16+

Испаннар безнең кызларны күрсә әгәр!..

Испания башкаласы - Мадрид шәһәре 11 гыйнварда чыккан “Филомена” бураны сәбәбендә, кар астында калды. Мадрид урамнарында транспорт хәрәкәте туктаган, мәктәпләр вакытлыча ябылган.

Испаннар безнең кызларны күрсә әгәр!..

Испания башкаласы - Мадрид шәһәре 11 гыйнварда чыккан “Филомена” бураны сәбәбендә, кар астында калды. Мадрид урамнарында транспорт хәрәкәте туктаган, мәктәпләр вакытлыча ябылган.

Һава 20 градуска кадәр суытудан, бозлавык хасил булган, нәтиҗәдә, 1200 кеше аяк-кулын имгәтеп, табипларга мөрәҗәгать иткән. 

Испанлылар йортлары яки учреждениеләре тирәсендәге карны кастрюльләр, бакча матыйклары һәм көрәкләре белән чистарткан. Җылы як булганлыктан, андагы кибетләрдә кар көрәкләре, гомүмән, сатылмый икән. 

Россиянең Испаниядәге илчелеге дипломатлары һәм хезмәткәрләре, коммуналь техника килгәнен көтеп тормастан, үзләре өмәгә чыккан. Фанерадан көрәкләрне илчелек хезмәткәре Станислав Верхоглядов ясаган. Мадрид халкы безнекеләрнең җиң сызганып эшләвен һәм “сәер көрәкләрне” шаккатып күзәткән. Мадрид мэры Хосе Луис Мартинес-Альмейда шәһәрләрендә “бәла-каза режимы игълан ителү ихтимал” дигән.

Хосе Луис әфәнде 14 гыйнварда Казанда котырган буранны һәм кар күләмен күрсә, ашыгыч медицина ярдәме чакыртыр иде, мөгаен. “Филомена” түгел, “Сафура” бураннарыннан да каушап-куркып калмый Казан. Юл оешмалары тәүлек дәвамында эштә, транспорт хәрәкәтендә өзеклек тудырылмады-15 гыйнвар иртәсенә барлык урамнар юллары кардан арындырылган. “Горводзеленхоз” тресты кызлары парк һәм сквер сукмакларын чистарта. Казан метрополитенының “Кәҗә бистәсе” станциясе кызлары да өмәгә чыккан.

Россиянең ир-ат дипломатларыннан да җәхәтрәк эшлиләр, әй! Испаннар безнең тырыш кызларны күрсәләр, бөтенесен кияүгә алып китәрләр иде, мәгәр. Ярый әле Испания ерак.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading