Конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм кисәтү идарәсе җитәкчесе Ирина Малышева, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан балалар белгече, травматолог-ортопед, медицина фәннәре кандидаты Петр Андреев, Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Алексей Глушков, Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе ЮХИДИнең Казан шәһәренең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча өлкән инспекторы Иделия Шагова катнашты.
Күтәрелгән мәсьәлә, чынлап та, бик җитди. Ел саен дөньяда юл-транспорт һәлакәтләрендә якынча 260 мең сабыйның гомере өзелә. 10 миллионы төрле җәрәхәтләр ала. Һәр көнне Җир шарында 450 бала суга батып үлә, меңгә якыны исән калса да, баш миенә зыян килү сәбәпле, гомер азагына кадәр мөмкинлекләре чикләнгән булып кала. 47 меңгә якын бала һәм 20 яшькә кадәр яшьләр, биеклектән егылып төшүләр аркасында, якты дөнья белән хушлаша, шул сәбәпле кешелек дөньясы көн саен 128 бала һәм үсмерен югалта.
Татарстанда да хәлләр тынычланырлык түгел. 2015 ел нәтиҗәләре буенча, республикабызда, имгәнүләр, агуланулар һәм бәхетсезлек очраклары аркасында, 86 баланың гомере өзелгән. Шуларның 64 проценты - малайлар.
Республика балалар клиник хастаханәсендә имгәнүдән алган җәрәхәтләрдән 2014 елда - 2236; 2015 елда - 2309; быелның шул чорына 839 бала дәваланган. Быел гына хастаханәнең нейрохирургия бүлегендә - баш мие селкенгән 93, урта һәм каты имгәнүләр белән 54 бала дәваланган. Көнкүрештә пешү очраклары да арта. Узган ел алар 300 булса, быел да инде бу сан 109га җиткән. Әлеге хастаханәгә төрле имгәнүләр белән эләккән балаларның саны җәйге айларда, башка айларга караганда, уртача 38 процентка арта икән. Каникулларда имгәнүләр эпидемиясе башлана, диләр табиблар.
Сабыйлар белән булган теләсә нинди имгәнү, җәрәхәтләнү очраклары бар гаилә өчен зур фаҗига. Ләкин ни кызганыч, балалар имгәнүенең иң зур сәбәпчеләре дә өлкәннәр үзләре бит. Бездә юкка гына, бала караган кешенең аркасына да күз кирәк, димиләр шул.
Комментарийлар