаклыгы өчен идарәче компаниягә кисәтү ясалган.
«Росгосстрах» җәмгыяте ОСАГО полисы эшләтергә кергән гражданнарга законсыз рәвештә «Фортуна-Авто» иминият килешүен дә «койрык» итеп тага. Административ эш кузгатылган булуга карамастан, «Росгосстрах» шушы эшчәнлеген һаман туктатмаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading