Сугыш ветераны Миргасыйм Касыймов (сулда) хезмәт ветераны Миннехәмит Харисов белән.
Миргасыйм Касыймов Азнакай районының Сәпәй авылында 1916 елның 4 октябрендә күпбалалы крестьян гаиләсендә туа. Быел аңа 100 яшь тула. Өлкә совет-партия мәктәбен тәмамлый. Казанда берьеллык укытучылар курсын тәмамлап, укытучылык эшендә була. 1940 елда совет-фин сугышы чорында армиягә алына. Бөек Ватан...
Сугыш ветераны Миргасыйм Касыймов (сулда) хезмәт ветераны Миннехәмит Харисов белән.
Миргасыйм Касыймов Азнакай районының Сәпәй авылында 1916 елның 4 октябрендә күпбалалы крестьян гаиләсендә туа. Быел аңа 100 яшь тула. Өлкә совет-партия мәктәбен тәмамлый. Казанда берьеллык укытучылар курсын тәмамлап, укытучылык эшендә була. 1940 елда совет-фин сугышы чорында армиягә алына. Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр катнаша. 1947-1965 елларда КПССның Азнакай райкомында, район Советы башкарма комитетында бүлек мөдирләре, КПСС райкомы секретаре була. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый һәм педагог эшчәнлеге белән шөгыльләнә. «Сугышчан Кызыл Байрак», I-II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Отставкадагы капитан бүген истәлекләре белән уртаклаша.
Хәким Гыйләҗев, РФ журналистлар берлеге әгъзасы.
Менә мин фронттан язган язмаларымны, архивымны актарам. Сугыш башындагы канлы бәрелешләр җиңелү һәм чигенү ачылары, дошман гаскәрләре боҗрасына эләгеп, сугыш припасларысыз, ач-ялангач хәлдә дошман камалышында сугышулар - болар инде бар да тарих.
Сугышны кадровый хезмәттә каршылаган исән калган без фронтовиклар бик аз инде хәзер. Сугышның башы, беренче елы аеруча фаҗигале булды. Көчле һәм мәкерле дошманга Көнбатыш фронтта Смоленск юнәлешендә 1941 елның июль-августында Ельня чыгынтысындагы (выступ) фашист гаскәрләренә каршы Кызыл Армия үзенең беренче уңышлы һөҗүмен ясады. 5 сентябрьдә безнең гаскәрләр Ельня шәһәрен азат итте. Дошман биредә үзенең сайланма дивизияләренең 40-50 меңләп сугышчыдан торган гаскәрен югалтты. Гитлер командованиесе Мәскәүгә юнәлдерелгән һөҗүмен кичектерергә мәҗбүр булды. Ләкин дошман әле көчле иде, ул, яңа резервлар туплап, 1941 елның октябрь башында кабат һөҗүмгә күчте. Бу һөҗүм аркасында Көнбатыш фронттагы берничә армия, шулар арасында мин хезмәт иткән 32нче армия дә чолганышта калды. Без 20 көнгә якын дошман тылында сугыштык. Тик соңга таба сугыш припаслары да, азык та бетте, пуля гына түгел, безгә ачлык та яный башлады. Бәрелешләрдә күп иптәшләр һәлак булды, ләкин без исәннәр, чолганыштан чыгып, үз гаскәрләребезгә кушылдык.
1942 елның Яңа ел төнен миңа Төньяк-Көнбатышта Карелия фронтында 65нче диңгез бригадасында һөҗүмдә каршыларга туры килде. Бескозыркалар, бушлатлар, ботинкалар кигән моряклар, кулларына автомат тотып, 40 градуслы салкында билдән кар ерып, төнге сәгать 12дә, Масельски шәһәрчеген азат итү өчен «ура!» кычкырып, атакага күтәрелделәр. Масельски тимер юл станциясе һәм шәһәрчек немец фашистларыннан һәм ак финнардан азат ителде. Без төньякта дошманга Ленинградка килү юлларын бикләдек һәм Ладога күле аша тормыш юлы сузуга өлеш керттек. Ленинградны сакладык. Батарея тупчылары нинди генә кыюлыклар күрсәтмәде. Дошманның алгы кыры гел ташлыктан торган калкулыкта урнашкан иде. Аның ут нокталарын күзәтү пунктыннан күреп тә булмый, ябык позициядән орудиеләр уты белән дә җимерү кыен иде. Шуңа күрә тупчылар бер орудиены алгы кырдагы биш катлы зур йортның дүртенче катына урнаштырып, туры атып, дошманның безнең өчен куркыныч ут нокталарын җимерергә булдылар. Авыр орудиене күтәрү өчен бернинди җайланма да юк. Шулай да дүртенче катына ут позициясендә урнаштырылган орудие туры атып, дошманның алгы кырдагы ныгытмаларын (ДЗОТларын, блиндажларын, траншеяларын) җимерде, дистәләгән солдатларын юк итте. Орудиебез дә, тупчылар да исән калды. Бу турыда матбугат та язды. Ә тупчылар сугышчан бүләкләргә лаек булдылар.
1945 ел. Сугышның соңгы айлары. Хәзер безнең җиңү бәхәссез. Совет гаскәрләре Берлин юнәлешендә зур һөҗүм алып баралар. Ә мин хәзер II Балтыйк буе фронтында. Фашистларның Курляндиядә чолганышка эләккән 200 меңгә якын кешедән торган армиясен тукмыйбыз. Хәзер һәрберебезнең уенда - «исән калып, җиңү көнен күреп булса иде» дигән теләк. Бер торак пункт өчен һөҗүм вакытында таш дивар кырында урнашкан күзәтү пункты янына дошманның авыр снаряды төшеп ярылды. Калын стена җимерелеп, без капланып калдык. Батарея уты идарәсез калып, ут тукталды. Ә без - дүрт кеше, һавасызлыктан, тончыга башладык. Ләкин бу хәлне күреп алган укчылар безне коткардылар. Дошманга каршы һөҗүмне дәвам иттек. Соңгы сугыш 8 майда булды. Юкса бу - сугыш тукталган, дошманның капитуляция ясаган көне. Ә без сугышны дәвам иттек. Шушы кирәкмәгән һөҗүмдә ничәләп япь-яшь офицерларыбыз һәм сугышчыларыбыз корбан булды. Бик кызганыч. мин сугышкан Кызыл Байрак орденлы 201нче мотомех укчы дивизия хәзер Таҗикстанда Әфганстан чикләрендә хезмәт итә. Мин анда хезмәт итүче яшь полкташларыма хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен, исән-сау булуларын телим. Кабат сугышлар булмасын иде.
Безнең Азнакай районыннан Бөек Ватан сугышында 13 меңгә якын кеше катнаша, шуларның 3 меңнән артыгы гына исән кайта. Без өч бертуганнан - минем дә ике абыем фронтта һәлак булды.
Дөнья халыклары кабат сугышлар булмасын өчен бердәм булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар