Кешене соңгы юлга озатучы хезмәтләр турында төрле фикерләр бар.
Бу үз дөньяларында гына яшәүче, сәер, куркыныч кешеләр дип әйтүчеләр дә шактый. Бу мифларны бетерер өчен “Душа” ритуаль хезмәте җитәкчесе Артём Бражников белән очраштык. Ритуаль хезмәтләр бизнесы турында сөйләштек. Артёмның бу өлкәдә 13 еллык тәҗрибәсе бар.
- Ритуаль хезмәтләр белән тормышым очраклы гына бәйләнде. Дустым кабер казырга чакырды. Акча кирәк булгач, эшләргә туры килде. Каберне гадәттә төнге яки иртәнге вакытта казырга туры килде. Кабер казыганнан соң, укырга бара идем.
- Укуны тәмамлагач, ни өчен һөнәрегез буенча эшләмәдегез?
- Әти гаиләдән киткәндә мин 5 нче сыйныфны тәмамлаган идем. Әнигә ике егетне аякка бастыру җиңел булмады. КАИга самолетларга хезмәт күрсәтү белгечлеге буенча бюджетка укырга кердем. Студент вакыттан ук эшләгәч, акчаның кадерен белдем. Ритуаль хезмәтләр буенча төрле оешмаларда эшләп карадым. Хәзер инде ирекле буласы, үземә эшлисем килә.
- Үлем, кайгыга бәйле эшчәнлек алып бару куркыныч түгелме?
- Беренче тапкыр мәетләр белән очрашкач, уңайсыз хәлдә каласың. Аннан соң күнегәсең.
- Аллаһның барлыгына ышанасызмы?
- Әлбәттә. Ритуаль хезмәтләрдә ышануы булмаган кешегә бик авыр. Оешма җитәкчеләре акча эшләү турында гына уйларга тиеш түгел. Кешене ачык бүлмәләрдә каршы алып, аның хәленә керә белү мөһим. Тик барысы да оешмадан гына тормый шул. Кайбер клиентлар туганнарын соңгы юлга озатырга акчасын кызгана. Ә шул ук көнне акчаларны күңел ачуга туздырып бетерүчеләр дә бар. Үзеңә кызганыч түгел, ә башкага...
- Ритуаль хезмәтләр бизнесында көндәшлек бармы?
- Һәр бизнеста кебек үк, монда да төп уенчылар бар. Әмма ничек кенә тырышсаң да, Казанда бердәнбер булу мөмкин түгел. Кешеләр көн саен үлә, бу яктан ритуаль хезмәтләр эшчәнлеге берникадәр тотрыклы. Пандемия чорында үлемнәр саны артты. Тик бер урында гына эшләп яхшы керем алып булмаячак. Төрле шәһәрләрдә филиаллар ачарга, үсәргә кирәк. Ә бу яктан бизнес үсеше әкрен. Кеше якынын югалткач авыр хәлдә кала, нәрсә эшләргә белми. Кайгы күргәннәрнең уйлау сәләте дә берникадәр кими, шуңа күрә кайбер оешмалар моргларда үз агентларын булдыра. Алар кешеләргә билгеле бер ритуаль хезмәт оешмасын тәкъдим итә. Үлем турында алдан уйлаучылар сирәк. Кешенең үз стоматологы, чәчтарашы булган кебек, гаиләләрнең русча әйтмешли “похоронный” агентлары бар.
- Сез бөтен диннәргә дә хезмәт күрсәтәсезме?
- Бөтен диннәрне дә тигез күрәбез. Берничә мулла һәм священник белән хезмәттәшлек итәбез. Яһүдләр дә туганнарын соңгы юлга озату буенча мөрәҗәгать итә. Кайбер ритуаль хезмәтләр кешеләргә: “Үзебезнең муллабыз бар”, - дип әйтә. Бу дөрес түгел, әлбәттә. Дин әһелләре Аллаһ йортларында хезмәт итәргә тиеш.
- Кешене соңгы юлга озату тәртибен белүчеләр күпме?
- Кеше үлем белән күзгә-күз очрашмагач, гадәти тормышта бу хакта уйланмый. Күпләр кешене соңгы юлга озату турында белергә дә теләми. Дин буенча эшләргә генә кушалар. Күмү процессында катнашырга теләмиләр. Кешене соңгы юлга озату тәртибен белү артык булмас иде.
- Зиратлар белән ничек килешәсез?
- Һәр зиратның үз кагыйдәләре бар. Мәрхүмне күмү яшәү урынына бәйле. Аннан чыгып зиратларда урын бирәләр. Казанда зиратлар җитәрлек. Бер генә киңәшем: зиратка зур агачлар утыртыртмагыз. Агач давыл, яшен нәтиҗәсендә коймага, һәйкәлгә зыян китерергә мөмкин. Зиратта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә истән чыгармагыз. Кешеләр бу дөньядан китсә дә, аларга хөрмәт белән карарга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар