Газетабызның узган бер санында Чиләбедә яшәүче Артур Матис-Сираҗиев турында язган идек. Социаль челтәрләрдә ул Чистомэн буларак билгеле. Кайсы шәһәргә генә барса да, яр буемы, сквер-паркмы, кулына капчыгын ала да, булган чүпне җыештырып куя.
Идеяне хуплаучылар да, җитешсез якларын искәртүчеләр дә бар.
Яңарак кына тагын бер акция башлап җибәрде. Чиләбедә чүп контейнерлары янына бушка бирелә торган яхшы хәлдәге әйберләр өчен махсус стеллаж куйды. “Кирәксез әйберләрдән цивилизацияле юл белән котылыйк дигән ният белән башлыйм, барып чыгармы – әлегә белмим”, – дип язган иде ул. Соңрак аңа чынлап та ихтыяҗ булуын хәбәр итеп, мондый стеллажларны бөтен ил буенча куярга тәкъдим итте.
Әлеге идеяне хуплаучылар күп булды. Әмма шул ук вакытта җитешсез якларын да искәртәләр. Бер ишләре: “Чүплек янына куелган бу стеллаждан нәрсәдә булса алулары икеле, бушлай игъланнар сайты аша да биреп була бит”, – дигән фикер җиткерә. Алар белән килешмәүчеләр: “Моның өчен вакыт кирәк, ә монда чүп чыгарганда калдырасың да китәсең”, – дип каршы төшә. “Пакетка салып, чүп контейнерлары янына куеп калдырган уенчыкларны алып киттеләр, димәк, кемгәдер алар кирәк”, – дип язучылар да бар.
Газета укучыларыбыз да социаль челтәрләребездә Артур Сираҗиевның идеясен хупладылар.
Үзеңә кирәкмәгән яхшы хәлдәге кием-салымнарны кая да булса урнаштыру проблема түгел анысы. Казаныбызда хәйрия оешмалары шактый.
Шуларның берсе – Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” фонды (Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 89/14). Узган елны гына да фонд 2230 кешене сезонлы кием-салым һәм аяк киеме белән тәэмин иткән.
Паркларда яки сәүдә үзәкләре территорияләрендә икенчел чимал һәм кием-салым кабул итә торган мобиль пункт эшләп килә. Һәр акция чорында анда 250 килограмм тирәсе кием җыела һәм алар “Первый шаг” хәйрия фондына озатыла. Фонд директоры Лиля Пинегина, безгә китерелгән киемнәрнең 25-30 проценты гына кабат киеп була торган, аларны Алексеевск районыннан бер активист килеп алып, мохтаҗ, күп балалы гаиләләргә тарата, ди. Иске пәлтә, одеялларны этләр приютыннан килеп алалар. Шулай ук Чебоксардагы мамык фабрикасына да озаталар. Яхшы хәлдәге сумка, аяк киемнәре дә кабул итәләр. Ә менә эчке кием, оекбашларны һәм синтетик киемнәрне алмыйлар.
Казан епархиясе дә бик теләп кабул итә: Спасо-Евдокиевский храм (Федосеевская ур., 46); Рождество Христово храмы (Адоратский ур., 38А); Изге Александр Невский храмы (Сахаров ур., 16Б).
«Культорг» фестивале шулай ук икенчел чималга яраклы әйберләр җыя. Үзеңә кирәкмәгән яхшы хәлдәге киемнәрне хәтта сата яки алыштыра да аласың, моның өчен ярминкәләр оештырыла. Узган елны җиде ярминкә оештырганнар. Аларның икесе фримаркеттан – киемнәр белән алмашудан гына торган. 230 кеше киемнәрен саткан, ә фримаркетта килүчеләрнең саны 7 мең кеше булган. 2 тонна кием-салым хәйриячелеккә һәм кабат эшкәртүгә җибәрелгән.
«Хорошие руки» хәйрия складына (Калинин ур., 3) да алып килергә була.
________________________________________
Газета укучыларыбызның фикерләре:
Әнисә Лотфуллина
Шәп булган. Ташлыйсы булса, кайчан да соң түгел. Иясе чыкмаган очракта да.
Гүзәлия Шәрипова
Районнарда да булсын иде. Балалар әйберләре дә күп кала, әрәм булып ятканчы.
Зилә Мөдәрисова
Шәп идея! Чүплеккә ташланган яхшы әйберләрне күреп, йөрәк әрни. Чынлап та, кемгәдер артык әйбер кемгәдер бик кирәк булуы бар.
Әлфия Бакиева
Молодец дип сокланырга гына мондый игелекле кешеләргә. Яхшы идея.
Әлфия Сабирова
Бик кирәкле әйбер. Мин аны район үзәкләренә куйсалар да бик хуплар идем.
Алинә Шакирова
Кирәк әйбер, кар, янгыр кермәсен өчен ябык булсын иде ул.
Земфира Хәбибуллина
Кирәк әлбәттә, күпме яхшы кием-салым йә ташлана, йә ягабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар