16+

«Илне без сакламасак, кем сакласын?!»

Өч улы да Ватан сагында торучы Сания апа белән Шамил абый Нигъмәтҗановларның һәр шимбә иртәсе тәрәзәгә карап башлана. Ә өйдә уллары яраткан өчпочмак, кыстыбый, аш исе таралган. Һичшиксез, кайсы булса да кайтырга тиеш бит бүген.

«Илне без сакламасак, кем сакласын?!»

Өч улы да Ватан сагында торучы Сания апа белән Шамил абый Нигъмәтҗановларның һәр шимбә иртәсе тәрәзәгә карап башлана. Ә өйдә уллары яраткан өчпочмак, кыстыбый, аш исе таралган. Һичшиксез, кайсы булса да кайтырга тиеш бит бүген.

- Аларның телләре дә «Служу Советскому Союзу» дип ачылды. Үз юлларын үзләре сайладылар, без каршы килмәдек, - дип елмая әниләре.

Олы уллары Зөфәр кечкенә вакыттан ук, хәрби булам, дип йөргән. Аңа төпчекләре Салават та кушылган. Абыйлы-энеле бертуганнар икесе дә Чистяков исемендәге Казан югары артиллерия училищесын тәмамлый. Төпчекләре Зөлфәткә дә хәрби тормыш ят түгел: автотранспорт техникумын тәмамлагач, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында белем ала. Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәре.

- Безгә әти һәрвакыт үрнәк булды. Ике ел Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәннән соң, аңа командирлары Казан танк училищесында белем алырга тәкъдим иткән. Ләкин ул бу хыялын тормышка ашыра алмаган. әти, төпчек бала булмаса да, әти-әнисенә терәк-таяныч булып төп йортта калган. Әтинең хыялын без тормышка ашырдык. Аннан соң кемгә дә булса илне сакларга кирәк бит. Без сакламасак, кем сакласын?! - ди олы уллары Зөфәр.

Училищены тәмамлагач, ул биш ел Екатеринбург шәһәрендә хезмәт итә. Хатыны да аның артыннан берсүзсез иярә. «Декабрист хатыннары кебек, кая китсәм, шунда барды», - ди гаилә башлыгы. Бүгенге көндә алар Казанда яши, ике кыз бала тәрбия­ләп үстерәләр. Уртанчылары Зөлфәт тә тормышлы, уллары бар.

Салаватның исә бүген дә хәрби операцияләрдән кайтып кергәне юк. Хәзерге вакытта ул Финляндия чигендә урнашкан Мурманск шәһәрендә хезмәт итә. Әле узган ел гына гаилә корган.

- Башка кызлар, армия­дән кит, дип әйтәләр иде. Алия исә, син кая - мин шунда, дип, берсүзсез риза булды. Гомумән, үз кызларым булмаса да, киленнәрдән уңдым мин. Аларны бик яратам, - ди Сания апа.

Күрсәткән батырлык­лары өчен Салават Нигъмәтҗанов II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале һәм III дәрәҗә «Батырлык ордены» белән бүләкләнә. Моннан тыш, егетнең төрле өлкәдә кылган батырлыклары өчен бирелгән өч медале бар. Ләкин кайсы өлкәләрдә хезмәт итүе хәрби сер булып сакланыр­га тиеш.

Егетләр мәктәптә дә, училищеда да яхшы укый. Зөлфәт белән Зөфәр мәктәпне гел «бишле»гә генә тәмамлыйлар. Спорт белән актив шөгыльләнәләр. Өй­дә дә нык куллы хуҗалар.

- Зөфәр бөтен илнең пре­зидентларын таный иде. Мәктәпкә кергәнче үк, бөтен сәяси тормышны белде. Без көн-төн эштә, өйрәтеп утырырга вакыт булмады, үзе кызыксынды, телевизордан өйрәнде, - ди әтиләре.

- Эш белән чыныгып үскән балалар алар. Кояш чыкканчы йоклап ята алмадылар. Әтиләре ул яктан бик таләпчән булды, - ди әниләре.

Ерак сәфәргә эшкә киткәнче, егетләр мәчеткә сәдака биреп, әти-әнисенең хәер-фатихасын ала. Бу - гаиләнең язылмаган кануны.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading