16+

"Малай тапканымны гына көтеп торган, дөнья бетә бугай..."

 Алиби ул юристлар термины. Кешенең гаепсезлеген исбатлый торган урын, вакыт белән бәйле хәлләр җыелмасы. Башкаларныкын әйтә алмыйм, минем дә шундый алибием бар. Моңа шатланып бетә алмыйм. беркем дә, берничек тә гаепли алмый - күз яше кебек чистамын. 

"Малай тапканымны гына көтеп торган, дөнья бетә бугай..."

 Алиби ул юристлар термины. Кешенең гаепсезлеген исбатлый торган урын, вакыт белән бәйле хәлләр җыелмасы. Башкаларныкын әйтә алмыйм, минем дә шундый алибием бар. Моңа шатланып бетә алмыйм. беркем дә, берничек тә гаепли алмый - күз яше кебек чистамын. 

Тарих гел хәрәкәттә, дөньялар үзгәреп тора бит. Җитмеш еллык СССР таркалыр, дип кемнең башына килде дә, кемнең төшенә керде икән?! Аяз көнне яшен суккандай булды ул хәбәр. Ул чакта, дөньялар болганып асты өскә килгәндә, беренче тапкыр әни булырга өйрәнеп, бала тудыру йортында ята идем. Мең газаплар белән булса да, бу якты җиһанга яңа җан китердем бит!

Миннән дә бәхетле кеше булдымы икән ул көннәрдә?! Җитмәсә, әтисе ул  чакта Сарман районының бер колхозында рәис урынбасары иде. Уттай урак өстендә кырык эшен кырык якка куеп, очып диярлек килеп җитте өч йөз чакрым ерак араны. Моннан утыз бер ел элек, нәкъ августның 16сы иде. 

Ә берничә көннән бәхетемнең аяз күген кара болытлар каплады. Шөкер, улым исән-сау. Ашатырга алып кергәч тә, зәңгәр күзләрен тутырып миңа карый да имигә сөлектәй ябыша. Ир бала бит - күбрәк ашап, тизрәк үсәсе килә. Тик менә дөньялар болганып китте ул көннәрдә. 19 августта тарихка ГКЧП дип кергән вакыйгалар башланды. Безнең хәлне белергә килгән хеәзмәттәшләрем, таныш-белешләр берсеннән-берсе куркыныч вакыйга турында сөйли. "Мәскәүдә танклар. Атышалар, корбаннар да бар," - диләр. "И, ходаем, дим, - минем малай тапканны гына көтеп торган, дөнья бетә бугай..." - дип өтәләнәм. Иртәгә нәрсә буласын, алда ни көтәсен Аллаһтан башка берәү дә белми торган ышанычсыз вакыт. Ярый әле борчылып, сөтем бетмәде. Алайса, ничек шәригать кушканча ике яшькә чаклы имезер идем. 
 Бүген дә менә улымның туган көне. 31 яшь инде аңа. Минем кебек хыялый хәйрүш, иҗат кешесе булып үсеп җитте. Казанның 16 нчы татар-инглиз гимназиясендә укыганда ук театр түгәрәгенә йөри башлаган иде. Энергетика университетында да яраткан шөгылен дәвам итеп, бүген дә Казанның бер театрында актер булып эшли. Сәхнәдән башка берни дә кирәк түгел әлегә. Баштанаяк чумган. Үзенең иҗаты белән дә, гамәлләре белән дә кешеләрне сөендерүдән тәм таба белә торган арыслан. Исән генә булсын берүк. 

Мин бүген ул алибиемны кабат искә төшердем. Дөньялар тагын үзгәреп, яңа хакимнәр килеп:"1991 елның 19 августында син кайда идең? Нишләп йөрдең?" - дип сорасалар, җавабым әзер. "Башкалабызның 4нче номерлы бала тудыру йортында идем”. Ә туасы җан, сабый-нарасый ул сәясәттәге ыгы-зыгыга да, власть бүлешүгә дә карап тормый - вакыты җиткәч шәрран ярып, кычкырып якты дөньяга килә. 

Миңа шундый гомерем буена җитәрлек зур алиби биргәне өчен олы улыбыз Сәйдәшебезгә рәхмәтемнең иң зурысын әйтәм. Җитмәсә, аягы да җиңел булды, дүрт малай әти-әнисе без бүген. Ярый инде, аларны тапканда дөньялар алай ук болганмады дип сөенеп тә куям. 
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ии сокланып укыдым язмагызны, Йолдыз апа. Шигъри җанлы әнидән шундый талантлы уллар туадыр. Улыгызга да, үзегезгә дә иҗади ачышлар, саулык, муллык, күңел хөрлеге телибез. Илләребез имин, күкләребез аяз булсын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бигрэк матур,эчкерсез самими эни хикэясе! Уземнен дэ эни булып,улымны кулга алганнарым исемэ тоште. Арысландай улларыгызнын бэхетенэ соенеп яшэргэ язсын!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кызыксынып, булмаган "мыегыма" чорнап укыдым. Йолдыз ханым бүгенгесе көндә бик бәхетле ир хатыны, бәхетле ана, бәхетле дәүәни. Малайлары тәртипле, әдәпле, эшчән булып үсеп җитеп, үз юлларын тапканнар. Ата-ана үзе матур үрнәк булып, дөрес тәрбия бирү нәтиҗәсе бит бу. Сокланмый мөмкин түгел! Һәрберебез өчен үрнәк гаилә, гыйбрәтле язмыш.

        Мөһим

        loading