16+

Хатын-кызның уе – мәрхәмәттә

Элек хатын-кыз авызын яулык белән каплап, мич артыннан да чыкмаган. «Килен кеше - ким кеше» дигән мәкаль комачаулаганмы, адәм кабыргасыннан икенче сортлы булып яратылуы ирек бирмәгәндерме, әйтүе кыен.

Хатын-кызның уе – мәрхәмәттә

Элек хатын-кыз авызын яулык белән каплап, мич артыннан да чыкмаган. «Килен кеше - ким кеше» дигән мәкаль комачаулаганмы, адәм кабыргасыннан икенче сортлы булып яратылуы ирек бирмәгәндерме, әйтүе кыен.

Клара Цеткин үзләренә ирләр белән бертигез хокук алып биргәч, хатын-кызларыбыз бик үзгәрде. Өс-башлары, төс-кыяфәтләре генә түгел, эш-гамәлләре, уй- хыяллары, теләк-ниятләре дә. Ирләрдән калышмаска тырышып, галәмгә дә менеп төштеләр. Хатын-кыз хезмәт куймаган бер генә тармак та юк, бу нәфис затлар тормыш арбасына ирләрдән ким җигелми бүген. Бизнесны да иярлиләр. Андыйлар акчаны таба да, дөрес һәм файдалы итеп туздыра да белә. Уй-теләкләре уртак булган бу ханым-туташлар Татарстан Республикасының эшлекле хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына берләшкән. Президентлары Лиана Сәетова. Күптән түгел әлеге оешма үзенең ел саен уздырыла торган чираттагы IV форумына җыелды. Форум киләчәк шәһәре Иннополиста үтте.

Татарстанның төрле районнарыннан килгән эшлекле ханымнарның бер ел дәвамында шактый гына проблемалары, уртага салып сөйләр сүзләре җыелган иде. Форум дүрт секциягә бүленеп эшләде. Секцияләрнең барысы да актуаль һәм мөһим мәсьәләләр күтәрсә дә, без бер төркем журналистлар "Социаль өлкәдә хатын-кыз инициативалары» дигәнен сайладык.

Хатын-кызның төп вазыйфасы - ана булу, киләчәк буын кешесен тәрбияләү. Димәк, киләчәк хатын-кыз кулында. Бу элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Шуңа күрә дә табигать аның күңелен, йөрәген шәфкатьлерәк, бүтәннәр кайгысын үзенекедәй кабул итеп, ярдәм кулы сузарга сәләтле итеп яралткан. Ә инде аларның бергә җыелгач, игелек, мәрхәмәт турында сөйләшүләре бик табигый.

Сәламәтлек һәр кеше өчен беренче урында. Хатын-кыз сәламәтлеге аның үзе өчен генә түгел, бөтен җәмгыять өчен дә мөһим. Сәламәт анадан гына сәламәт бала туа. Ләкин соңгы елларда тормышыбызга үрмәләгән яман чир бик күп бәхетле гаиләләрне тарката, балаларны ятим итә. Бигрәк тә, күкрәк яман шеше азына. Аны башлангыч чорында ук белеп, дәвалый башласаң, фаҗига булмый кала. "Казан күкрәк рагына каршы" дигән проект шул изге максаттан эшләнгән. Аның кысаларында 2014 елда 281, узган ел 718, быел 1240 хатын-кыз бушлай тикшеренү узган. Бәхеткә, аларның берсендә генә яман шеш табылган, ул да башлангыч стадиясендә, - дип шатлыгы белән уртаклашты Казандагы бер клиника директоры, хәйрия фонды оештыручысы Гүзәл Сергеева.


Ия Куликова фотосы


Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова 15 хатын-кыз депутатны берләштергән "Мәрхәмәт" фондының игелекле эшләре белән таныштырып, мөмкинлекләре чикләнгән һәм ятим балаларга ярдәм итүләре хакында сөйләде. Бу эшкә спортчыларны да тартканнар. Соңгылары мондый малай-кызларны үзләренең ярышларын карарга стадионнарга чакырып, аннары алар белән чәй өстәле артында сөйләшеп утырып, киткәндә спорт инвентарьлары, махсус формалар да бүләк иткән. Депутатка тәкъдимнәр дә шактый булды. "Ярдәм" мәчетеннән Лилия Сәлахетдинова күзләре күрмәүче, колаклары ишетмәүчеләрнең үз җәмгыятьләрен төзү кирәклеген әйтте.

Татарстанда андыйларның 15 меңләп булуы һәм аларның бүтәннәргә карганда да күбрәк ярдәмгә мохтаҗлыгына басым ясады. Яшел Үзәннән килгән мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләрнең дә әйтер сүзләре күп булды. Алар балигъ булган авыру егет-кызларны тернәкләндерү үзәге булдыру турындагы мәсьәләне күтәрделәр.

Казандагы сәламәтлеге чикләнгән балаларның 1нче мәктәп-интернатының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лариса Медведева исә, үзләрендә тәрбияләнүче балалар турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыеп кала алмады. Әлеге мәктәптәге балалар тугызынчы сыйныфка кадәр укысалар да, бишенче сыйныф программасы белән генә чикләнәләр икән. Ләкин җыр-биюгә, кул эшләренә осталар, ди. Моның нәкъ шулай икәнен исбатлап, фойеда балалар кулы белән ясалган әйберләрнең күргәзмә-ярминкәсе эшләде. Лариса ханым үзләрендәге балаларга ярдәм кулы сузарга, аларны төрле һөнәрләргә өйрәтә торган мастер-класслар үткәрергә килергә чакырды.

Һәр хатын-кыз бәхетле булырга хыялланса да, тормышта гел алай гына булып чыкмый. Аналар бәхетсез булса, балалар да бәхетле була алмый. Шуны истә тотып оешкан "Добро даром" ("Бушлай шәфкать") дигән оешма. Ул тормыш авырлыклары алдында ялгызы калган әни булырга җыенучы хатыннарга һәм яшь әниләргә ярдәм итә. Ямашев урамы 36нчы йортка урнашкан әлеге кризис үзәге мондый авыр язмышлы ханымнарга һәм аларның күкрәк балаларына вакытлыча яшәү урыны белән тәэмин итә. Әнә 16 яшьлек бер кыз инде өч бала әнисе. 18 яше тулмагач, ана капиталын да ала алмый. Мондыйлар шактый җыела икән. Бу фондның җитәкчсе андый аналар һәм балалар яши торган фатирга түләр өчен сырхауханәдә кизү тора.

Безнең секциядә сүз әнә шундый мөһим мәсьәләлр турында барды. Башка секцияләрнең дә темалары кызыклы иде. Кризис чорында бизнес һәм хатын кыз, эшлекле хатын-кыз һәм гаилә, ә бер секциядә идарә итәргә өйрәтә торган тренинг та узды.
Пленар утырышта секцияләрдә күтәрелгән проблема - мәсьәләләр резолюция буларак кабул ителде.

Кемдер шаяртып бу форумны "муеннар" җыелышы дип атады. Бу сүзләрдә хаклык та бар: ир - баш, хатын - муен диләр ич. Муен кая борса, баш шунда борыла. Ләкин муенны дөрес якка юнәлтер өчен, башның акыллы булуы мөһим. Ләкин муеннарның үзләренең дә эшләре игелекле, хыяллары якты, уйлары төпле булырга тиеш. Чираттагы форум моның нәкъ шулай икәнен тагын бер тапкыр күрсәтте.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading