16+

Идел буе халыклар дуслыгы фестивале берләштерде!

Казан урамыннан барганда, африкалыларны яки кытайлыларны, инглиз, төрек, француз һ.б. телләрдә сөйләшүчеләрне очрату инде гадәти күренешкә әйләнде. Кайсы гына югары уку йортына барсаң да, анда чит ил студентларын күрергә мөмкин. Республикабызда барлыгы 115кә якын милләт вәкиле яши. Ә иң мөһиме - алар барысы да биредә дус-тату гомер кичерә!

Идел буе халыклар дуслыгы фестивале берләштерде!

Казан урамыннан барганда, африкалыларны яки кытайлыларны, инглиз, төрек, француз һ.б. телләрдә сөйләшүчеләрне очрату инде гадәти күренешкә әйләнде. Кайсы гына югары уку йортына барсаң да, анда чит ил студентларын күрергә мөмкин. Республикабызда барлыгы 115кә якын милләт вәкиле яши. Ә иң мөһиме - алар барысы да биредә дус-тату гомер кичерә!

Монда, әлбәттә, Казан милли тикшеренү технология университетының (КМТТУ, элеккеге КХТИ) һәм инде биредә күп еллар элек оешкан Халыклар дуслыгы клубының өлеше зур. Менә инде 23 нче тапкыр алар башлангычы белән Идел буе халыклар дуслыгы фестивале үткәрелеп килә. Быел әлеге зур бәйрәм узган атнада Химиклар мәдәният сараенда төрле ил вәкилләрен бер сәхнәгә җыйды. КМТТУның гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты, Халыклар дуслыгы клубының җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Мушарова: «Идел буе халыклар дуслыгы фестивале төрле раса һәм милләт студентларына үз сәләтләрен күрсәтү һәм үзара тәҗрибә алмашу мәйданы булып тора. Быел фестиваль Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында үтте. Без төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә хөрмәт белән карыйбыз, алар онытылмасын һәм буыннан буынга сакланып килсен дип тырышабыз. Фестивальдә дә төрле халыкларның борынгы гореф-гадәтләрен чагылдырган чыгышлар күпчелекне алып торды», - дип билгеләп узды.
Ә сәхнәдә бу көнне кемнәр генә чыгыш ясамады һәм нинди генә халык биюләре, җырлары яңгырамады! Идел һәм Урал буе, якын һәм ерак чит ил студентлары тамашачыларга искиткеч матур бәйрәм бүләк итте. «Җиде ыру» ансамбленең (Башкорт дәүләт педагогика университеты) борынгы «Курай», «Цармис» бию коллективы (Мари Эл дәүләт университеты) башкаруында «Кыз сорау», Конгодан килгән студентларның (КМТТУ) «Конго» биюе, Смита Кхоле (КДМУ) башкаруында һинд, палестиналыларның «Дабка» (Казан энергетика университеты), шулай ук «Mix Style» төркеменең (Икътисад, идарә һәм хокук институты) үзбәк, «Эхо Кавказа» бию коллективының (КФУ) кавказ, «Сәйдәш» ансамбле (Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты) башкаруындагы Идел буе халыклары һәм рус биюен, шулай ук башка биюләрне зал исе китеп карады. «Янтал» фольклор ансамбленең (Чабаксар музыка училищесы) «Куе урманны кистем» җыры, Кытай татары Назарбай Морадның «Алмагачларым» һәм «Казах иле», Бениннан Родриг Фиогбеның (тәхәллүсе Макс Триггер) үзе язган «Универсиада» җыры (КМТТУ), «Алтын Урда» ансамбленең (Әлмәт дәүләт нефть институты) «Без бит авыл егетләре», Яна Дарбинян (А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, элеккеге КАИ) башкаруында әрмән, Екатерина Денисованың (Казан аграр университеты) испан телендә, Аделина Миннебаеваның (КМТТУ) «В горнице» рус халык, Мария Кокинаның (Казан энергетика университеты) француз телендәге һ.б. күп кенә җырлар, күңелләргә үтеп кереп, әле бик озак моң диңгезендә йөздерде. Бәйрәм ахырында исә барлык чыгыш ясаучыларга лауреат дипломнары тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading