16+

Исерек хәлдә машина идарә итү авыр җинаять булып санала

Кеше төрле фаҗигаләрдән, башкаларның хаталарыннан сабак алырга, аларны кабатламаска тырышырга тиеш. Кызганыч, шушы «канун» һәркайсыбызның да аңына барып җитми.

Исерек хәлдә машина идарә итү авыр җинаять булып санала

Кеше төрле фаҗигаләрдән, башкаларның хаталарыннан сабак алырга, аларны кабатламаска тырышырга тиеш. Кызганыч, шушы «канун» һәркайсыбызның да аңына барып җитми.

1970-1980 елларда авылларда аек хәлдә руль артына утырган шоферлар һәм тракторчылар сирәк иде. “Фәлән шофер өйләренең капка төбенә кайтып җиткәч, машина кабинасыннан егылып кына төшә икән”, – дип, шомланып, сөйләшә торганнар иде. Әлеге шоферлар олыгаеп, мәрхүм булды инде, шунлыктан, исемнәрен әйтеп, гөнаһысына кермик.

Спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручылар аз бүген, ләкин һаман да очрап куялар шул. Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте хәбәр иткәнчә, башкалада быелның 8 аенда исерек шоферлар катнашында 57 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кешенең гомере өзелгән, 76 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган. Казан автоинспекторлары “Исерек йөртүче” максатчан рейдларны әледән-әле үткәреп тора. Димәк, кагыйдәләрне саклау хәерле.

– Республикада спиртлы эчемлек кулланганы өчен таныклыгын алдырганнардан 595 кеше быелның беренче яртысында кабат исерек хәлдә эләкте. Руль артына спиртлы эчемлек кулланып утыручыларга карата чаралар катгый, – дип кисәтә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов.
 Спиртлы эчемлек кулланып транспорт чарасын идарә иткән кешегә Административ хокук бозулар кодексының 12.8нче матдәсе нигезендә 30 мең сум штраф салына, транспорт чарасын идарә итү таныклыгы 1,5 елдан 2 елга кадәрле вакытка мәхрүм ителә.

Административ җәза вакытын узып, таныклыгын кире алганнан соң, кеше бер ел эчендә тагын руль артында исерек килеш эләксә, ул канунны кабаттан бозучы булып исәпләнә. Монысында инде штраф: 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр. Таныклык 1,5 елдан 3 елга кадәр вакытка алына, 2 елга кадәр ирегеңнән дә мәхрүм калу яный.

Әгәр транспорт чарасы хуҗасы рульне исереккә тапшырса, штраф транспорт хуҗасына да һәм руль артына утырган исереккә дә салына. Транспорт чарасын спиртлы эчемлек кулланып идарә иткән кеше җәяүлене бәрдерсә һәм аның сәламәтлегенә зыян китерсә, 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
 Табиблар әйтүенчә, спирт аз гына микдарда да организмны сүлпәнләндерә, ә юл хәрәкәтендә аек килеш тә нык игътибарлы булу кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading