16+

Италиядә - татар халык киеме традицияләре

Яңа елның якынлашуын күрсәтүче төп билгеләр күренә башлады инде. Кибетләрдә ялтыравык уенчыклар, бүләкләр сатыла торган бүлекләр ачылды. Һәм... киләсе елга календарьлар ясала башлады.

Италиядә - татар халык киеме традицияләре

Яңа елның якынлашуын күрсәтүче төп билгеләр күренә башлады инде. Кибетләрдә ялтыравык уенчыклар, бүләкләр сатыла торган бүлекләр ачылды. Һәм... киләсе елга календарьлар ясала башлады.

Италиядән дә сөенечле хәбәр килде.
Татар мәдәниятын таныту максатыннан “Ханым” берлеге үз инициативасы белән 2021 ел өчен профессиональ югарылыкта календарь әзерләде. Ул бүгенге заманда да илһам чыганагы, гүзәллек үрнәге була алган милли кием традицияләренә багышланды. Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарларны, аларның дусларын гына түгел, татар мәдәнияте белән таныш булмаучыларны да күздә тотып эшләдек, – диде ерактагы якын дустыбыз, милләттәшебез Лилия Шәйхиева.

Аның әйтүенчә, бу эш бик күпләрне кызыксындырган. Проектның беренче өлеше татар халык киеме элементлары кергән образлар әзерләү булып, бу биремне үтәүдә ханым-туташлар өчен бернинди чикләүләр булмаган. Кемдер үзендә ядкәр буларак сакланган милли әйберләрне, кайберәүләр милли дизайнерлар һәм осталар хезмәтен кулланган. Үз куллары белән чигәргә алынучылар да табылган. Шулай уртак тырышлык һәм теләк белән татар ханымының милли йөзен ассызыклаучы көндәлек һәм бәйрәмчә кыяфәтләр тудырылган.

Профессиональ фотограф һәм стилист күзлегеннән чыгып, бу милли образларны Франкфурт шәһәре урамнарына да чыгарганнар. Опера театры, банк, Ратуша биналары каршында калфаклы кызларыбыз аеруча сылу һәм гүзәл күренгән.

Календарьда бу проектта катнашкан ханымнарның үзләренә сүз биргәннәр. Аурупаның төрле илләрендә яшәүче татар хатыннары (барлыгы өч: Италия, Чехия, Германиядә яшәүче татар кызлары катнашкан) “Кем мин?” дигән сорауга җавап биргәннәр.

Һәр биттә татарның милли киемнәре белән генә танышырга түгел, моңлы көйләрен тыңларга да мөмкин.
– Мондый календарь заманча яңгырашлы татар көйләре, мәдәнияте, татар теле һәм аһәңе белән танышу мөмкинлеге бирә. Туган җирдән еракта да үзеңне татар итеп, милләтеңнең бер күзәнәге итеп тоясың, 2021 ел өчен “Ханым” татар календаре күп кешеләрнең уртак теләге һәм тырышлыгы нәтиҗәсе буларак туды, - диде Лилия шатлыгын газетабыз белән уртаклашып.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading