Бөек Ватан сугышында катнашкан Роза апа Рыбинаның түшен бихисап орден-медальләр бизәп торса да, аның иң зур байлыгы - өч кызы һәм оныклары.
Роза апа 1924 елның 28 августында Кама Тамагы районында туган. Ул тугач, әтисе Исхак абыйны Казандагы спирт заводы директоры итеп билгелиләр, гаилә шунда күченә. Әнисе Әсма апа чисталык-пөхтәлек...
Бөек Ватан сугышында катнашкан Роза апа Рыбинаның түшен бихисап орден-медальләр бизәп торса да, аның иң зур байлыгы - өч кызы һәм оныклары.
Роза апа 1924 елның 28 августында Кама Тамагы районында туган. Ул тугач, әтисе Исхак абыйны Казандагы спирт заводы директоры итеп билгелиләр, гаилә шунда күченә. Әнисе Әсма апа чисталык-пөхтәлек яратучы хуҗабикә була. Казанда озак тотмыйча, Исхак абыйны Бөгелмә, Әлмәт районнарына җибәрәләр.
Бөгелмәдә җиде класс тәмамлаганнан соң, Роза апа 1939 елда Казандагы фармацевтика техникумына керә. Икенче курста укыганда, сугыш башлана.
"1942 елда, миңа 18 яшь тулгач, хәрби комиссариаттан повестка килде. Безне Мәскәүгә алып барып, кемнең кая барасы хәл ителде. Мин Беренче Белоруссия фронты 22нче артиллерия дивизиясенең 548нче ротасына эләктем. Брестта, Варшавада, Гомельдә булып, ахыр чиктә, Берлин тирәсенә кадәр җиттек. Артиллерия булгач, безне машиналарда йөрттеләр. Сугыш кыры янында - полк медицина часте, аннан ары безнеке - дивизия медицина часте урнашкан. Полк табиблары яу кырында һәлак булучыларны алып, хәлдән килгәнчә үзләре дәвалый, ә авыр яраланучыларны безгә җибәрәләр. Частебызда хирург та, терапевт та, хәтта теш табибы да бар иде. Солдатлар, тылга китәргә теләмичә, ике-өч атна ятып, сугышка талпыналар.
Әйтик, бер җиргә килеп төшәбез дә, төзегрәк йортны юып, эчен җәймәләр белән тышлап, беренче эш итеп хирургларга эш урыны әзерлибез. Без, даруханәчеләргә, палаткалар куялар, әгәр анда да урын калмаса, шалаш ясап бирәләр иде. Санитар су китерә, мин дарулар әзерлим, суны фильтр аша үткәрәм. Минем белән эшләгән санитар, дини карашлары аркасында, кулына утлы корал тотмады. Бик тырыш булды, кайда гына булсак та, суын да, утынын да табып китерде. Бик тиз эшләргә кирәк иде бит. «Роза, тизрәк бул, яраланган солдатларны китерделәр», - дип ашыктырып, даруларны кулымнан диярлек тартып алып, хирургия бүлегенә операциягә ашыгалар.
Тылга яраланучыларны ике машина белән Леночка исемле шәфкать туташы алып китә иде. Ул һәлак булгач, командир яралы солдатларны миңа озата барырга кушты. Носилкага аларны йә үзебез яткырабыз, хәле булганнары үзләре ята. Япмасында медицина хачы сурәтләнгән машинага һөҗүм итәргә ярамый. Әмма самолетка утырган фашистлар, баш өстебездә очып, машинабызны утка тотты. Берничә кеше үлде, берничәсе кабат яраланды, ә миңа эләкмәде. Фашист летчикның карашы әле һаман да күз алдымда.
Күбебез 18-20 яшьлекләр, бераз күңел дә ачасы килә бит. Шуның өчен штабта җыр-бию дә оештыра иделәр. Ике-өч көн хәл җыйганда, кино да күрсәттеләр. Ләкин бу бик сирәк була торган иде. Поварыбыз Межерицкий кәбестә ашы, боткалар, бәрәңге - барысын да бик тәмле пешерә иде. Ашның пешеп җиткәнен кыңгырауга шалтыратып хәбәр биргәч, котелокларыбыз белән бара идек.
Мәхәббәткә дә урын булды сугышта. Володя исемле сөйкемле хирургның Зоячка исемле ярдәмчесе бар иде. Алар фронтта танышып, соңыннан өйләнештеләр. Минем йөрәгемне дә яуларга теләүчеләр булды, әмма берсенә дә җавап бирмәдем.
Берлинга сугыш беткәннән соң бардык. Рейхстаг диварларында солдатларыбыз кем нинди язу калдырды. Карыйм, берәү: «Мин - Иван - Рязаньнан» дип сырлаган, акбур алдым да: «Ә мин - Роза - Казаннан», - дип яздым. Июньдә өйгә кайттым...»
Сүз уңаеннан
21 февраль көнне Кремльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырды. Татарстан Дәүләт Советында хатын-кыз ветераннар, шул исәптән язмабыз герое Роза апа Рыбина да парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан юбилей медальләре кабул итәчәк.
Автор фотосы
Комментарийлар