16+

Илдар Халиков: «Халыкны да, мине дә, Хөкүмәтне дә борчыган «Кем гаепле?» дигән сорауга хокук сакчылары гына җавап бирә алачак»

Илдар Халиков: «Халыкны да, мине дә, Хөкүмәтне дә борчыган «Кем гаепле?» дигән сорауга хокук сакчылары гына җавап бирә алачак»

Дәүләт Советының бүгенге утырышында төп игътибар Татарстан премьер-министры Илдар Халиковка юнәлтелгән иде. Ул республика башкарма хакимиятенең 2016 елгы эшчәнлеге буенча хисап тотты. Депутатлар, һәрвакыттагыча, күптөрле сораулар яудырды, "Татфондбанк" темасы да игътибардан читтә калмады.

Узган ел икътисади яктан никадәр авыр булса да, Татарстан, барлык киртәләрне үтеп, яшәешнең күп кенә тармакларында югары күрсәткечләргә иреште. Әйтик, былтыр 55 853 нәни татарстанлы дөньяга аваз салган.

Халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен, экология темасына да зур игътибар бирелә. Мисал өчен, 2016 елда 36 районда 43 парк тәртипкә китерелгән. Быелгы Экология елында да шәһәрләрдәге, район үзәкләрендәге сулыкларны чистартачаклар, торак һәм юл төзелеше өлкәсендә яшел стандартлар күбрәк кулланылачак.

Илдар Халиковның 40 минутлык чыгышыннан соң сүз депутатларга бирелде. "Коммунист" Артем Прокофьев "Татфондбанк"ның ни сәбәпле төпкә китүе белән кызыксынгач, премьер-министр:
- Сораулар үзебездә дә күп. Ни өчен Үзәк Банк, карарын соңгы мәлдә генә кабул итеп, безгә алданрак хәбәр итмәде. Ни өчен Ernst&Young халыкара аудиторлары ел саен банк эшчәнлеге буенча әзерләнгән хисапка уңай бәя бирде? Ни өчен халыкара рейтинг агентлыклары "Татфондбанк"ка югары рейтинг билгеләде? - дип үзенең дә күпсанлы сораулары барлыгын җиткерде.

Илдар Халиков әйтүенчә, бүгенге көндә иң мөһим мәсьәлә - кертемчеләргә акчаларын кайтарып бетерү.
- Халыкны да, мине дә, Хөкүмәтне дә борчыган "Кем гаепле?" дигән сорауга хокук сакчылары гына җавап бирә алачак. Әмма аңардан да әһәмиятлерәк мәсьәлә - мондый хәл киләчәктә кабатланмасын өчен, нинди чаралар күрергә? - дип кабат сорауларын тезде премьер-министр.

Билгеле булганча, Президент күрсәтмәсе нигезендә кыен хәлдә калган эшкуарларга ярдәм күрсәтелә. "Татфондбанк" белән "Интехбанк"та акчасы "бикләнеп" калып, ярык тагарак алдында калучыларга төрле шартларда бер миллиард сум чамасы акча бирелгән инде.



СӘЯСИ КӘЛИМӘ

Разил Вәлиев, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:

- Унбер ел буе мәктәптә рус һәм татар телләрен тигез күләмдә өйрәнгән укучыларыбызның күбесе нәтиҗәдә өч сүзне кушып татарча җөмлә төзи алмый. Без еш кына "баланың теле гаиләдә ачылырга тиеш", дибез. Бик дөрес сүзләр. Әмма бүгенге гаиләләрдәге ата-аналарның яртысыннан күбрәге үзләре дә татар телен белми. Шулай булгач, алар ничек итеп балаларының телләрен татарча ача алсыннар, ди?
Татарстан Конституциясе буенча бары тик бер вазыйфаи зат - Президент кына ике телне белергә бурычлы. Президент белгәч, ә ни өчен Премьер-министрга, Дәүләт Советы Рәисенә, депутатларга, министрларга, хакимият башлыкларына, гомумән, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә андый таләп куелмый? Дәүләт телен белмәгән дәүләт хезмәткәре дөньяның тагын кайсы илендә бар икән? Мәсәлән, Израильдә дәүләт телен өйрәнмәсәң, хәтта урам себерүче булып та эшкә урнаша алмыйсың.



Роза Җаббарова, ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының "Мәрхәмәт" берләшмәсе:

- Соңгы елларда икенче һәм өченче бала туу очраклары арта. Әмма демографик рекордлар хөкүмәт алдына яңа бурычлар куя - сабыйларга балалар бакчалары һәм мәктәпләр кирәк. Президент программасы нигезендә тормышка ашырыла торган бакчалар төзелеше программасы ярдәмендә өч яшькә җиткән балаларны бакчаларга урнаштыру мәсьәләсе хәл ителде, дияргә дә була. Әмма 1-3 яшьлекләрне балалар бакчалары белән тәэмин итү мәсьәләсе көн кадагыннан төшми. Хәзерге заманда барлык әниләр дә нарасыйлары белән 3 яшькә кадәр өйдә утыра алмый. Бер ише, яшәргә акчасы җитмәгәнлектән, эшкә иртәрәк чыгарга мәҗбүр, тик балаларын кая урнаштырырга белмиләр.


Хафиз Миргалимов, КПРФ фракциясе җитәкчесе:

- Республикада сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү буенча зур эш башкарыла. Әмма белгечләр җитеп бетми. Тагын бер "авырткан җиребез" - түләүле хезмәтләр. Әгәр дәүләт югары технологияле медицина җиһазларын салым түләүчеләр акчасына ала икән, ни өчен шул ук кешеләр хезмәтләрне үткән өчен түләргә дә тиеш?

Белгеч эштән соң медицина җиһазында авыруны тикшерә икән, бу очракта табибның хезмәтенә генә түләнергә тиеш. Алай иткәндә, түләүле хезмәтләрнең бәяләре 2-3 мең сум түгел, күпкә арзанрак булыр иде. Җитмәсә, җылылылык, ут һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү медицина учреждениесенең бюджетында каралган.

Урта медицина персоналының хезмәт хакы 24 мең сумны тәшкил итә, шуның 10 меңе төнлә дежур тору өчен каралган. Медицина хезмәткәрләре шул акчага биш көн буе сигез сәгать чамасы эшләргә тиеш. Мондый шартларда гаиләне карау, балаларны тәрбияләү, башка төрле рухи ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен каян, ничек вакыт табарга?

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading