16+

Имиджмейкер Лилия Мур: «Матур киенгән кеше эшкә тизрәк урнаша»

Без барыбыз да төрле, һәрберебезнең үз теләк-максатлары, яшәү рәвеше бар. Тик шулай да безнең һәммәбезне бер нәрсә - матурлыкка омтылу берләштерә. Бөек рус язучысы Антон Чеховның ­афоризмга әйләнгән шундый сүзләре дә бар бит: «Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә». Стилист-имиджмейкер Лилия...

Имиджмейкер Лилия Мур: «Матур киенгән кеше эшкә тизрәк урнаша»

Без барыбыз да төрле, һәрберебезнең үз теләк-максатлары, яшәү рәвеше бар. Тик шулай да безнең һәммәбезне бер нәрсә - матурлыкка омтылу берләштерә. Бөек рус язучысы Антон Чеховның ­афоризмга әйләнгән шундый сүзләре дә бар бит: «Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә». Стилист-имиджмейкер Лилия...

- Лилия, кием кеше тормышында, чыннан да, мөһим роль уйныймы?
- Әлбәттә, бигрәк тә кешене беренче күргәндә. Матур киенгән кеше эшкә тизрәк урнаша, чөнки аңа күбрәк ышаныч белдерәләр, ни өчен дигәндә, бездә матур булган әйбер яхшы дигән фикер яши. Кеше тышкы кыяфәте белән күркәм булырга тиеш, әмма шуны да онытмаска кирәк, ул чәч төсе, борын формасы, күз кисеме дөрес булу гына түгел. Әгәр дә кеше, чибәр булып та, елмая белми, кайчакта тупас та сөйләшә икән, ул үзенә беркемне дә җәлеп итә алмаячак. Андыйларны чибәр дип тә әйтә алмыйбыз. Димәк, киемендәге гармония, тышкы кыяфәтендәге пөхтәлек, эчкерсезлек бер-беренә бик нык бәйләнгән һәм алар барысы да тышкы кыяфәтне тудыра. Башкаларда үзең турында матур тәэсир калдырасың килсә, елмай.

- Сез ничек уйлыйсыз, бөтен хатын‑кыз да зәвыклы һәм матур күренә аламы? Моңа аның яше, фигурасы, комплекслары комачаулык итмиме?
- Теләсә нинди хатын‑кыз зәвыклы күренә ала, әгәр дә ул үзен бөтен яктан да карап тора икән, әйтик, физик сәламәтлеге турында кайгыртса, хәзерге заман тенденцияләрен истә тоткан хәлдә киенсә, макияжны дөрес кулланcа, кием ярдәмендә фигурасындагы җитешсезлекләрне яшерә белсә, ул һәрчак игътибар үзәгендә булачак. Моны исә аның үз‑үзенә һәм әйләнә-тирәсендәгеләргә карата хөрмәте дә дип карарга кирәк. Ә комплексларга килгәндә, алар өстендә эшләргә кирәк, чөнки нәкъ менә алар безгә бәхетле һәм матур булырга комачаулый. Җитешсезлеген өстенлекле ягы итеп күрсәтә белгән хатын‑кызны комплекслардан азат дияргә була.

- Үзеңә туры килгән гардеробны булдыру өчен нинди принципларга таянырга кирәк?
- Кием сайлаганда иң мөһиме - төсләр гармониясе һәм физик мөмкинлекләреңә туры килгән формалар. Болар турында интернетта мәгълүмат җитәрлек, алардан файдаланырга була. Фигурагыз тибын, тормыш рәвешегезгә туры килгән стильне һәм тышкы кыяфәтегезне уңышлы ассызыклаган төсне табарга кирәк. Төс гармониясе дигәндә, кием сайлаганда чәчегез һәм күзегезнең төсен истә тотарга тиешсез.

- Кием алганда иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә?
- Кием үлчәменә. Мин әле ябыгам дип бер үлчәмгә кечерәк күлмәк алып кайтмагыз. Ничек бар, үзегезне шулай киендерегез. Ябыксагыз, икенчене алырсыз. Кибеттә кием сайлаганда аны киеп карау бүлмәсендәге көзгедән генә түгел, залдагы башка көзгегә дә барып карагыз. Анда яктылык башкача төшәргә мөмкин. Йөреп карагыз, хәрәкәт иткәндә кием үзен ничек тота - шуңа игътибар итегез. Тагын бер мөһим нәрсә - «мин моны нәрсә белән киячәкмен соң» дип, үз-үзегезгә сорау бирергә онытмагыз.

