16+

Илфак Шиһапов малаен үзенең "балачагына кайтарган"

- Әти,минем синең балачагыңда яшисем килә диде кечкенә улым, планшетындагы ниндидер уеннан аерылып. - Сезнең заманда бигрәк кызык булган. - Кызык иде, дидем мин, көч хәл белән интернеттан укып утырган бер язмадан бүленеп. Сиксәнгә җитеп килә торган әни карчык инде ярты сәгатьләп кем беләндер телефоннан сөйләшә иде, ул да сагаебрак...

Илфак Шиһапов малаен үзенең "балачагына кайтарган"

- Әти,минем синең балачагыңда яшисем килә диде кечкенә улым, планшетындагы ниндидер уеннан аерылып. - Сезнең заманда бигрәк кызык булган. - Кызык иде, дидем мин, көч хәл белән интернеттан укып утырган бер язмадан бүленеп. Сиксәнгә җитеп килә торган әни карчык инде ярты сәгатьләп кем беләндер телефоннан сөйләшә иде, ул да сагаебрак...

- Әти,минем синең балачагыңда яшисем килә диде кечкенә улым, планшетындагы ниндидер уеннан аерылып. - Сезнең заманда бигрәк кызык булган.
- Кызык иде, дидем мин, көч хәл белән интернеттан укып утырган бер язмадан бүленеп. Сиксәнгә җитеп килә торган әни карчык инде ярты сәгатьләп кем беләндер телефоннан сөйләшә иде, ул да сагаебрак безнең сөйләшүгә колак салды. - Синең яшьтә мин бу вакытта җәйләрен колхозда төрле эшләргә йөри идем инде.
Малай төрле эшнең ни икәнен аңламады бугай. Авыр сулап куйды.Авылда ул инде өченче көн,җәйге авыл ошады бугай: «Әти, син кит Казаныңа, мин авылда әби белән торам», - дип сөйләнә башлады.
Ноутбукны ябып куйдым да шул чорны искә төшереп, улыма сөйли башладым. Аны иң гаҗәпләндергәне ул чакта кибеттә чипсы белән «фанта» булмаганы булды.Ул чакта безнең андый нәрсәләрнең дөньяда барын да белмәвебезгә ышанып та бетмәде бугай ул.Өйне мич ягып җылыту,суны урамнан көянтә белән ташуны бик ошатты үзе тагын. Минем үзе яшендә чакта «Шрек» мультфильмына нинди карашта булганым белән кызыксынып алды, 3Д форматта нинди кинолар караганымны сорашты. Минем бераз зарланыбрак аклы-каралы телевизорлар,урамга бер генә булган телефон, авылда барлыгы ике машина булуы турында сөйләгәнем аңа бик кызык тоелмады да бугай.
- Барыбер сезнең балачак кызыграк булган, дип үҗәтләнде ул. - Ә сез бәләкәй чакта нинди тәмле әйберләр ашый идегез? Ноутбукны читкә куеп алгы якка чыктым да зур итеп бер телем ипи кистем. Аннан аңа өстәлдә торган ак майны яктым да шуның өстенә әнинең узган елдан калган карлыган кайнатмасын сыладым. Мул итеп. Шул ипине улымның кулына тоттырдым.Аның майны да,кайнатманы да өзелеп яратмаганын яхшы белә идем.
- Нинди крутой бутерброд, әти, - диде минем балачактагы иң тәмле нәрсәне ашап куйгач малай. - Ә тагын берне ясап бирәсеңме?
- Ярар алайса, киләсе атнага кадәр авылда торырсың, - дидем мин, икенче телем ипине кисә-кисә. - Тик телефоныңны да,планшетыңны да алып китәм,әбиеңне кибеткә чипсы белән лимонадка йөртмисең, дидем мин. - Ә йоклавын өйалдында йокларсың. Аннан бәләкәй чалгы белән тыкрыктагы кычытканнарны чабарсың. Малай ризалашты. Әле дә авылда - кайтып аласы инде.Интернетсыз азапланадыр - кызганыч...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading