16+

Илсур Метшин: «Дөнья чемпионаты кебек бөек вакыйгалар булмагач, ел гадәти генә узды сыман»

Башкала мэры Илсур Метшин 22 декабрьдә Ратушада республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашты.

Илсур Метшин: «Дөнья чемпионаты кебек бөек вакыйгалар булмагач, ел гадәти генә узды сыман»

Башкала мэры Илсур Метшин 22 декабрьдә Ратушада республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашты.

- Без хәзер яхшы мәгънәсендә иркәләндек,- дип башлады сүзен Илсур Метшин,- 2013 елдагы Универсиада яки 2015 елдагы FINA дөнья чемпионаты кебек бөек вакыйгалар булмагач, ел гадәти генә узды сыман. Санкцияләр, илгә сәяси басым шаукымы ел башында борчуга салган иде, әлбәттә. Ләкин, тормыш дәвам итә. Казан төп капиталга инвестицияләр җәлеп итүдә миллионлы шәһәрләр арасында икенче урында, балалар туу күрсәткече сөендерә. Программалар туктап калмады, аларның күбесе республика күләмендәгеләр һәм әлеге программалар Татарстаннан читтә юк. Торак фондын капиталь төзекләндерү, шулай ук социаль инфраструктурага, ишегалларын яңартуга кагылышлы программалар болар.
Татарстан бюджеты ярдәмендә Казанда быел 50 урам юлы төзекләндерелгәнлеген, җәмәгать транспорты паркының иң яхшысы бездә булуын әйтеп үтте ул.

Горки-Әмәт урманы парк сыйфатында төзекләндерелә. Паркның беренче чираты шушы көннәрдә ачылачак. Анда биш километрлы яктыртулы чаңгы трассасы да була. Төзекләндерү 67 гектар урманлыкны били.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казандагы кече һәм урта эшкуарлыкка теләктәшлеге өчен рәхмәт! - дип дәвам итте Илсур Метшин,- шәһәребездәге Ленин исемендәге һәм Урицкий исемендәге мәдәният сарайлары республика ярдәмендә капиталь төзекләндереләчәк.

Казанда узучы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә ишарә ясап, мэр Илсур Метшин авыл хезмәтчәннәрен, агропредприятиеләрне һәм республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны рәхмәт хисләрендә телгә алды.

Мэр Илсур Метшин "Татфондбанк" белән финанс эшчәнлеге йөрткән муниципаль предприятиеләрне борчылмаска чакырды. Ә инде "Казан" халыкара аэропортында бер ир кешенең җиңел автомобильдә терминалга ягъни аэровокзалга ук бәреп керүен "аэропортның сак хезмәтенә ныклап уйланырлык мәсьәлә" дип бәяләде шәһәр башлыгы.

- Яңа ел бәйрәм чараларында иминлекне саклау көчәйтеләчәк. Ишегалларына видеокамералар урнаштыру эшләре башланчак. Казандагы трамвайлар, автобуслар һәм троллейбуслар салоннары видеокүзәтү аппаратлары белән җиһазландырылган,-диде Илсур Метшин.

Казанда күп балалы гаиләләргә Лаеш һәм Биектау муниципаль районнары территорияләреннән бушлай җир кишәрлекләре бирелә. Тик, газ һәм су үткәргечләрен сузу,шулай ук башка инженерлык челтәрләрен төзү эшләрен башкарып чыгу өчен федераль программа зарур. Балалар турында сүз чыккач, мэр Илсур Метшин, киләсе елда бакчаларга түләү бәяләре үзгәрмәс, дип өметләндерде. Казанда балалар бакчаларына эшкә тәрбиячеләр кирәк.

- Автомәйданчыклар оештыру максатында чаралар күрелә,- диде Илсур Метшин,- Мюньхенда яшел зонага машина кую андагы кешенең уена да керми. Россия кешесе Германиягә яшәргә күченгәч, бездәге табигать иркенлеген сагынып, урманга гөмбә җыярга киткән. Аны шунда ук полиция тотып алган, чөнки урман шәхси милек һәм аңа керергә дә, гөмбә җыярга да рөхсәт юк икән. Шөкер, без мондый ук чикләүләргә барып җитмәдек. Ләкин, яшеллеккә битараф булмасак иде.

Казанның 2030 стратегиясе кысаларында, халыкның тормыш-көнкүрешен, кече һәм урта эшкарлыкны, туристлыкны үстерү юнәлешләрендә максатчан эшләр башкарылачак.

Илсур Метшин гаиләсе Казанның "Замбези елгасы" зоопаркы өчен зебра җәнлекләре сатып алган.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә зоопарк төзекләндерелә. Сатып алынган җәнлекләр ияләшү чоры уза, алар киләсе җәйдә зоопаркка күчереләчәкләр.



- Ирешелгән нәтиҗәләрне, мэр буларак, үз командам белән уртаклашам,-диде Илсур Метшин,- алар яшь булсалар да-профессионаллар. Аллага шөкер, быел оятка калырлык эшләр булмады. Шәһәр тормышының кайбер юнәлешләрендә эшләп җиткерелмәгән мәсьәләләр бар, билгеле. Аларны чишү киләсе елда дәвам итәчәк.

Мэр Илсур Метшин журналистлар белән очрашу ахырында: "Казан Париж, Брюссель шәһәрләреннән бер дә ким түгел. Шәһәребезне үстерү өчен бергәләшеп тырышыйк. 2017 елда игелекле гамәлләрне күбрәк башкарыйк, шәфкатьлерәк булыйк. Һәркемгә сәламәтлек, уңышлар телим!" - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading