16+

Хат ташучы хезмәт хакын үзе арттыра

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Татарстан почтасы» белән берлектә, иң яхшы хат ташучыларны һәм поч­та бүлекләрен билгеләде. Традициягә әйләнгән бу чара инде сигезенче тапкыр уздырыла. «Ун еллык юбилеен бәйрәм иткән «ТАТ­МЕДИА» җәмгыятенең оешуы басма мәгълүмат чаралары үсешенә тәэсир итте, бик күп инновацион проектларга башлангыч бирде. Матбугатка яздыру кампаниясе вакытында да «Якыннарыңны, әти-әниеңне...

Хат ташучы хезмәт хакын үзе арттыра

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Татарстан почтасы» белән берлектә, иң яхшы хат ташучыларны һәм поч­та бүлекләрен билгеләде. Традициягә әйләнгән бу чара инде сигезенче тапкыр уздырыла. «Ун еллык юбилеен бәйрәм иткән «ТАТ­МЕДИА» җәмгыятенең оешуы басма мәгълүмат чаралары үсешенә тәэсир итте, бик күп инновацион проектларга башлангыч бирде. Матбугатка яздыру кампаниясе вакытында да «Якыннарыңны, әти-әниеңне...

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Татарстан почтасы» белән берлектә, иң яхшы хат ташучыларны һәм поч­та бүлекләрен билгеләде.

Традициягә әйләнгән бу чара инде сигезенче тапкыр уздырыла. «Ун еллык юбилеен бәйрәм иткән «ТАТ­МЕДИА» җәмгыятенең оешуы басма мәгълүмат чаралары үсешенә тәэсир итте, бик күп инновацион проектларга башлангыч бирде. Матбугатка яздыру кампаниясе вакытында да «Якыннарыңны, әти-әниеңне яздыр» кебек җәлеп итү акцияләре кулланылды», - дип искәртте «Татарстан почтасы» идарәсенең директор урынбасары Светлана Гришина. Ул Татарстанны иң укымышлы төбәкләрнең берсе дип атады. Республикада тарала торган 50 миллион газета, журналларның 60 проценты «Татмедиа»га карый.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин хат ташучы һөнәренең катлаулы булуына басым ясады.
- Хат ташучыга бик күп араны җәяү узарга туры ки­лә, һәр кеше белән аралашу шулай ук психологик яктан әзерлек сорый, авырлыкларга карамыйча, һөнәрегезгә тугры калганыгыз өчен, рәхмәт сезгә, - диде ул чыгышында.

2017 елның икенче яртыеллыгына яздыру кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң уңышлы эшләгән элемтә бүлекләре арасында Мамадыш районының Кләүш һәм Арча райо­нының Ашытбаш элемтә бү­лекләрен бүләкләделәр. «Ке­че шәһәрләрдә иң яхшы почтальон» исеменә Тәтештән Людмила Борисова лаек дип табылды. Кайбыч районы, Федоровское авылыннан Гөлсияр Урманова «Авылның иң яхшы почтальоны» булып танылды. Алдынгы почта бүлекләре коллективына - 30 мең, ә хат ташучыларга 15әр мең сум акчалата бүләк тапшырылды.

Гөлсияр апа инде дүртенче ел хат ташучы булып эшли. Эшен яратып, намус белән башкара. Былтыргы белән чагыштырганда, абунәчеләр санын 43 процентка арттырган ул. Авылындагы һәр кеше диярлек газета-журнал укый. 300дән артык хуҗалыкта - 152 подписка. Авылда төрле милләт кешеләре яши. Һәрберсе белән уртак тел табып, аңлашып эшли Гөлсияр апа. Хат ташучыларга йөкләнә торган товар сату буенча да планны арттырып үтәгән.
- Урын өстендә ятучы, кибетләргә барып йөри алмау­чы кешеләр бар, ­пенсия таратканда, аларга бар ки­рәк-яракны: шампунен, сабынын, маен, шикәрен, чәен, ярмасын, тозын үзем алып киләм. Хат ташучы үзенең хезмәт хакын үзе арттыра. Саткан товардан алты проценты үзебезгә кала. Шул рәвешле хезмәт хакына шактый гына суммада өстәмә акча эшләргә була, - ди Гөлсияр апа.
Хат ташучының эше катлау­лы, төрле көтелмәгән маҗараларга бай. Әнә Гөлси­яр Урманова да бер умартачыга газета бирергә баргач, аны бал кортлары сарып алган. Ул аптырап тормаган, тизрәк әтисенең «мондый вакытта балчык сылау файдалы» дигән сүз­ләрен исенә төшергән дә, җирдәге туфракны су белән бутап, чәченә, битләренә сөрткән. «Аның каравы, битем дә шешмәде, икенче көнне эштә идем», - ди үзе.

Буш вакытын Гөлсияр апа табигатьтә уздыра. Ике баласының җиде оныгын ияртеп, урманга җиләк, гөмбә җыярга бара. Кәҗә, тавыклар асрый.
- Мондый бәйгеләр эшкә дәрт бирә, тагын да тырышып хезмәт итә башлыйсың. 2018 елның беренче яртыеллыгына 50 данә газета яздырыр­га өлгердем инде. Бүләккә бирелгән акча да ярап куйды: йортка янкорма төзетә башлаган идек. Иң мөһиме: эшемнең нәтиҗәсен бәя­ләүләре сөендерә, - ди поч­тальон.

Эльвира Мозаффар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading