16+

Исемебез җисемебезгә туры килсен

Моннан дүрт ел элек Россиядә бер генә Президент булырга тиеш дигән закон барлыкка килгәннән соң, халык арасында, бигрәк тә соңгы вакытларда, Татарстан Президенты атамасы тирәсендә шактый кызу бәхәсләр бара. Күпчелекне республикада Президентлык институтының юкка чыгу куркынычы борчый. Бөтендөнья татар конгрессы Президент атамасын саклап калуны яклап белдерү белән чыкты.

Моннан дүрт ел элек Россиядә бер генә Президент булырга тиеш дигән закон барлыкка килгәннән соң, халык арасында, бигрәк тә соңгы вакытларда, Татарстан Президенты атамасы тирәсендә шактый кызу бәхәсләр бара. Күпчелекне республикада Президентлык институтының юкка чыгу куркынычы борчый. Бөтендөнья татар конгрессы Президент атамасын саклап калуны яклап белдерү белән чыкты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ринат Вәлиуллин бу адым Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлардан Президент институтын саклап калуны сорап килгән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып эшләнде дип белдерде.

- Татар конгрессына Россия регионнарында һәм чит илләрдә яшәүче татарлар бик күп мөрәҗәгать итте - барысы да Татарстанда Президент атамасын калдыру яклы. Татарстан Россия төбәкләре арасында уникаль субъект. Ул һәрьяклап аерылып тора. «Селигер» яшьләр лагерендә очрашуда Россия Президенты Владимир Путин бу хакта фикерен җиткерде. Бу халык соравы, халык теләге, диде. Татар конгрессы Башкарма комитеты, күп төрле мөрәҗәгатьләрне истә тотып, белдерү әзерләде, - диде Ринат Вәлиуллин.

Бөтендөнья татар конгрессы белдерүе
Соңгы вакытта Бөтендөнья татар конгрессына Татарстандагы, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар җәмгыятьләреннән күп мөрәҗәгатьләр килә. Безнең милләттәшләр Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Селигерда җыелган яшьләр алдында Татарстан һәм аның җитәкчелеге турында әйтелгән сүзләрен рухланып кабул иткәннәр. В.Путин «төбәкләрнең иң югары дәрәҗәдәге җитәкчесен ничек дип атау - аларның үзләренең эше», дип әйтүе белән күпмилләтле Россиянең федератив дәүләт икәнен тагын бер кат раслады. Россиянең федератив дәүләт булуы күп миллионлы татар халкы һәм бигрәк тә аның Татарстан Республикасыннан читтә яшәгән шактый зур өлеше өчен бик әһәмиятле. Президентлык институтының милләттәшләребез тарафыннан тарихи ватан дип кабул ителгән Татарстан Республикасында сакланып калуы татар халкының рухи яктан үзен уңай хис итүенә нигез булып тора. Россия дәүләтенең федератив төзелеше татар халкының милли үзенчәлеген һәм рухи бердәмлеген саклауга мөмкинлек бирә. Ә болар Россия Федерациясендә яшәгән татарларга Татарстан белән ныклы элемтәләр урнаштырырга, аларның милли-мәдәни мәсьәләләрен чишәргә булыша. Бөтендөнья татар конгрессы нәкъ шул максатларга хезмәт итә.

Татарстанның төрле тармакларда казанган уңышларының Владимир Путин тарафыннан югары бәяләнүе безне рухландыра. Бу уңышлар очраклы гына түгел, алар илебезнең гомуми үсешенең саллы бер өлеше булып тора. Һичшиксез, Татарстанның уңышлы үсешендә республикада һәм гомумән Россия Федерациясендә халыклар арасындагы татулык зур роль уйный.
Мәгълүм ки, бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татар халкы Татарстанны тарихи Ватан дип кабул итә. Татарстан, күпсанлы милләттәшләребезгә таянып, илнең мәнфәгатьләрен кайгырта, Россия Федерациясенең халыкара элемтәләрендә һәм эшчәнлегендә актив катнаша. Болар барысы да дөньяга күпмилләтле Россия дәүләтендә толерантлык мохите булуын күрсәтә. Әлбәттә, мондый мохит илнең бердәмлеген ныгытуга хезмәт итә.

Россия Федерациясендәге һәм чит илләрдәге күпсанлы татар иҗтимагый оешмалары исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Россия җитәкчелегенең илнең бердәмлеген ныгыта һәм анда яшәгән халыкларның үсешен тәэмин итә торган сәясәтен хуплый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading