Юлдагы һәлакәт, күп очракта, юл йөрү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга. Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Хәйдәр Җиһаншин белән дә шул хакта сөйләштек.
- Хәйдәр Гарәпшович, бүгенге көндә юл кагыйдәләрен бозучыларга карата кырыс тәртипләр кертү юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар санын киметәме?
- Республикада 2002 елга кадәр үз административ кодексыбыз эшли иде. Аннары Россиянекен керттеләр. Безнең кануннар күпкә кырысрак иде. Әйтик, Россиядә 5 сум штраф булса, бездә 45 сум иде. Аның каравы ел саен юлда үлүчеләр саны да йөз кешегә кимрәк була иде. Кануннар никадәр кырысрак булса, юлларда тәртип күбрәк. 2013 елдан җаваплылык тагын да артты. Хәзер 500 сумнан да ким штраф юк. Әйтик, каеш эләктерми йөрүчеләр саны сизелерлек кимеде, шуңа күрә аварияләрдә үлүчеләр саны да азрак. Тик соңгы кануннарның тискәре ягы бар. 20 чакрымга кадәр тизлекне арттырган өчен җаваплылык каралмаган. Юлларда алай йөрергә ярамый. Аның өчен дә җаваплылык булса, әйбәтрәк булыр иде.
- Трассаларда куелган күзәтү камераларының кайсы тирәләрдә икәнлеген машина йөртүчеләр белеп тора. Аларны узуга, тизлекләрен арттыра башлый. Нәтиҗәдә юл һәлакәтләре килеп чыга. Узган елның бу вакыты белән чагыштырганда, быел юлларда хәл ничегрәк соң?
- Әйе, хәзерге вакытта республикада видеофиксаторлар саны артты. Республика күләмендә уртача тизлекне саклый торган видеотеркәү җиһазлары кертелә. Әлегә Мамадыш, Оренбург трактларында шундый җиһазлар тора. Ә инде юл инспекторларының саны 25 процентка кимеде. Мәсәлән, Әтнә районында ике генә инспектор калды. Кайбер районнарда - өч-дүрт. Хәзер авылларда да транспорт күп. Шуның өчен Казаннан районнарга аерым батальон экипажлары рейдка җибәрелә. Райондагы инспекторның туган-тумачасын, дусларын җаваплылыкка тартырга кыюлыклары да җитмәскә мөмкин. Дөрес, инспекторларның кимүе тискәре йогынты да ясый башлады. Исерек килеш руль артына утыручылар саны арта бара, аларны видеофиксатор күрми бит. Андыйларга ел ярымнан ике елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штраф түләтү каралган. Икенче тапкыр исерек килеш утырган очракта җинаять җаваплылыгына тартыла, 300 меңнән 500 меңгә кадәр штраф салына.
Соңгы арада гына, тизлекне арттыру сәбәпле, Кайбыч районында бер машина күпердән ерганакка төшеп,ике кеше һәлак булды. Нурлатта машина юл читенә каплану нәтиҗәсендә, пассажирның гомере өзелде. Апаста да шундый ук хәл. Куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән булу сәбәпле, ике кеше җан бирә. Әгәр тизлекне киметсәк, үлүчеләр саны да кимер иде. Европаның зур шәһәрләрендә 50 километр тизлек белән йөриләр, ә бездә 60 километрны 80гә җиткерәләр. Чөнки тизлекне 20 километрга арттырганда гына штраф киләсен машина йөртүче белеп тора. Ә 50 километр белән барганда кеше бәрдергәндә дә исән калу мөмкинлеге бар. Безгә административ кодексны үзгәртергә кирәк. Әнә шул 20 километрга арттыруны бетерергә кирәк. 60 километр икән, ул шулай булырга тиеш.
- Шәһәр урамнарында иң борчыган мәсьәләләрнең берсе - машина йөртүчеләрнең «ашыгыч ярдәм» машиналарына юл бирмәве. Шуның аркасында соңгы вакытта фаҗигаләр килеп (бездә бит үлүчеләр саны артканнан соң гына яңа кануннар кабул ителә) чыгуын да беләбез. Бу хәлдән чыгу юлы булыр, дип уйлыйсызмы?
-Элек шәһәрнең юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре махсус рейдлар үткәрә торган иде. Алар «ашыгыч ярдәм» машиналары артыннан барып, юл бирмәгән йөртүчеләрнең машина номерларын язып алып, аларны җаваплылыкка тарталар иде. Әгәр безгә табиблар шул проблемаларны әйтеп хат язса, безнең тарафтан нинди дә булса гамәлләр кылыныр иде.
- Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда җәяүлеләр дә калышмый. Мәктәпләрдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү - уңай күренеш. Аның нәтиҗәләре ничек?
- Татарстанда юл һәлакәтләрендә балаларның үлү очраклары елдан-ел кими бара. Ул - уңай нәтиҗә. Бездә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча җиде баскычлы система эшли. Әмма балаларны өйрәтә барабыз, алар барыбер юл кагыйдәләрен боза баралар. Узган елның биш аенда сигез бала һәлак булса, быел- дүртәү. Элек балалар пассажирлар буларак һәлак була иде, хәзер автокәнәфиләр булганлыктан, аларның иминлеген саклап калу мөмкинлеге бар. Әле шушы арада гына Арчада булган юл һәлакәтендә дә кәнәфидәге ике бала исән калды. Бүгенге көндә җәяүлеләр проблемасы өскә калка. Әти-әниләр дә, юл йөргәндә, балаларына үрнәк күрсәтергә тиеш. Аларны юл читләрендә уйнауларыннан тыярга кирәк. Хәзерге вакытта районнарда ЮХИДИ хезмәтенең пропаганда бүлеге юк. Инспекторлар күбрәк машина йөртүчеләр белән эшли, чөнки 80 процент һәлакәт йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга.
- Сер түгел, машина йөртүчеләр арасында инспекторларның үз-үзләрен тотышларыннан зарланучылар шактый. Аларны нинди иләк аша үткәреп аласыз?
- Билгеле, күп очракта, йөртүче инспектордан канәгать түгел, чөнки инспектор аңа штраф сала. Кемнең үз кесәсеннән акча чыгарып бирәсе килсен. Кем белә, бәлки киләчәктә балл системасы кертелер. Совет чорында машина йөртүче, кагыйдә бозып 12 балл җыйган очракта, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә иде. Ә инде ЮХИДИга инспектор булып эшкә урнашу өчен, махсус тикшерүләр үтәргә кирәк. 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган егетләр алына. Аларның туганнары, әти-әниләре дә тикшерелә. Сәламәтлек нык булырга тиеш, космонавтлар кебек. Эшкә урнашкач, сынау вакыты - ярты ел. Кайберләре, эшнең авырлыгын аңлап, үзләре үк китеп баралар.
- Шактый еллар руль артында утырган кешедән дә: «Кагыйдә буенча гына йөреп булмый», - дигән сүзләрне ишетеп аптырап каласың. Димәк, кагыйдәләрнең күп булуы машина йөртүчедә җаваплылык хисен арттырмый була түгелме соң?
- Бездә кагыйдә бозу кешенең канына сеңгән. Мәсәлән, безнең машина йөртүчеләр Финляндиягә чыкса, алар шунда ук үзгәрә, чөнки анда кануннар тагын да кырыс, штрафлар бик югары.
- Үзегезнең кагыйдә бозганыгыз бармы?
- Кызганычка каршы, булгалый. Быел өченче тапкыр штраф килгән. Барысы да трассада, бер үк урында тизлек артып киткән.
- Тиздән 3 июльдә ЮХИДИ оешуга 80 ел тулачак. Бәйрәмегездә нинди сюрпризлар көтәсез?
- Әйе, без аны зурлап, тантаналы төстә үткәрергә җыенабыз. Президент безгә махсус җиһазланган 60 машина бирергә җыена. Алар инспекторларның эшен тагын да җиңеләйтер, дип уйлыйм.
Комментарийлар