- Матур булып күренү өчен акча күп кирәк дигән фикер яши. Сез моның белән килешәсезме?
- Акча кирәк, әлбәттә, бигрәк тә сыйфатлы материаллар сайлаганда, әмма... Мин алда әйтеп үткән идем инде: матур хатын‑кыз ул үзен караган, елмаеп торган һәм төс белән формаларны дөрес сайлый белгән кеше дип. Әгәр дә син киемне бөтен физик мөмкинлекләреңне күз алдында тотып сайлагансың икән, ZARA белән H&Mнан киенгән очракта да, билгеле кутюрьеларның киемнәрен киючеләрдән ким булмыйсың. Аннары шундый тенденция дә яшәп килә - бер комплектта кыйммәтле белән бюджетлы марка янәшә дә була ала. Иң мөһиме - төп киемең кыйммәтле маркадан булуы.

- Киң таралган стилистик хаталарны да санап китегез әле.
- Хәзерге көндә киенү рәвешләре бик күп төрле. Юка күлмәк яки классик чалбарлар белән кеда-кроссовкалар киючеләр дә бар. Тик шулай да мин стильләр катнашмасына сак карарга киңәш итәр идем. Бу очракта хата ясау куркынычы бик зур - стильле күренәсе урынга клоун кыяфәтенә керүегез бар. Күп кенә хатын-кызлар аксессуарларны үз гәүдәләренә туры китерә белмиләр. Гап‑гади кагыйдә - эре хатын‑кызга эре аксессуар яки киресенчә. Шулай ук гәүдәгә сыланып торган киемнәр, кыска итәк һәм биек үкчәле туфли киюне матур дип уйлыйлар. Бу очракта аларны бары тик бик сексуаль күренәләр дип кенә әйтеп була. Ә бу һәр урында да һәм һәр очракта да килешә торган нәрсә түгел. Нечкә трикотаж күлмәк астыннан беленеп-сизелеп торган эчке кием дә сезне матурламый. Стилистлар бу нәрсә турында гел сөйләп тора, югыйсә. Кием ул синең гәүдә үлчәмеңә туры килсен, эчке кием гәүдәңә батып керергә тиеш түгел. Капрон оекларга да басым ясыйсым килә. Загар, ягъни мәсәлән кояшта каралган аяк төсендәге колготкилар кигән очракта гәүдәгезнең башка ачык калган урыннарына күз төшерегез, алары да шул ук төстәме. Югыйсә кул-беләкләрегез, декольте урыннарыгыз аксыл төстә булып, аягыгыз аерым бер «тап» булып ялтырап торачак. Кешенең күзе шунда гына төшәчәк. Колготки сайлаганда аны кулыгызга киеп карагыз. Әгәр дә колготки аннан беленеп тормаса, кияргә була. Төслесен киергә уйласагыз, аның йә аяк киеме яки күлмәгегезнең итәк асты төсендә булганын сайларга тырышыгыз.

- Әгәр дә сездән зәвыклы һәм гармонияле күренер өчен универсаль бер киңәш бирүегезне сорасалар, сез нәрсә тәкъдим итәр идегез?
- Көзге каршына басыгыз да үзегезне өйрәнегез, җитешсезлекләрегезгә күз йомарга тырышмагыз. Үзегезне баштан аягыгызга кадәр фотога яки видеога төшерегез. Көзге биреп бетерә алмаган нәрсәне алар күрсәтәчәк. Иртәгә матуррак кием киярмен, иртәгә иренемне буярмын, иртәгә аксессуар кия­чәкмен дип, бүгенгене башка көнгә калдырырга кирәкми. Бүгенге белән яшәгез, бүген матур булыгыз.

Һәр хатын-кызның гардеробында булырга тиешле киемнәр
Пальто
Ул итәк белән дә, чалбар белән дә киелә торган озынлыкта булырга тиеш.

Күлмәкләр
Бердән, ул итәккә караганда күпкә отышлы вариант. Өстенә нәрсә алырга икән дип баш ватарга кирәкми. Аннары ул хатын‑кызны гүзәл зат итеп күрсәтә торган нәрсә дә бит. Эш өчен, дуслар белән очрашу һәм төрле кичәләргә йөрү өчен - кимендә барысы өч төрле күлмәк кирәк.

Джинс чалбар
Иң отышлы вариант - туры итеп тегелгән, бер җире дә агартылмаган караңгы зәңгәр төстәге джинс. Андый чалбар теләсә кайсы образ белән туры килә.

Итәкле яки чалбарлы костюм
Ни өчен костюммы? Өстенә яки астына нәрсә сайлыйм дигән сорау тумаячак. Костюм өчен өч‑дүрт төрле топик, әйтик, рубашка, блуза, җиңле һәм җиңсез джемпер алыгыз.

Аксессуарлар
Алары образны кискен үзгәртергә сәләтле. Алар - көндәлек бижутерия, зәркән эшләнмәләр, ефәк һәм йон тукымадан тегелгән шарф, яулык, өч төрле сумка - ачык-караңгы төсләрдәгесе һәм клатч. Болары минимум, чынлыкта аксессуарлар коллекциясе бик бай булырга тиеш. Америка коллекционеры Айрис Апфель, мәсәлән, утыз күлмәккә өч йөз аксессуар булырга тиеш, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading