16+

Кайнана керде арабызга...Баш ияргәме, әллә аерылышыргамы?

21 – февраль хатын-кыз бәхете көне иде! Бәхет касәсе тулы булсын, йөздән елмаю китмәсен, борчу-хәсрәт урап үтсен өчен, беренче чиратта, гаилә учагы сүнмәскә тиеш.

Кайнана керде арабызга...Баш ияргәме, әллә аерылышыргамы?

21 – февраль хатын-кыз бәхете көне иде! Бәхет касәсе тулы булсын, йөздән елмаю китмәсен, борчу-хәсрәт урап үтсен өчен, беренче чиратта, гаилә учагы сүнмәскә тиеш.

Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Ләкин, ни кызганыч, кайбер очракларда нәкъ менә кайнана яки кайната аркасында яшь парларның юллары мәңгегә аерыла. Моны ничек булдырмый калырга?

“Әни аерылышырга кушты”
Зөлфирәне 15 еллап чамасы беләм. Район хакимиятендә бик дәрәҗәле эштә хезмәт куйды. Әле күптән түгел генә миңа шалтыратып ярдәм итүемне сорады. Ул эчендәгесен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
- Белсәң иде син минем ничек яшәгәнемне. Әтием озак еллар район авыл хуҗалыгы идарәсендә җитәкче урынбасары булып эшләде. Без бернигә моҗтаҗлык күрмәдек. Әмма балигь булгач, әтиебезнең авторитар холкы аркасында без үз дәрәҗәбезгә тиң булган егетләргә кияүгә чыгарга тиеш идек. Раилнең әтисе – райпо директоры, димәк, ярашлы кияү. Тик менә очрашып йөргәндә үк кайнана буласы кеше мине өнәп бетермәде. Гел ниндидер кимчелек табып тора иде. Шулай да язылыштык, туен да уздырдык, кайнана йортында яши башладык. Иремнең акчаны янга калдырасы килде, аерылып башка йортка чыкмадык. Беренче көнне үк үземне чит итеп хис иттем мин бу йортта. Ашарга пешерәм, керен юам, артымнан: «пычакны урынына куймагансың, нигә итне күп салып пешердең, ник кер машинасын көн дә кабызасың, порошокны күп бетерәсең» кебек сүзләр ишетә килдем. Ирем банкта җитәкче булып эшли. Беренче кызыбыз тугач, барысына да өлгереп тә җитә алмаганмындыр инде. Берсендә иремнең күлмәге үтүкләнмәгән булган икән. Әй эләкте дә соң шуның өчен. Баланы калдырып, каядыр бару турында уйлый да алмадым. Оныгын бик сирәк сөя иде, әйтерсең лә мин аны башка ирдән тапкан, үз малаеның баласы бит, югыйсә. Беркайчан да баланы алып калып, мине ирем белән берәр кая җибәрмәде. Кайнанамның ире үз-үзенә кул салган, кайнанам ялгызы ике ул үстергән. Минем ирем – кечесе, олысы Әлмәт шәһәренә китеп урнашкан. Төпчеген терәге, ярдәмчесе итеп күрергә өйрәнгәнгәме, мине улыннан көнләште ахры. Үгетли торгач, йорт салып чыктык. Ирем банктан китеп үз бизнесын булдырды. Ике кибет ачты, әтинең танышлыклары да булышмый калмады. Тик ул моңа рәхмәт әйтер урында, ничек бар шулай кабул итте. Ирем әбәтне, кичке ашны әнисендә ашый, сүзгә килгән көнне хәтта анда кунып та кала. Гел бәхәсләшә, талаша башладык. Ышанасыңмы, кайнананың минем туган көнемә дә, балаларныкына да бер бүләк тә алып биргәне булмады. Онытканмын, исемнән чыккан, дип котыла иде. Ярар, мин килен кеше, ләкин улының балалары аның оныклары бит. Декрет ялыннан соң район хакимиятендә эшли башлагач, тоташ командировкалар башланды. Җитәкче хатын-кыз булгач, әле монда чабасың, әле тегендә. Кайнанама монысы да ошамады. Телефоныма шалтыратып: “Юньле хатын теләсә кая чит ирләр белән йөрми”, дип кычкырды. Түздем, тыныч кына үткәреп җибәрдем. Әмма аның сүзләре иремә дә барып җиткән бит, бик соң кайткан көннәрдә: син кайда йөрдең, дип теңкәмне корыта иде. Хисаплар белән утырдым, дисәң, китә тузынып. Балалар да туйды бу талашудан. Аерылып та китә алмыйм, әти-әни районда дәрәҗәле кешеләр. Аларның йөзенә кызыллык китермим, дип, тагын 5 ел түздем. Ирем тагын да азынды, аның читкә йөрүе турында сүзләр дә ишеттерделәр, хәтта азык-төлек, балаларга кирәк-яраклар алу өчен дә акча бирмәде. Гәрчә, ике кибете булса да. Мин алып кайтканнар белән утырып сыйлана, ләкин ник бер ипи булса да алып кайтсын. Сеңлем минем нинди “җәннәттә” яшәвемне күреп, күзләремне ачты, җитәкләп алып барып, аерылышу турында гариза яздыртты. Моны белгән ирем шул ук көнне үзе чыгып китте. Соңгы сүзләре: “Әни миңа ничә еллар аерыл, дип әйтеп килде. Мин җүләр, җәлләдем сине. Күптән китәсе булган, синең кебек хатын белән яшәгәнче”. 

Аерылышу процессы вакытында Зөлфирә иренең ике кибетен дә әнисе исеменә яздыртуын белгән. Әле ярый үзләре төзегән йорт аның исемендә булган. Юкса, урамда каласы икән. Инде Зөлфирә Казанга күченеп килде. Кызы төзелеш бүлегенә укырга керде. Фатир арендалап яши. 

Зөлфирәнең гаилә тарихы бүген дә тынгылык бирми әле миңа. Ә сез аңа нинди киңәшләр бирер идегез? Бу хәлдән ничек чыгарга. Шул уңайдан Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшин белән әңгәмә кордык. 

– Килен белән кайнана мөнәсәбәтләре яңа гына килеп чыккан мәсьәлә түгел. Кайнана – киленнән, ә киленнең кайнанадан зарлануы көндәлек тормышыбызның гадәти бер күренешенә әйләнде. Әйе, проблема бар һәм аның чишелешендә психологлар олы кешенең тормыш тәҗрибәсе, зирәклеге һәм сабырлыгы шактый зур роль уйный, дип әйтәләр. Гадәттә, кайнаналарга “киленем – улымның тормыш юлдашы, аның дусты, оныкларымның анасы” дигән карашта булу хәерледер. Шул ук вакытта киленнең олы кешене зурлый, хөрмәт итә белүе, кайнананың шелтә белдереп, ә бәлки тупасрак та әйтелгән кайбер сүзләрен йөрәккә якын алмыйча, тынычлык хакына дәшми кала алуы да бик мөһим.

– Ришат хәзрәт, гаиләдә татулык, мәхәббәт хисе сүрелмәсен, яхшы мөнәсәбәтләр саклансын өчен, килен дә, кайнана да үзләренә кагылышлы нинди кагыйдәләрне белергә тиеш? 
– Һәрбер кияүгә чыккан хатын-кыз гомерлек тормыш иптәше булган иренең анасы белән даими аралашып яшәргә кирәклеген аңларга тиеш. Газиз әнкәң итеп күрә алмасаң да, кайнананың синнән олырак яшьтә булуы гына да аны хөрмәтләр өчен җитди сәбәп булып тора. Килен кайнана белән бергә яшәмәсә дә, ул аның хәлен еш белешергә, телефоннан шалтыратып булса да, сәламәтлеге хакында сораштырып торырга тиеш. Бәйрәм көннәрендә, бигрәк тә кайнананың туган көнендә бүләк биреп, котларга кирәк. Бу үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртырга, туганлык җепләрен ныгытырга ярдәм итәчәк. Кайнана белән ниндидер мәсьәлә буенча фикер алышканда, килен үҗәт һәм кире булырга тиеш түгел. “Әни, син хаклы, ләкин минем фикерем бераз башкачарак”, – дию хәерлерәктер. Ә бөтенләй дәшмичә калу динебез буенча аеруча саваплы булып санала.

– Ә өлкән буын өчен нинди кагыйдәләр бар?
– Кайнаналарга түбәндәге киңәшләрне тыңлау мәслихәт. Улың өйләнгән икән, бераз читкәрәк “китеп”, балаңа үз гаиләсен булдырырга мөмкинлек бир. Килен кеше дә үз әти-әнисе өчен йөрәк парәсе булган газиз баладыр. Хәзер ул сезнең гаиләгезнең бер өлеше һәм аны Аллаһ сезгә тапшырган бер амәнәт итеп кабул итәргә кирәк. Киленгә үз кызыңа караган кебек җылы мөнәсәбәт белдереп, аның белән боерык биргән сыман сөйләшмәгез. Бу үзара киеренкелек барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин. Улыгызның хатынын ничек бар шулай кабул итегез. Һәр кешенең ниндидер кимчелеге була. Аңа күнегергә тырышыгыз. Улыгыз белән килен арасында ниндидер бәхәс килеп чыкса, араларына кысылмаска кирәк. Үз балаларыңның кимчелекләрен яшергән кебек, киленнең дә кимчелекләрен яшерергә, башкаларга сөйләп йөрмәскә кирәк. Гаилә мөнәсәбәтләре – ислам динендә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Әлбәттә, тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин, һәр очрак өчен дә бердәм универсаль киңәш, бәлки, юктыр. Шунысын онытмыйк: Аллаһы Тәгалә безнең бик күп хата-гөнаһларыбызны гафу итә. Шулай булгач, безгә дә башка кешеләрне кичерергә өйрәнергә кирәк. Ә тормышта килеп чыккан төрле хәлләргә килгәндә, “Бәкара” сүрәсенең 153 нче аятендәге Аллаһ Тәгаләнең нәсыйхәтен гел истә тотып яшәсәк иде: “Иннәллаһә мәгәссаабириин” – Аллаһы Тәгалә сабырлар белән бергә...

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова белән интервьюдан:

– Кайнанам миңа икенче әни кебек, мин аны шулай дип йөртәм дә. Римма Ибраһимова - җырчы, Татарстанның атказанган артисты, бик акыллы, түземле, юмарт ханым. Миңа калса, хатын-кыз үзенең ирен ярата һәм хөрмәт итә икән, әнисенә карата да шундый ук мөнәсәбәттә булырга тиеш. Ул мине ачуланганын, миңа карата ризасызлык белдергәнен бөтенләй хәтерләмим. Яңа җыр яздырам икән, иң башта аңа тыңлатам, эстрадада тәҗрибәле кеше буларак, аннан киңәшләрен сорыйм. Серләремне дә аның белән бүлешәм. Күп очракта үз әнием белмәгән нечкәлекләрне дә аңа сөйләп барам. Безнең дустанә мөнәсәбәтләр турында мин горурланып сөйли алам. Лаеклы ялга чыккан кешенең буш вакыты күбәеп, кирәк түгел нәрсәләр белән кызыксына башлавы белән бәйле, дип саный кайнанам. Янәсе, барлык бәхәсләр дә эш юклыктан интеккәннән туа, ди ул. Килешәм. Кайнанам әле дә булса "җимерттереп" эшли, ә әзрәк буш вакыты булса, оныклары янына кунакка килә. Ә аннары, киленнәрнең дә төрлесе була. Түзем булырга, бер-береңне ишетергә һәм тыңлый белергә генә кирәк.

Кукмара районы Вахит авылында яшәүче Ләбибә апа Нигъмәтуллина:

– Кырык елга якын кайнанам, иремнең апасы белән бергә бер нигездә яшәдек, урамга тавыш-тыныбыз чыкмады. Ирем Рәкыйп белән төп нигездә төпчек улым Фәнис гаиләсе белән яшим. Киленем Раилә, минем кебек үк, башлангыч сыйныф укытучысы. Оныклар белән мәш киләбез. Яныбыздагы ике оныгым – кызлар. Кайчак шулай әниләре күрмәгәндә өй эшләре эшләргә булышам, бергәләшеп иншалар язабыз. Кечкенәсе шаккатып: “Үзең – дәү әни, ә үзең бөтен нәрсәне беләсең”, ди. Киленем Раилә дә киңәшләшә минем белән. Аның белән бик тату яшибез. Хәзер менә балалар тыныч, тату яшәсә, минем өчен шул җитә, аларның бәхетле яшәүләре минем өчен бәхет. Кайнана да, килен дә гаиләдә сабыр булсыннар, бер-берсенә юл куя белсеннәр.

Тукай районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина:


– Никахлашу - кеше тормышындагы иң бәхетле вакыйгаларның берсе. Яшьләр бик иртә никахлашырга ашыкмыйлар, күбесе гаилә корганчы төпле белем һәм һөнәр алырга, эшкә урнашырга, үз куышын булдырырга омтыла бугай. Ә менә аерылышуларның күпчелеге 25-39 яшьләргә туры килә. Никахлашуның беренче ун елында аерылышулар аеруча күп. Иң кыска никах берничә айга гына сузылган. Кайбер парлар уртак теләкләре белән ЗАГС бүлегендә ук аерылыша. Балигъ булмаган балалары, мал-мөлкәтне бүлү буенча дәгъвалары булмаган гаиләләр араларын судсыз да өзә ала. Аерылышуларның төп сәбәпләре төрле, гаиләдә низаг, аңлашу җитмәү, ир-атның эшләмәве, гаиләсен матди яктан тәэмин итмәве, хыянәт. Махсус статистика да алып барганым бар. Яңа гына өйләнешүчеләрнең аерылышуга барып җитүенә туганнары гаепле булып чыга. Ике якның да тыкшынуы яшь гаиләнең таркалуына китереп җиткерә. Тормыш иптәшеңнең туган йортына аяк атлап кергәнсең икән, андагы кагыйдәләрне кабул итәргә, үтәргә тырышырга кирәк. Чөнки чит йортка үз уставың белән кереп булмый. Аның кануннарына буйсыну, кабул итү таләп ителә. Сабырлык, түземлелек кебек сыйфатларны эшкә җигәргә кирәк яшьләргә. Мондый очракларда горурлыкны артка калдырып, хәйләләп алсаң да була. Кайнанаң нинди тәм-том ярата, шуны алып кайт та сыйла. Матур сүзләреңне кызганма.
Әйтик, үземнең мисалны китерә алам. Ирем – гаиләсендә өченче, төпчек бала. Килендәшләр, гомумән, өч туган ир-егет арасында да шулчаклы дустанә, җылы мөнәсәбәт. Һәм моңарда беренче чиратта әти-әниебезнең роле зур. Әти белән әни бергә 60 ел яшәгән, икесе дә укытучылар. Алар безнең өчен өлге булып тора. Әлбәттә, яши генә башлаган вакытта, күп аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Бу уңайдан. бер-береңне үпкәләп яшәмәстән, тормыш иптәшем белән бер гаилә кагыйдәсе булдырдык: ул минем якыннарым турында начар сүз әйтми, ә мин аныкылар турында.

Психолог Вәсилә Шәмсевәлиева:

– Килен яңа гаиләгә килеп керә икән, бу гаилә иерархиясендә психология күзлегеннән караганда, иң астагы урынны били. Ул урынны берничек тә алга күчереп булмый. Гаилә психологиясе тарафыннан шулай карала. Яңа кеше яңа гаиләдә иң астагы урынны били. Бу бер дә кимсетеп карау дигәнне аңлатмый. Килен кеше гаилә әгьзаларына яраклашып, шул ук вакытта үзенең шәхси чикләрен билгеләп, җайлашып яши башлый. Әлбәттә, бу бер көнлек процесс түгел. Көн саен җайлап кына килен кеше шушы гаилә системасында үз урынын билгели башлый. Иң мөһиме, килен кеше башка яңа туганнары белән мөнәсәбәтләр кора. Кайчак бездә ир һәм хатын үзара мөнәсәбәт кормыйча, алар арасына кайнана, кайната, башка туганнар килеп катнашырга мөмкин. Ләкин җитлеккән кеше беркайчан да үз гаиләсенә башкаларны китереп кыстырмый. Ир-егет әнисе белән аерым мөнәсәбәтләр кора. Егетнең әнисе үзенең килене белән аерым мөнәсәбәт кора. Ирнең кайнана белән килен мөнәсәбәтенә килеп тыкшынуы мөмин түгел. Биредә психологик чикләр проблемасы килеп туа. Җитлеккән, максатчан, үзенең шәхси үсеше өстендә эшләгән кеше “минем белән болай эшләргә кирәкми” дигән кагыйдә урнаштырырга тиеш. Бу эчке тоемлау башкаларны шәхси чиккә кертә алмый. 

Килен һәм кайнана турында мәкальләр:
Көзге катык,көмеш кашык киявем белән кызыма...
Язгы катык, ярык кашык киленем белән улыма.
***
Кәҗә мал түгел, баҗай туган түгел.
***
Кайнананың яхшысы- тәмугның яртысы.
***
Кайнананың иң яхшысыннан да козгын тавышы чыгар.
***
Киленнэр эштән кайта Берлинны алган кебек,
Кайнаналар карап тора пленга төшкән кебек.
***
Кызымның кайнанасы начар, үземнең киленем начар.
***
Монысы балам баласы- балдан татлы анасы; бу да балам баласы- кара елан анасы.
***
Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла.
***
Көзге көн - кияү акылы.


Социаль челтәрдәге “Татар ядкарьләре” төркемендә язылганча, күп төбәкләрдә 'кайната' атамасы хатын өчен "иренең әтисен",  'кайнана' - "иренең әнисен" белдерүче атама. Ләкин кайбер сөйләшләрдә ир кеше дә үзенең хатынының әти-әнисен шулай атап йөртә. Мәсәлән, бу күренеш Дөбьяз, Тархан, Пермь, Нократ, Красноуфим сөйләшләрендә күзәтелә. Әмма бу атамалар бер очракта да эндәшү формасы булып тормыйлар, килен кеше кайнанасына - әни/әнкәй, кайнатасына - әти/әткәй диеп эндәшә.
Ә инде күп җирлекләрдә кияү кеше хатынының әти-әнисенә  'әби', 'бабай' дип эндәшә.
Белгечләр әйтүе буенча 'кайната', 'кайнана' атамаларының беренче өлешен тәшкил иткән 'каен' сүзе борынгы 'хатын'/'катын'/'хазын' сүзенең үзгәргән варианты булырга мөмкин. Бу уңайдан төркемгә язылучылар үз җирлекләренә генә хас атамаларны мисал итеп китергәннәр. 
- Чыннан да, минем бер абыйның үзенең хатынының әти-әнисен кайнана, кайната дип әйткәнен ишеткәнем бар иде. Дөбьязда яшиләр дигән иде. Шул вакытта бик аптыраган идем, дөрес сөйләшмиләр болар дип уйлаганым да хәтердә. Халыкныкы беркайчан да хаталы була алмый икән, моны тора-тора күбрәк аңлыйм.
- Минем бабай бик җор телле иде. "кайната кайнатмыыыый, кайнана кайнатааа" - дия торган булган.
 - Шулай матурлап киенеп йорерлар иде кайнаналар, картинәйләр. Ап – ак оекбаш. Аякларында ялтырап торган калуш. Нечкә билләренә матур төсле – төсле альяпкыч. Кулларында дисбе булыр иде. Рухлары шат булсын. Хәзер кара төсле күлмәкләр, баш киемнәре юк инде. Бигрәк изге, бигрәк чиста иманлы булган үзебезнең картинәйләр.
- Бездә бием / биатай дигән атамалар да бар иде. Хәзер кайнана/ кайната да төшеп калып бара. Әни/әнкәйләр дип аралашулар дәвам итә. Анысы да күңелгә рәхәт.

Төп фото:  freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading