16+

Җиңмәгәнгә сөенеп кайттык

Узган шимбәдә юньле кешенең эте дә чыкмый торган буранлы көндә без – бер төркем «Шәһри Казан» хезмәткәрләре 100 чакрым ераклыктагы Байлар Сабасына чыгып киттек.

Җиңмәгәнгә сөенеп кайттык

Узган шимбәдә юньле кешенең эте дә чыкмый торган буранлы көндә без – бер төркем «Шәһри Казан» хезмәткәрләре 100 чакрым ераклыктагы Байлар Сабасына чыгып киттек.

Чакырган җиргә бар, ди бит безнең акыллы халык. Хәер, матбугат хезмәткәрләре алар беркайчан да укучы белән очрашудан баш тартмый, анысы. Ә чакыру бик җитди һәм бик олылап иде. Саба эшмәкәрләренең “Хәят” оешмасы “Уйла” дигән интеллектуаль уен-ярыш башлап җибәргән булган. Ел буе ай саен берничә команда бергә җыелышып, белемдә-тапкырлыкта көч сынашалар. Узган елгысының финалы да истә калырлык булган әнә.
Ә инде Яңа елдан яңа сезонны башлап җибәрергә һәм кунакка татар матбугатын да чакырырга уйлаганнар. Олы хөрмәт күрсәтеп, “Шәһри Казан”лылардан башлаганар.

Брейнг-рингка охшаса да, ул уен-ярыш үзебезчә, милли. Үлән чәйләре, өчпочмаклар куелган түгәрәк өстәл артында 6 уенчы. Без катнашкан уенда дүрт команда көч сынашты. Ярышның темасы галиҗанәп сүзгә багышланган иде. Әйе сүзнең көче зур. Өстәл артына моны яхшы аңлаучылар: укытучылар, китапханәчеләр, язучы-журналистлар җыелган. Сораулар бик төптән уйланылып төзелгән, бер дә җиңел димәс идем. Командага очко китерер өчен, төпле белем дә, мантыйк та кирәк булды. Капитаныбыз, баш мөхәррир Радик Сабиров һәр фикерне тыңлап, анализлап, дөрес юнәлешне сайлап, җавап бирүчене үзе билгеләде. Барлыгы дүрт сорауга җавап эзләргә туры килде безгә.

Уен азагында Балтачтан килгән “Мәгариф”ләр белән очколарыбыз саны тигез булды. Өстәмә сорауга бик җитди карамаганбыздырмы, көндәшләр өлгеррәк булып чыкты. Икенче урын насыйп булды. Соңыннан моңа сөендек тә әле. Җиңүче команда ай саен Сабага килеп, яңа уенда катнашырга тиеш икән.
Ә болай, гомумән, бу чара бик ошады. Баш мие буразналарын чып-чын чистарту, хәтерне-белемне яңарту булды ул. Оештыручыларга зур рәхмәтебезне газетабыз аша да җиткерәбез. Сабадагы шундый матур кызыклы файдалы “Уйла” уены турында алар да белеп торсын. Бәлки кушылып та китәрләр.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading