16+

Хәбәр килгән егеткә, армиягә китәргә

«Хәрби хезмәткә чакырылышны елга бер тапкырга гына калдырырга». Бердәм Россиянең Оборона буенча Дәүләт Думасы Комитеты әгъзасы Алексей Журавлев әнә шундый тәкъдим белән чыкса да, аның бу фикерен хуплаучы табылмады кебек. Октябрьдән, гадәттәгечә, көзге чакырылыш башланды.

Хәбәр килгән егеткә, армиягә китәргә

«Хәрби хезмәткә чакырылышны елга бер тапкырга гына калдырырга». Бердәм Россиянең Оборона буенча Дәүләт Думасы Комитеты әгъзасы Алексей Журавлев әнә шундый тәкъдим белән чыкса да, аның бу фикерен хуплаучы табылмады кебек. Октябрьдән, гадәттәгечә, көзге чакырылыш башланды.

Пособиеләрне алу өчен кирәкле документлар



Чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Язгысы исә 1 апрельдән 15 июльгә кадәр булыр дип көтелә. Кемдер ныклап хәрби хезмәткә әзерләнә, икенче берәүләр, ничек булса да каласы иде, дип качып йөри, кайберләре хәрби билет сатып алу әмәлләрен эзли. Ни дисәң дә, элекке кебек хәрби хезмәткә барырга атлыгып торучылар сирәк шул. Хезмәт итү вакытын бер елга кыскартсалар да, армиягә китүче егетләргә гаиләдән, туганнардан, әти-әнидән, дуслардан аерылу җиңел түгел. Көзге чакырылыш башлану белән, редакциягә дә укучылардан бу темага кагылышлы сораулар килә башлады.

Иремне хәрби хезмәткә чакыралар. Ике ай элек балабыз туды. Ул армиягә китсә, мин - декреттагы ана, бала белән нишләргә тиеш инде? Казанда үз фатирыбыз бар-барын. Шуңа да ел буена авылга әти-әни янына кайтырга теләмим. Нарасыйны ташлап, эшкә дә чыга алмыйм. Ире хәрби хезмәттә булганнарга дәүләт ниндидер акча түли дип ишеткән идем, бу дөресме икән, моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә, нинди документлар җыярга? Тәртибен аңлатсагыз иде. Рәхмәт.
И.Камалиева, Казан.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча, балалары булган хәрби хезмәттәге ирләрнең хатыннарына пособиеләр каралган. Моның өчен төп шартлар: ир белән хатынның никахы рәсми теркәлгән булу һәм иргә хәрби хезмәттән кайтырга кимендә алты ай калганчы, пособие сорап гариза тапшырылган булырга тиеш. Шулай ук әтисе армиядә булган баланың рәсми опекуны да пособие алырга хокуклы.
Айлык пособие балага 3 яшь тулганчы каралган. Пособиенең суммасы индексацияләнеп бара. Әйтик, 2009 елда ул 6510 сумны тәшкил итсә, быел 9326 сум булган.

Хәрби хезмәткә алынган ирнең хатыны авырлы булганда (көмәненең срогы 26 атнадан да (180 көн) ким булмаска тиеш) аңа бер тапкыр бирелә торган пособие дә каралган. Анысының күләме быел 21761 сум.

Документларны яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекләрендә кабул итәләр.

Хәрби хезмәттән азат итә торган сәбәпләр ел саен үзгәреп тора. Хәзер армиягә кемнәрне алмыйлар?
А.Сафин, Яшел Үзән.
Татарстан Республикасының хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматлар буенча, бу өлкәдә әллә ни үзгәрешләр күзәтелми. Сәламәтлеге белән зур проблемалар булганнар армиягә бармый. Бу медицина тикшерүе узганда ачыклана, «хәрби хезмәттән азат итә торган» авырулар исемлеге махсус төзелгән.

Тугызынчы сыйныфтан соң, урта махсус белем бирү йортларында укучыларга 20 яшькә кадәр вакытлыча кичектерү каралган. Дәүләт аккредитациясе булган югары уку йортларында көндезге бүлектә укучылар исә диплом яклаганчы хәрби хезмәткә бармый тора ала. Шулай ук аспирантлар да вакытлыча хезмәттән азат ителеп тора. Дөрес, бу читтән торып укучыларга кагылмый.

Мәктәптә укучы исә БДИ тапшырганнан соң һәм 18 яше тулгач кына хезмәткә чакырыла.

Балаларга килгәндә, бары ике яки аннан да күбрәк бала булса, яки чакырылучы баланы ялгыз тәрбияләсә, өч яшьтән кечерәк инвалид баласы булса, авыр хәлдәге туганының бердәнбер караучысы икән, бу очракта армиядән вакытлыча калырга була. Хәрби хезмәттән калуның тагын бер ысулы - альтернатив хезмәт. Монда ишегаллары, бәдрәфләр җыештыру кебек төрле өлкәдәге эшләрдә сынаячаклар.

Казан милли-тикшеренү технология университеты (элеккеге КХТИ), Казан дәүләт техника университетында (элеккеге КАИ) укучыларның хәрби кафедрада уку мөмкинлеге бар. Ике елдан соң уку җыеннары уздырып, алар хәрби билетка ия була ала.

Быел хәрби хезмәткә алынучыларны нинди үзгәрешләр көтә?
Р.Сафин,
Казан.
Үзгәрешләргә килгәндә, Татарстан хәрби комиссариаты яңалыклар белән әллә ни шаккатырмаса да, берсе кайберәүләр өчен бәлки көтелгән хәбәр булыр. Югары уку йортын тәмамлап, диплом алганнарга чакырылыш буенча хәрби хезмәткә бармасалар да була. Алар контракт нигезендә хезмәт итүне сайлый ала. Моның өчен ярыйсы гына хезмәт хакы да түләячәкләр, ди.

Калганнары гадәттәгечә. Солдатларга ике пластик карта тапшырылачак. Аның берсе солдат турында мәгълүмат тупланган электрон паспорт булса, икенчесе - банк картасы.

Монысына дәүләт ай саен ике мең сум акча күчереп барачак. Шулай ук туганнары да бу карточканы тулыландырып тора ала. Чакырылыш пунктында солдатларга шәхси гигиенаны кайгырту өчен махсус җыелма да тапшырачаклар. Һәр солдатның да кесә телефоны булачак.

Ә менә армиядән качып йөрүчеләр, 27 яшь тулгач та, җиңел сулап куя алмас, мөгаен. Хәрби хезмәткә бармаучылар «законлы сәбәпләрсез хәрби хезмәтне узмаган һәм запас төркемгә кертелгән» дип язылган хәрби билет алмагайлары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading