16+

Җир астында Җиңү көне

Татарстан башкаласы метрополитенының беренче линиясендә 9 майда «Авиатөзелеш», «Төньяк вокзал» һәм «Яшьлек» станцияләре ачылды. Тәүге рейсның пассажирлары, әлбәттә инде, хөрмәтле ветераннар булды.

Җир астында Җиңү көне

Татарстан башкаласы метрополитенының беренче линиясендә 9 майда «Авиатөзелеш», «Төньяк вокзал» һәм «Яшьлек» станцияләре ачылды. Тәүге рейсның пассажирлары, әлбәттә инде, хөрмәтле ветераннар булды.

«Авиатөзелеш» станциясендәге тантаналы митингта мэр Илсур Метшин: «Казан метро төзүчеләре зур җиңү яулады, Универсиада елында 3 яңа станция төзеп өлгертте. Бу станцияләр - Җиңү көненә, хөрмәтле ветераннар, Сезгә һәм казанлыларга бүләк», - диде. Мэр, метро станциясе ачылу сәбәпле, Авиатөзелеш районының ерактагы урыннан дәрәҗәле районга әверелгәнлеген искәртте. Сугыш һәм хезмәт ветераннары: «Авиатөзелеш районында кайчан да бер метро булыр дип хыялланмаган да идек», - дип, шәһәр һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.
Казан метросы 1997 елда төзелә башлады. Беренче линиядәге 5 станция 2005 елда Казанның 1000 еллыгына ачылды. Гамәлдәге 7 станциядән көн саен уртача 74 мең кеше файдалана иде. «Шушы яңа 3 станция дә эшли башлагач, пассажирлар саны 200 меңгә җитәр дип фаразлана. «Имәнлек» («Дубравная») станциясен төзү эшләре бара. 2018 елга кадәр метро «Kazan-Arena» футбол стадионына килеп җитәчәк», - дип искәртеп үтте мэр Илсур Метшин.
Хәзер Казан метросының озынлыгы 17,2 километр. Электропоездлар әлеге араны 24 минутта уза. Казансуның уң як ярындагы «Кәҗә бистәсе» станциясе «ахыргы станция» булудан туктады. Шәһәр үзәгенә барырга кирәк булганда, Чистай урамы ягыннан эскалатордан төшкәч, «Кәҗә бистәсе» станциясе платформасының уң ягына басу зарур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading