16+

Йөрелгән автомобиль алганда ничек алданмаска?

Россиядә йөрелгән автомобильләр популярлаша. Ел башыннан мондый машиналарны сатып алу 20-25% ка арткан.

Йөрелгән автомобиль алганда ничек алданмаска?

Россиядә йөрелгән автомобильләр популярлаша. Ел башыннан мондый машиналарны сатып алу 20-25% ка арткан.

Әмма кулдан сатып алу һәрвакыт куркыныч тудыра. Элеккеге хуҗасы машинаның күпме йөргәнен дә, двигательнең җитди проблемаларын да яшерә ала.
Машинаны алганда, иң беренче чиратта, сатучыны дөрес сайларга кирәк. Беренче вариант – дустыңнан яки туганыңнан сатып алу. Әлбәттә, алар автомобильнең ниндидер яшерен дефектлары турында белмәскә дә мөмкиннәр, әмма махсус алдаулары икеле.

Машинаны салонда сатып алырга мөмкин. Сез анда машинаны ремонтлау турында документацияне сорый аласыз. Ләкин алар читтән килгән автоэкспертларга бик шат булмаячак.  Иң мөһиме репутациясе югары булган салонга барыгыз һәм автокредит турында килешүне игътибар белән укыгыз. 

Белдерү сайтлары аша да эзләп карарга мөмкин. Тик сатучының намуслы булу-булмавын беркем дә гарантияләми. Шулай ук чын машина хуҗасы кыяфәте артында алыпсатар яшеренергә мөмкин. Алар тимер атны матурлыйлар һәм иң арзанлы запчастьләр куялар - машина сату урынына барып җитсен генә. Лайфхак:  чын хуҗа, машинаны сатканчы, йөрүен дәвам итә.

Машинаны кем сатуына карамастан, аның тарихын белүнең мәгънәсе бар. Күпме хуҗасы булган, юл-транспорт һәлакәтендә катнашканмы, ТОда нәрсә билгеләгәннәр – болар барысы да техника характеристикаларында һәм аны сатып алу мөмкинлекләрендә чагыла торган мөһим мәгълүмат. Аны юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе сайтында белеп була.

Машина тарихын тикшерү өчен еш кына аның дәүләт номеры һәм VIN кирәк. Кайчакта белдерүләрдә хуҗалар номерны яшерәләр, ләкин аны шәхси сөйләшүдә атыйлар. VIN яшерен мәгълүмат түгел. Әгәр машина хуҗасы аны әйтәсе килми икән, бу саннар машинаның алгы пыяласына язылган була. Машинаның элеккеге йөртүчесе идентификация номерын сөйләргә теләми икән, борчылырга урын бар. Шулай ук бурычлы яки банкрот булып саналмыймы? Суд приставлары сайтында бу мәгълүмат бар.  Моның өчен аның фамилиясен, исемен һәм туган көнен белергә кирәк.

Арбитраж суды, банкротлык турында мәгълүматларның бердәм федераль реестры сезгә шулай ук ярдәмгә килә ала. Бу ике сайт сатучыга банкротлык янамыймы икәнен тикшерергә ярдәм итәчәк.

Федераль нотариаль палата сайтында автомобильнең залогтамы, түгелме икәнен белергә мөмкин. Автомобиль сатып алгач, бер елдан судка повестка алу һәм элеккеге хуҗа банкка автокредит түләмәгәнлеген белү күңелсез булачак. Тикшерү өчен VIN гына кирәк булачак. Дөрес, базада мәгълүмат булмау әле машина залогта түгел дигәнне аңлатмый. Ышанычлы булсын өчен, нотариустан белешмә алырга мөмкин.

Шуны аңларга кирәк, базалар буенча автомобильне тикшерү аның идеаль тарихка ия икәненә гарантия түгел. Кайбер вакыйгалар базага эләкмәскә мөмкин. Мәсәлән, юл-транспорт һәлакәте берничек тә рәсмиләштерелмәгән булса яисә  ремонт исемсез сервиста башкарылса.

Автомобильне арадашчылар аша чит илдән сатып алу схемасы тарала бара. Алар килешүне рәсмиләштерергә, таможня процедураларын узарга һәм Россиядә машинаны учетка куярга ярдәм итә. Шул ук вакытта юридик яктан арадашчылар бары тик консультантлар гына. Чит ил сатучысыннан машина сатып алучы – турыдан-туры клиент. Һәм әгәр мондый схема буенча кайтырылган машина ватылса яки беренчел тикшерү вакытында җитешсезлекләр табылса, сатып алучы барлык дәгъваларны турыдан-туры чит ил сатучысына белдерергә тиеш. Ә бу кыйммәтрәк тә, уңайсыз да. Кыскасы, тимер атны чит илдән сатып алу рус рулеткасына тиң.

Автомобиль ул, мөгаен, күп кенә кешеләр җанлы дип караган бердәнбер җансыз предметтыр. Шуңа аны сатуп алу да, анарда йөрү дә сезгә уңайлыклар гына китерсен. Юлларда да, тормышта да игътибарлы булыйк. 

Лилия Яфизова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading