16+

Ялгыш акча җибәрсәгез, нишләргә?

Банк картасына онлайн акча җибәргәндә яки телефонга акча салганда, номерны дөрес язмыйча акчабыз билгесез кешегә киткән очракка барыбызның да юлыкканы бардыр. Нишләргә?

Ялгыш акча җибәрсәгез, нишләргә?

Банк картасына онлайн акча җибәргәндә яки телефонга акча салганда, номерны дөрес язмыйча акчабыз билгесез кешегә киткән очракка барыбызның да юлыкканы бардыр. Нишләргә?

Ситуациягә карап, акчаны турыдан-туры алучыдан, банк яки кәрәзле оператор аша кире кайтарып карарга була. Әгәр инде берни эшли алмасагыз, бу эшне суд аша башкарырга мөмкин.

Иң элек, әлбәттә, акча җибәргән номер буенча шалтыратырга кирәк. Хәлне аңлатсагыз, бәлки, акчаны кире кайтарырлар. Сездән бары тик операцияне раслаган квитанцияне җибәрүне генә сорарга мөмкиннәр. Ләкин соңгы вакытта кешеләр моңа, кырыгалдарлардан куркып, сирәк ризалаша. Мошенниклар да шулай эшли икән бит! Алар чыннан да акчаны картага һәм чит номерларга күчерә. Шуннан соң шалтыратып түләүләрне кире кайтаруны сорыйлар. Кешеләр ризалаша, ә мошенниклар соңрак кәрәзле элемтә операторларына яки акчаны кире кайтару өчен банкка яңадан мөрәҗәгать итә. Һәм операторлар акчаны тагын бер тапкыр дөрес счётка күчерәләр. Ләкин бу юлы сезнең үзегезнең акчагыз китәчәк.

Мошенниклар сезгә бернинди акча күчермичә дә, «ялгыш киткән» сумманы таләп итәргә мөмкин. Акчаны тулыландыру турындагы смс-хәбәрнең эчтәлеген игътибар белән карарга кирәк. Ихтимал, ул фиктив булачак. Моның өчен мобиль яисә банк операторының шәхси кабинетына керергә һәм мәгълүматны тикшерергә кирәк. Өстәмә тулыландыру чыннан да булганмы һәм җибәрүченең исеме туры киләме?

Әгәр үзегез дөрес булмаган номерга ялгыш акча җибәрсәгез, нишләргә? Ярый ла, сез мошенник дип уйламыйча, акчагызны кире кайтарсалар. Ә киресенчә булса?

Үз телефон операторыгызның офисына паспорт белән килеп яки техник ярдәм аша мөрәҗәгать итеп, оператор белән элемтәгә керергә кирәк. Әгәр дә хата берничә цифрда гына булса, ә дөрес номерга шул ук компаниядә хезмәт күрсәтелә икән, мобиль оператор акчаны кирәкле счетка күчерәчәк. Әмма төрле операторларның үз нюанслары бар. Мәсәлән, сез акча күчергәннән 10-14 көн узмаска һәм хата 2-3 санда гына булырга тиеш. Әлбәттә, кулыгызда акча күчерү турында чек та булырга тиеш. 

Әгәр дә сез карта номеры буенча күчергәндә хаталангансыз икән, акча алучының банкын билгеләргә кирәк. БИН (карта номерының беренче дүрт саны) һәм карта номерының беренче алты саны аны чыгарган банкка күрсәтә. 

Шуннан соң банкка, акча күчерү турындагы квитанцияне дәлил итеп куеп, язма гариза бирергә кирәк. Банклар үзләре клиентлар белән элемтәгә керә һәм акчаны кире кайтару кирәклеге турында хәбәр итә. Әгәр акчаның чын булмаган хуҗасы аның хисабына акча кертүне ялгыш дип танымаса, акчаны кире алу өчен бердәнбер мөмкинлек – судка мөрәҗәгать итү.

Әгәр сезгә кемнәндер ялгышлык белән акча килгән икән, сабыр итегез, бәлки сезнең белән элемтәгә керерләр. Ә аңа кадәр, мошенниклармы-юкмы икәнен белер өчен, акча килү турындагы смсны шәхси кабинеттагы мәгълүматлар белән чагыштырырга кирәк.

Әгәр сезнең белән берәү дә элемтәгә кермәсә, үз банкыгызга мөрәҗәгать итәргә һәм акчаны кире кайтаруны сорарга кирәк. Банкта акча күчерүченең реквизитлары бар, һәм алар буенча оператор бернинди авырлыксыз сезнең счеттан кире түләүләрне үткәрәчәк.

Кыскасы, һәр түләү алдыннан реквизитларны җентекләп тикшерергә һәм реквизитлар кертелгәннән соң исемнең экранда пәйда булуын ачыкларга кирәк. Ул сез акча күчерергә тиешле кешегә туры киләме? Игътибарлырак булсагыз, бу сезне артык борчылулардан саклар.

Лилия Яфизова.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading