16+

«Имин тәгәрмәч» тәгәрәде

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге ел саен «Имин тәгәрмәч» бәйгесе оештыра.

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге ел саен «Имин тәгәрмәч» бәйгесе оештыра.

Монысында юл хәрәкәте яшь инспекторларының 21 командасы катнашты. Малайлар һәм кызлар юл хәрәкәте кагыйдәләренә, медицинага кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр, велосипедта каршылыклар аша йөрүдә осталыкларын күрсәттеләр. «Башкала мәктәпләре укучылары арасында яшь инспекторлар хәрәкәте бик популяр. Балалар түгәрәкләрдә юл кагыйдәләрен, медицинаны өйрәнәләр», - ди Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе урынбасары Наил Гыйбадуллин.
Киеренке бәйгедә Яңа Савин районының 177 нче мәктәбе командасы җиңү яулады. Вахитов районының 18 нче мәктәбе - икенче, ә Идел буе районының 19 нчы гимназиясе өченче урынны алды. Вахитов районының 98 нче һәм Идел буе районының 97 нче мәктәпләре командалары да уңышлы чыгыш ясадылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading