16+

Кабан күле сезне көтә

Соңгы елларда Татарстан җитәкчелеге Казанга туристларны җәлеп итүгә зур игътибар бирә. Әйтергә кирәк, чит ил туристларының Казан һәм, гомумән, Татарстанга булган кызыксынуы бермә-бер арта. Узган ел Казанга 1,7 миллионнан артык турист килсә, Универсиада уздырылган елны 1,5 миллион булган, димәк, чыннан да, үсеш бар. Башкалабызда сәяхәтнең хәзер нинди генә төрен тәкъдим...

Соңгы елларда Татарстан җитәкчелеге Казанга туристларны җәлеп итүгә зур игътибар бирә. Әйтергә кирәк, чит ил туристларының Казан һәм, гомумән, Татарстанга булган кызыксынуы бермә-бер арта.
Узган ел Казанга 1,7 миллионнан артык турист килсә, Универсиада уздырылган елны 1,5 миллион булган, димәк, чыннан да, үсеш бар. Башкалабызда сәяхәтнең хәзер нинди генә төрен тәкъдим итмиләр. Май башында шәһәребезнең Кабан күлендә ял катерларында экскурсияләр оештырыла башлаган. Башкарма комитетның туризмны үстерүгә булышлык күрсәтү комитетыннан хәбәр итүләренчә, Казанның Иске Татар бистәсендәге Кабан күле яр буенда 1 майдан ял итү катерларында даими экскурсияләр башланган.
Кабан күленнән Казан күренешләре белән хозурланучы чит ил туристларына мәгълүматны биш телдә: татар, рус, немец, инглиз, кытай телләрендә җиткерәләр.
45 минут дәвам итә торган экскурсияләр көн саен сәгать көндезге 10нан кичке 8гә кадәр уздырыла, җәйге вакытта исә - 23.00 сәгатькә кадәр. Экскурсиянең бәясе бер кешегә - 600 сум.
Су транспортын прокатка алып, үзең генә дә йөзә аласың. Бәяләренә килгәндә:
4 урынлы катамаран - 1 сәгатькә 500 сум, ярты сәгатькә 300 сум; 2 урынга һәм 1 балага исәпләнгән катамаран - сәгатенә 400 сум, ярты сәгатькә 250 сум; 5 кешелек көймә - 1 сәгатькә 400 сум, ярты сәгатькә 250 сум; 3 урынлы көймә - сәгатенә 300 сум, ярты сәгатькә 200 сум; «Казан» ладьясы - 1 сәгате 3000 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading