Голландиялеләр дә көнләшерлек
«Майский» агрокомбинатының генераль директоры Илшат Ганиев экскурсиягә килгән журналистларны берсеннән-берсе мавыктыргыч, кызыклы яңалыклар белән хәйран калдырды. Хәер, «Майский» теплицалары үзе бер могҗиза кебек, Европаның теләсә кайсы агрокомбинатына көндәш була ала. Биредә кышкы теплицаларның гомуми мәйданы 42 гектарга җитә, 24 гектары бары тик яңа технологияләргә нигезләнеп эшли. Бер елга 30 мең тонна яшелчә җитештерәләр. Россиядә бу кадәр яшелчәне башка бер генә агросәнәгать комплексы да үстерә алмый. Голландиялеләр үзләре тапкан кыяр сортыннан да татарстанлылар хәтле уңыш алуга ирешә алмыйлар. Шунысын да искәртергә кирәк, мондагы җиһазлар, автомат системаларның барысы да Россиядә эшләнелгән.
Скопировать ссылку

Юмыйча да ашарга була
Кибет киштәләрендә чәчәге өзелмәгән кыяр күрәсез икән, шикләнми сатып алыгыз: бу - үзебезнеке - «Майский» агрокомбинатыннан. Иң мөһиме: алар бернинди химия кулланылмыйча үстерелгән. Илшат Ганиев кыярны безнең күз алдында өзеп ашап та күрсәтте.
- Биредә бар да бик чиста, бернидән курыкмыйча кыярны юмыйча да ашый аласыз. Без үстергән кыярларны шикләнүсез яңа гына теш чыгара башлаган балаларга да бирергә мөмкин, аллергия дә булмаячак, - дип ышандырды ул.
Комментарийлар