16+

Карактан – кала, уттан – калмый, яки янгын сүндергәндә зыян килгән машиналар өчен оператив хезмәткәрләр җавап бирми

Ел саен декабрь, гыйнвар айлары янгын сүндерүчеләр өчен кызу эш өстенә әйләнә. Былтыр Лениногорск районының Иске Куак авылында булган зур фаҗига - биш баланың янып үлүе зур сабак булды.

Карактан – кала, уттан – калмый, яки янгын сүндергәндә зыян килгән машиналар өчен оператив хезмәткәрләр җавап бирми

Ел саен декабрь, гыйнвар айлары янгын сүндерүчеләр өчен кызу эш өстенә әйләнә. Былтыр Лениногорск районының Иске Куак авылында булган зур фаҗига - биш баланың янып үлүе зур сабак булды.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аңлатуынча, бу ике айда янгын очракларының артуы кешеләрнең уттан саксыз куллануы аркасында килеп чыккан. Балаларның төрле пиротехник җайланмаларны шартлатуы, әлеге товарның тиешле таләпләргә җавап бирмәве, сыйфатсыз булуы күңелсез фаҗигаләргә китерә. Узган ел тугыз бала, бу «куркыныч уенчыклар»дан зыян күреп, пешеп, күзе зарарланып, хастаханәгә эләккән булган.

Әлеге хәлләр кабатланмасын өчен, халыкны кисәтү максатыннан, Татарстанда 15 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр янгынга каршы аерым режим игълан ителде. Бу хактагы карарны республика премьер-министры Илдар Халиков имзалаган. Карарда әйтелгәнчә, сәнәгать, транспорт объектларыннан, җылыту-энергетика комплексларыннан 500 метр ераклыкта, авыл җирендә, автомобиль юлларында, кеше күп булган урыннарда, торак-коммуналь хуҗалыклардан 50 метр ераклыкта бенгаль утлары яндыру, хлопушкалардан кала, төрле пиротехник эшләнмәләрне шартлату тыела. Республиканың һәр торак пунктында аларны куллану өчен махсус урыннар билгеләнергә, алар беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылырга тиеш. Урамдагы чыршыларны бизәгәндә бары сертификацияләнгән электр гирляндаларын гына кулланырга рөхсәт ителә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салютлар, фейерверкларны кулланганда да аеруча сак булырга кирәклеген искәртә. Автозаправкаларны бәйрәм уңаеннан электр гирляндалары белән бизәү шулай ук куркыныч санала. Пиро­техник эшләнмәләр махсус урыннарда кулланылмаган очракта, «112», «01», «02» телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин.

Былтыр 1 декабрьдән 2016 елның 31 гыйнварына кадәр республикада 571 янгын очрагы теркәлгән. Анда 36 кеше үлгән.

Россиянең Иҗтимагый палатасында янгын сүндерүчеләргә, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә каршылык тудырган, дөрес урынга куелмаган машиналарга бәрдереп киткән, зыян китергән өчен оператив хезмәткәрләрне җаваплылыкка тартмаска кирәк дигән тәкъдим җиткергәннәр. Бер яктан, бу закон гадел дә кебек. Тиешсез урында туктаган машина аркасында, янгын чыккан йортка килеп җитә алмау сәбәпле, торак янып бетү очраклары да булгалый икән. Икенче яктан, янгын сүндерү машиналары зыян китергән автомобильләрне кем ремонтлар, моның өчен кайсы оешма җавап бирер? Иминиятләштерү компанияләре бу чыгымнарны күтәрергә әзер түгел. Кыскасы, әлегә тәкъдим карала.



Фото: www.postfactum.ks.ua

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading