16+

Кан тапшырган өчен акча түләүне кайтардылар

Кан һәм аның компонентлары донорларына акчалата компенсацияләрне кире кайтардылар. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы бастырып чыгарган карар нигезендә, кан тапшыручы кеше, гариза язып, бушка ашауны акчага алмаштыра ала.

Кан тапшырган өчен акча түләүне кайтардылар

Кан һәм аның компонентлары донорларына акчалата компенсацияләрне кире кайтардылар. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы бастырып чыгарган карар нигезендә, кан тапшыручы кеше, гариза язып, бушка ашауны акчага алмаштыра ала.

Акчалата түләүләрне төрле акцияләр вакытында, махсус җиһазландырылган автомобильләрдә яки вузларда һәм офисларда акцияләр узган вакытта кан тапшырган кешеләр ала ала. Стационар үзәкләрдә кан тапшыручылар исә, ашауны акчага алмаштыру өчен, гариза язарга тиеш. Акчаның күләме кан тапшырылган төбәктәге яшәү минимумының 5 процентына тигез булачак, дип яза «Известия».
Билгеле булганча, 2013 елның гыйнвар аенда «Кан һәм аның компонентлары донорлыгы турында» дип аталган закон гамәлгә кергәннән соң, Россиядә дә кан тапшырган өчен акча түләми башлаганнар иде, бары тик бушка ашату гына калдырылды. Дөрес, бу аерым бер категория донорларны исәпкә алмаганда. Яңа закон гамәлгә кергәч, күп төбәкләрдә кан тапшыручылар саны бермә-бер кимеде. Моның шулай булачагын алдан ук фаразлаганнар иде инде. Хәзер исә кан тапшырган өчен янәдән акча түләячәкләр, ягъни донор, бушка ашыймы яки акча аламы - моны үзе хәл итә.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус карары белән расланган донор рационына түбәндәгеләр керә: сыер ите (150 г), тозлы кызыл балык, шул исәптән семга яки форель (60 г), ветчина (50 г), шулай ук 250 гр бәрәңге һәм башка продуктлар. Эчәргә исә 1 стакан сөт яки сөт продуктлары, чәй яки каһвә, җиләк-җимеш согы (200 г) һәм минераль су (0,5 л) тәкъдим ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading