16+

Ил төкерсә, күл була

Россиянең су баскан төбәкләре өчен әлеге мәкаль хәзер үтә актуаль. Тиздән салкыннар башлана, ә күпме ватандашыбыз, торак-җирен, мал-мөлкәтен югалтып, урамда торып калды. Җирле елгалар, ярларыннан ташып, авыл хуҗалыгын гына түгел, акрынлап үз җае белән таркала баручы шәһәр-авылларның йортларын да, Авгий абзарлары кебек, җир өстеннән юып төшерде...

Беренче булып инде сентябрь башында ук РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев бер айлык хезмәт хакын, безнең Президент Рөстәм Миңнеханов йөз мең сум акчасын Ерак Көнчыгышта су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм өчен күчереп, матур үрнәк күрсәттеләр. Бу акциягә акрынлап башка җитәкчеләр дә кушылды.
Ә бу якшәмбедә 1нче канал, «Бөтен ил белән булышыйк!» акциясен үткәреп, 10 сәгатькә сузылган телемарафонда 574 миллион сум акча җыйды. Күп телевизор караучылар арасында 4447 кыска номерына «вместе» сүзен язып, 40-50 сумлык хатны 300-600 данә җибәрүчеләр дә булган. Телефон операторлары бу смслардагы үз өлешләреннән зыян күрүчеләр файдасына баш тарткан. Җыелган акчалар исәбенә, зыян күрүчеләргә тизләтелгән технология белән берничә гаиләгә уртак үз җылыту системасы булган йорт торгызылачак.
РФ Вице-премьеры һәм РФ Президентының Ерак Көнчыгыш федераль өлкәсе буенча тулы хокуклы вәкиле Юрий Трутнев әйтүе буенча, зыян күрүчеләрнең 90 процентына матди ярдәм инде күрсәтелгән, йортсыз калучыларны урнаштыру буенча эшләр дәвам итә. «Барлыгы 32 мең кеше эвакуацияләнгән. Шуның өч меңгә якыны вакытлыча урнаштыру пунктларында яши. Кышка кадәр без аларны тиешле шартлар тудырылган җылы биналарга күчерергә бурычлы. 2,5 мең кеше әлегә тулай торакларда һәм ял йортларында яши. 400ләп кешене ике көндә урнаштырып бетерәсе бар. Губернатор октябрь башында палатка һәм вакытлы тору урыннарында беркемне дә калдырмау максатын куйды», - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading