16+

Илсур Метшин шәһәрнең актив яшьләре белән очрашты

Республикабыз яшьләр оешмалары үзләренең актив булуларын һәр эштә дәлилләп килә. 2013 елгы Универсиаданы уңышлы үткәрүдә дә студент-волонтерларның роле зур булуы һәркемгә билгеле. Ни өчен дигәндә, әлеге уеннарда нәкъ менә актив яшьләр тиешле атмосфера тудыра алды, бу исә республика башкаласы кунакларын бик нык тәэсирләндергән.

Илсур Метшин шәһәрнең актив яшьләре белән очрашты

Республикабыз яшьләр оешмалары үзләренең актив булуларын һәр эштә дәлилләп килә. 2013 елгы Универсиаданы уңышлы үткәрүдә дә студент-волонтерларның роле зур булуы һәркемгә билгеле. Ни өчен дигәндә, әлеге уеннарда нәкъ менә актив яшьләр тиешле атмосфера тудыра алды, бу исә республика башкаласы кунакларын бик нык тәэсирләндергән.

Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең актив яшьләре белән очрашуда шулай дип белдерде. 2013 елгы Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын уздыруда волонтерлар аеруча актив катнаш­ты. Казан волонтерлары шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү һәм халыкара спорт ярышларын - 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын һәм 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатын әзерләүдә дә зур роль уйный алачак­лар. Әңгәмә формасында барган очрашуда яшьләр мэрга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Шәһәр җитәкчесе шуны да билгеләп үтте, Казан Универсиаданы үткәрү өчен көрәшкән вакытта миллион шәһәрлегә 120 меңнән артык югары уку йорты студенты туры килгән, бүген исә әлеге саннар сизелерлек үсеш алган - Казанда бүген 152 мең студент белем ала.

Яшьләрне югары уку йортларын тәмамлаганнан соң эшкә урнашу мәсьәләсе борчый икән. Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казанда эшсезлек буенча иң түбән күрсәткечләр - дүрт вакансиягә бер эшсез кеше туры килә. Иң мөһиме - максатны дөрес куя белү һәм акча артыннан түгел, ә тәҗрибә туплауга өстенлек бирү, дип ассызыклады ул.

Россиядә һәм Казандагы кинематограф үсеше турында да сүз кузгаттылар. Илсур Метшин Казанда креатив яшьләрнең күп булуын билгеләп үтте. «Казан «Россиянең Голливуды» булсын иде дип хыялланам», - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.

Шулай ук Татарстанда Парклар һәм скверлар елында ял итү зоналарын тулыландыру, эшче һөнәрләргә ихтыяҗ булуы, шәһәрнең транспорт системасы турында да фикер алыштылар, мэр җитәкче өчен «алтын кагый­дәләр» белән дә бүлеште.

Ә сез мэрдан нәрсә сорар идегез?

Чулпан Нәҗипова:
- Шәһәр мэрыннан урам этләрен киметүен сорар идем. Мин, гомумән, этләрдән бик куркам. Кайвакыт өйгә кайтканда ишегалдында өерләре белән килеп чыгалар, шунда ни эшләргә белмисең. Шәһәр транспорты эше дә шул дәрәҗәгә җитсен иде: кешеләр шәхси машиналарын калдырып, җәмәгать транспортларына яки велосипедларга күчәрлек булсын иде.

Раил Садретдинов:
- Мине иң борчыган мәсьәлә - торак. Күпме яшьләр яшәргә урын таба алмый интегә. Ипотекага чират алу да бик катлаулы хәзер. Бәлки, җитәкчелек яшьләргә уңайлы булган тагын яңа программалар уйлап табар. Казан урамнарында селектив чүп җыя торган контейнерлар да куябыз дип вәгъдә иткәннәр иде, алар да күренми. Шәхсән минем ишегалдымда юк алар. Шәһәр транспорты да үзәккә үтә. Гадел Кутуй урамындагы тулай тораклардан уку йортына кадәр бер 30 нчы автобус кына йөри. Иртә белән автобуслар шыгрым тулу сәбәпле, транспортка кереп тә булмый.

Рөстәм Зарипов:
- Алай еш булмаса да, кайвакыт төнге уннан соң да тукталышка чыгып басарга туры килә. Ә автобуслар юк. Бу вакытта да транспорт ешрак йөрсен иде. Кайвакыт өйгә кайтыр өчен берничә автобус алыштырырга туры килә. Студентлар өчен бу бик чыгымлы бит. Кыш көне салкын да тидерергә мөмкин.

Туран Гатауллин:
- Студент буларак мине стипендия мәсьәләсе борчый. Без аны бер ай буе зарыгып көтәбез, ләкин студент стипендиясенә дә бер атнадан артык яшәп булмый. Шуңа укудан тыш эшләргә туры килә, ә бу укуны аксата.

Фото: www.metshin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading