16+

Исерек шоферга котылу юлы юк

Казанда быел, исерек шоферны үзара гына килешенеп җибәргәне өчен, бер автоинспекторны эшеннән куарга өлгергәннәр инде.

Исерек шоферга котылу юлы юк

Казанда быел, исерек шоферны үзара гына килешенеп җибәргәне өчен, бер автоинспекторны эшеннән куарга өлгергәннәр инде.

- Татарстан буенча эчке эшләр министры әмере нигезендә, полиция хезмәткәрләренә таләпләр катгыйландырылды, руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утыручы кешеләрне ачыклау чаралары көчәйтелде. Башкалада быелның гыйнварында гына да транспорт чарасын исерек хәлдә идарә иткән 400 кеше тотылды, - диде шәһәр эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов.
Транспорт чараларын спиртлы эчемлек кулланып идарә итүчеләрне ачыклау өчен, Казанда атнаның һәр җомгасында 15 экипаж максатчан рейдка чыга. «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы теләктәшлегендә, әлеге рейдларда журналистлар да катнаша.
Транспорт чарасын спиртлы эчемлек кулланып идарә итүчегә 30-50 мең сум штраф салына, таныклыгы исә 1-1,5 елга алына.
Өметләнмәсеннәр, автоинспекторлар тарафыннан тотылган исерек шоферларга котылу юлы юк», - дип кисәтте Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading