16+

«Хәләл ризык ул – кунакчыллык билгесе дә»

Соңгы елларда хәләл ризык куллану киң тарала бара. Ул мөселманнарда гына түгел, башка дин тотучылар арасында да популяр. Хәләл ашамлык җитештерү өлкәсендә дә зур үсеш күзәтелә, чөнки кулланучылар базары көннән-көн үсә бара һәм үзенә җәлеп итә.

«Хәләл ризык ул – кунакчыллык  билгесе дә»

Соңгы елларда хәләл ризык куллану киң тарала бара. Ул мөселманнарда гына түгел, башка дин тотучылар арасында да популяр. Хәләл ашамлык җитештерү өлкәсендә дә зур үсеш күзәтелә, чөнки кулланучылар базары көннән-көн үсә бара һәм үзенә җәлеп итә.


Россиянең мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов сүзләренчә, хәләл туклану белән сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар да кызыксына. Хәләл меню тәкъдим иткән кафе-рестораннарның да саны арта.

- Хәтта билгеле ресторатор Аркадий Новиковның да рестораннарында хәләл меню бар. Nestle, McDonald`s кебек эре компанияләр дә мөселманнар өчен хәләл продукция тәкъдим итә. Узган елны «Аэрофлот» самолетларында да хәләл ризыклар тәкъдим ителә башлады. Быел "Ютэйр" авиакомпаниясе белән дә килешү төзелде. Россия тимер юллары акционерлык җәмгыяте белән дә сөйләшүләр алып барыла, - дип сөйләде ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында булган матбугат очрашуында.
"ИТЛЕ" проектына нигез салучы Руслан Хәйретдинов та аның сүзләрен хуплый.

- Хәләл ул - бисмилла әйтеп суелган ит кенә түгел, сыйфат гарантиясе дә. Безнең продукцияне мөселман кешеләре генә түгел, спортчылар, бала үстерүче әти-әниләр дә, студентлар да ала. Иң башта без хәләл ит, ярымфабрикатлар сата торган кибет кенә ачкан идек. Хәләл ризыкка ихтыяҗ булуын күргәч, киңәергә булдык. Бу Татарстанда гына түгел, бөтен ил, дөнья буенча да шулай. Россиядә хәләл базары ел саен 30-40 процентка үсә. Җир йөзендә һәр өченче кеше ислам динен тотучы, аларның саны артып торуын да ассызыклап үтәргә кирәк, - ди ул.

"Түбәтәй" хәләл-челтәренә нигез салучы Солтан Сафин исә хәләл брендын ризык белән генә түгел, кунакчыллык, югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү белән дә бәйләп карый.
- Хәләл брендының аспектлары күп аның, шуңа да чималга гына түгел, аны тәкъдим итә белүгә дә басым ясыйбыз, - ди татар ашларын пропагандалаучы.
«Halal Guide» проектын эшләтеп җибәргән Айрат Касыймов сүзләренчә, хәләл ризыкның популяр булуы аның экопродукт булуында да.

- Моңа бигрәк тә чит илләрдә зур игътибар бирелә, әйтик, Малайзиядә McDonald`s компаниясенең 50 процентында хәләл меню каралган. Россия буйлап безнең "Хәләл-гид" кушымтасына көненә егерме нокта өстәлеп тора, - ди ул.
Спикерларның әйтүенә караганда, хәләл ризык җитештерү ул күпкә катлаулы эш.
- Чимал 20-30 процентка кыйбатрак, безнең өчпочмакларның үз бәясе генә дә 35 сум тора. Итне теләсә кемнән сатып алмыйбыз, ышанычлы фермерларга заказ бирәбез. Көндәшлек тә көчле. Тиздән без кыстыбыйларны төрле эчлек белән чыгарырга уйлап торабыз. Кыстыбургерыбыз да булачак, - ди Солтан Сафин.

Хәләл туклану популярлашкан саен, моның белән акча эшләүчеләрне дә саны арта. Айдар Шаһимәрданов сүзләренчә, кафе-рестораннарда хәләл ризык өчен аерым савыт-саба тотылмый. Бу исә ислам дине канунарына туры килми, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading