16+

«Интернетка рәхмәт - 2016» конкурсы җиңүчесе 91 яшьлек Әхсән Шәрипов беренче тапкыр компьютер артына 87 яшендә утырган

Күптән түгел Мәскәүдә өлкәннәр арасында «Интернетка рәхмәт - 2016» икенче Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Җиңүчеләр арасында Татарстаннан 91 яшьлек Әхсән Шәрипов белән 59 яшьлек Фирдәүсә Яфизова да бар.

«Интернетка рәхмәт - 2016» конкурсы җиңүчесе 91 яшьлек Әхсән Шәрипов беренче тапкыр компьютер артына 87 яшендә утырган

Күптән түгел Мәскәүдә өлкәннәр арасында «Интернетка рәхмәт - 2016» икенче Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Җиңүчеләр арасында Татарстаннан 91 яшьлек Әхсән Шәрипов белән 59 яшьлек Фирдәүсә Яфизова да бар.

Әхсән абый Мөслим районыннан. Олы яшендә ни өчен компьютерны үзләштерергә булды икән дип, аның үзенә шалтыраттык. Кызганычка, без элемтәгә чыккан көнне Әхсән абый каты авырый, урын өстендә ята булып чыкты. Безнең белән олы кызы Гөлшат сөйләште.

- Әти беренче тапкыр компьютер артына 87 яшендә утырды. Үзе дә сугышта катнашкан, җиде ел хезмәт итеп кайткан әтиебез Мөслим районыннан фронтка киткән кешеләр турында язарга хыяллана иде. Уйлаштык та, интернет челтәре аша, сугышка киткән туганнары турында мәгълүмат сорап, якташларыбызга мөрәҗәгать иттек. Әтигә электрон почта аша хатлар килә башлады. Ул укый, редакцияли иде, - ди Гөлшат апа.

Белгечлеге буенча укытучы, озак еллар Мөслим районының «Авыл утлары» газетасында мөхәррир урынбасары булып эшләгән Әхсән абыйның күңеленә бу эш якын булган, күрәсең. Компьютерны да тиз үзләштергән. Әмма ничек кенә булмасын, интернет тере аралашуны алыштыра алмый, дип саный. Шуңа да китабының кайбер геройлары белән үзе күрешеп сөйләшүне кулай күргән.
«Утлы еллар аша» китабы ике кисәктә чыккан. «Интернетка рәхмәт» дигән бәйге үткәрелгәнен ишеткәч тә, оныклары дәү әтиләрен анда катнашырга кодалый башлыйлар. Әхсән абый үзенең интернет ярдәмендә китап язуы, компьютерны үзләштерүе хакында бәйнә-бәйнә язып җибәрә.

Нәтиҗәдә, «Интернет - минем дустым һәм ярдәмчем» номинациясендә җиңүчеләр исемлегенә керә.
«Интернетка рәхмәт» бәйгесендә иң актив катнашучылар Татарстаннан булган. Аларның күбесе актив пенсионерлар, лаеклы ялга чыксалар да, эшләүләрен дәвам итәләр, үз эшләрен ачалар, катнашучыларның 73 проценты электрон дәүләт порталы хезмәтләреннән файдалана.
Сүз уңаеннан, конкурс кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны компьютер белеменә өйрәтә торган төбәкләр активлыгы рейтингы төзелгән. «Иң актив төбәк» номинациясендә Татарстан җиңеп чыккан.

Эльвира Мозаффар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading