16+

Илсур Метшин үзе кондуктор булды

«Шәһри Казан» газетасында хәбәр ителгәнчә, 30 октябрьдә «Казан» тимер юл вокзалы белән «Кояшлы шәһәр» торак комплексын тоташтыручы трамвай юлы ачылды.

Илсур Метшин үзе кондуктор булды

«Шәһри Казан» газетасында хәбәр ителгәнчә, 30 октябрьдә «Казан» тимер юл вокзалы белән «Кояшлы шәһәр» торак комплексын тоташтыручы трамвай юлы ачылды.

Беренче көнне юлга сынау үткәрелсә, 31 октябрьдә 5 нче маршрут трамвайлары инде пассажирларны йөртә башлады. Тәүге рейска Вера Алексеева идарә иткән вагон кузгалды. Пассажирлар сафында трамвайга башкала мэры Илсур Метшин да утырып барды. «Әйдәгез, билетлар сатып алыгыз!» - дип шаяртты ул трамвайга керә-керешкә. Соңрак журналистлар белән әңгәмәсе вакытында мэр Илсур Метшин: «Казанда юл-транспорт челтәрен үстерүдә Универсиаданың ярдәме, Татарстан Президентының теләктәшлеге зур. Бу маршрут - эшчәнлекнең бер нәтиҗәсе. Киләсе елның июнь аена кадәр үк метрополитенның тагын 3 станциясе ачылачак. Шәһәрне боҗрага алып хәрәкәтләнүче электричка җибәреләчәк. Казанның Зур боҗра юлында тизйөрешле трамвай хәрәкәте гамәлгә ашырылачак. Беларустьтан тизйөрешле өч секцияле 20 берәмлек яңа трамвай кайтартылачак», - дип әйтеп үтте.
«Метроэлектротранс» предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов таныштырганча, 5 нче трамвай маршруты «Казан» тимер юл вокзалы - Киров дамбасы - Лена урамы - Ямашев проспекты - Көньяк трасса - Җиңү проспекты - «Кояшлы шәһәр» торак комплексы юнәлешеннән гыйбарәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading