16+

Ипотекага сарыф ителгән ана капиталын нинди очракларда кире кайтарып була?

Ана капиталын ипотека буенча беренчел кертемгә яки процентлар түләүгә тотарга мөмкин.

Ипотекага сарыф ителгән ана капиталын нинди очракларда кире кайтарып була?

Ана капиталын ипотека буенча беренчел кертемгә яки процентлар түләүгә тотарга мөмкин.

Әмма кайчакта сертификат кулланучылар катлаулы мәсьәләләр белән очрашырга мөмкин.  Ана капиталын куллану белән бәйле кайбер нечкәлекләрне ачыклыйбыз.

Ипотекага сарыф ителгән ана капиталын нинди очракларда кире кайтарып була? 
Ана капиталын кире кайтару килешү фиктив булса һәм бу судта расланылса гына мөмкин. Килешү түбәндәге очракларда гамәлдән чыгарылырга мөмкин:
•    ул закон таләпләрен бозып; 
•    вәкаләтләре булмаган вәкил тарафыннан; 
•    алдау яки янау юлы белән рәсмиләштерелгән булса; 
•    килешүне имзалаган якның берсе авыр хәлдә калган, ә икенчесе моның белән файдаланып, отышсыз шартларда төзелгән булса.

Ана капиталы бу очракта Россия Социаль фондына кире кайтарылачак. Аны кабат куллану өчен сезгә ана капиталын куллануга хокукыгыз гамәлгә ашырылмаган булуын исбатларга туры киләчәк. Бу да суд аша эшләнә.

Ана капиталы кулланып ипотека рәсмиләштерелгән фатирны сатканда нинди нечкәлекләр бар? 
Милек хуҗасы яки аның бер өлешенә балигъ булмаган зат ия булган фатирны сату опека һәм попечительлек органнары рөхсәте белән генә мөмкин булуын исәпкә алырга кирәк. Шул ук вакытта фатирны сатканнан соң, балага яңа торактан элеккеге фатирдагынадан да ким булмаган өлеш чыгарылырга тиеш. 

Ана капиталы ярдәмендә ипотека түләүләрен вакытында түләмәгән  өчен салынган штрафларны капларга мөмкинме? 
Ана капиталын беренчел кертем итеп кулланырга, шулай ук төп бурычны яки кредит процентларын каплауга тотарга мөмкин. Гаилә капиталы белән штрафлар, комиссияләр һәм пениларны түләргә ярамый.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading