Җиләк сезоны башланды, җәмәгать. Аланнарда каен җиләге өлгерсә, хуҗалыкларда бакча җиләге уңышын җыялар.
Татарстанда үзебездә җитештерелгән экологик яктан чиста җиләккә ихтыяҗ зур. Санкцияләр аркасында гына да түгел, читтән кайтартылган, ашламалар кушылган әчкелтем җиләкләр үзебезнең сусыл җимешләрне алыштыра аламы соң? Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин да: "Әлмәтлеләр өстәлендә үзебездә җитештерелгән азык-төлек булырга тиеш. Җирле фермер район, шәһәр халкын бәрәңге белән дә, җиләк белән дә тәэмин итә ала. Гомумән, бездә, банан белән хөрмәдән кала, бөтен нәрсәне дә үстерергә мөмкин!"- дигән иде былтыр "ШК" га. Әлмәт районында әле узган ел гына ачылган "Ягодная долина" теплица хуҗалыгында да беренче уңышны җыеп алганнар. Айрат Хәйруллин инстаграм челтәрендә плантациядән фотолар да урнаштырган.
- Ямаш авылында "Ягодная долина" плантациясендә беренче җиләкләр өлгерде. Барлыгы 130 чакрым бакча җиләге, 50 чакрым кура җиләге утыртылган. 100дән артык кеше җиләк җыю белән мәшгуль. Араларында студентлар, мәктәп укучылары, Әлмәт районының Рус Акташы, Югары Акташ, Новоникольск, Ямаш авылы кешеләре дә бар. Җиләк кластеры барлыкка килү белән авыл кешеләре өчен яңа эш урыннары да булдырылды. Беренче уңыш сөендерә, - ди җитәкче. Шушы көннәрдә килосын 300 сумнан сата да башлаганнар.
Яшел Үзән районының Олы Яке авылындагы «Ягодная долина» теплица хуҗалыгында исә уңышны бу атна ахырында гына җыярга әзерләнәләр.
Бу юлы авылга кайткач, кызык өчен генә үзебез дә җиләк эзләп аланга бардык. Ни хикмәт, әле июнь башы гына булса да, каен җиләгенең күплегеннән күзләр камаша. Ике сәгать дигәндә берәр литрлы өч банка тутырдык. "Яңа гасыр" каналында алып баручы Венера Иванова да быелгы җиләктән авыз итәргә өлгергән. Ул ел да Югары Осланга җиләк җыярга кайта.
- Каен җиләге кояшка карамый икән, көннәр артык эссе булмаса да, инде өлгергән. Авылда Фаиз абый безне үзе генә белгән җиләкле урыннарга алып бара. Бик күп җыйдык бу юлы да. Кышка катырып куярбыз, мөгаен. Бер ачыш ясадым әле, җәен күбрәк каен җиләге ашасам, кыш көне авырмыйм диярлек. Җиләкнең файдасы күп,- ди Венера.
Базарларда да җиләк исе. Казаның "Океан" базарында укроп, суган кыяклары сатучы Надежда апа да атна башыннан җиләкләр сата башлаган. Бер кечкенә стакан каен җиләге өчен ул 80 сум, бакча җиләгенең зур стаканына 100 сум сорый. Майонез савытындагы каен җиләгенең хакы 350 сум тора.
- Хәтта каен җиләген дә Константиновка бистәсендәге бакчамда үстерәм. Су сибеп торгач, җиләк эрерәк була, халык бик ала, бүген дә менә җитмәде, - ди ул.
Тагын бер атнадан кура җиләге дә өлгерә диделәр базарда. Быел җир җиләге дә күп булырга ошаган. Табигать нигъмәтләреннән сыйланып, җиләкле җәйнең рәхәтен тоеп калыйк.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар