Нәни Апушны нәкъ менә шулар бөек Тукай иткән дә инде. Ләкин әкият сөйләргә әбисе яки әнисе булмаган балалар йортларында үскәннәргә нишләргә? Кызганыч, алар да аз түгел тирә-юнебездә. Андыйларга башкалабыз китапханәләре ярдәмгә килергә уйлаган, алар балалар йортларында тәрбияләнүче ятимнәрне үзләренә кунакка чакырып, әкият тыңлатырга булганнар.
Казан шәһәренең Декабристлар урамындагы 183нче йортында урнашкан балалар китапханәсенә Яшел Үзән районы Норлат балалар йортыннан кунаклар нәкъ менә шул уңайдан килде. Директор урынбасары Әлфинур Вәлитова һәм гомеренең өч дистәсен ятим балалар тәрбияләүгә багышлаган Рәфидә Самирханова тугыз малай һәм кызны Җир йөзендә әкият бар һәм аңа ышанганнар бәхетле була икәнлеген аңлатырга, китап дигән тылсым белән очраштырырга Казанга алып килгәннәр.
- Бүген безнең балалар йортында 23 бала тәрбияләнә. Элек бик күп иде. Шөкер, хәзер шактыен гаиләләргә тәрбиягә алалар. Күптән түгел генә алты бертуган бер яңа гаиләдә яши башлады, алар өчен бик шатландык. Барысын да алып бетерсеннәр иде, эшсез калырга да ризабыз, - ди Рәфидә ханым, - бала гаиләдә генә тулы бәхетле була.
Бу игелекле проект шәһәрнең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Резеда Исмәгыйлева һәм «Татарстан чибәрләре» һәм «Татарстанның кечкенә принцессалары»ның уртак эше. Әлеге оешмалар кешенең тышкы гүзәллеге турында гына түгел, ә күңел матурлыгы турында да кайгыртуны күптән инде үзләренә максат итеп куйганнар.
Ерактан килгән кадерле кунакларны башта китапханәнең тарихы белән таныштырдылар, ул шактый бай. 1937 елдан башлап эшләп килүче китапханә үз гомерендә кемнәрне генә хәтерләмидер. Бүген ТНВ каналын җитәкләүче Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, «Эфир» телеканалының һава торышын алып баручысы Константин Куранов, танылган табиблар бертуган Нуриевлар бирегә бик теләп йөргән заманында. Кунакларга бу хакта кечкенә генә киноролик та күрсәттеләр.
Башкалабызның 43нче балалар китапханәсе хезмәткәрләренә балаларда китапка карата мәхәббәт уянсын өчен, күп тырышлык куярга, хәтта артист булып уйнарга да туры килә.
Бу көнне Норлат балалары Планета чибәре - быел Болгариядән шул исемне яулап кайткан Рада Кузьмина һәм Татарстанның нәни принцессаларының сәнгатьле укуында Александр Пушкинның «Салтан патша турындагы әкият»ен тыңладылар. Башларына асылташлы таҗлар киеп килгән бу сылулар үзләре дә шул әкияттән чыккан төсле булгангадыр, тыңлаучыларның игътибарын бик тиз яуладылар. Белем, әкият, тылсым, китап, дуслык бәйрәме чәй табыны артында дәвам итте.
Комментарийлар