“Аждаһа көймәләре” бәйрәмен оештыру тәкъдимен республиканың вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко керткән. Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо башлангычны хуплаган.
Тамашачылар “Аждаһа көймәләре”нең узышын күрәчәк, кытай фонарьларын һәм һава еланнарын ясау буенча, шулай ук кәгазьдән иероглифлар кисүдә, кытай телен өйрәнүдә осталык дәресләрендә катнаша ала. Йога, сапсерфинг спорт күнегүләре оештырыла.
Комментарийлар