16+

«Карлы десант» Татарстан районнарына чыга

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, 9-13 февральдә республиканың төрле төбәкләрендә "Хәтер маршы - 2015" ел саен үткәрелә торган кышкы яшьләр агид-походы оештырыла.

«Карлы десант» Татарстан районнарына чыга

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, 9-13 февральдә республиканың төрле төбәкләрендә "Хәтер маршы - 2015" ел саен үткәрелә торган кышкы яшьләр агид-походы оештырыла.

Соңгы сугышчының гәүдәсе табылмыйча, сугыш тәмамланды дип тынычланырга хакыбыз юк, дигән гыйбарә һәркемгә таныш. Сугыш тәмамланганга бер гомер вакыт узса да, әле һаман да кайда һәлак булуы ачыкланмаган, кабере табылмаган сугышчылар күп. Сугыш узган җирләрдә хәбәрсез югалганнарны табу максатыннан казу-эзләнү эшләре тукталмый. "Карлы десант" хәрәкәте дә менә шул юнәлешне сайлаган эзтабарлар отрядыннан тора.

90 кешелек төркем Питрәч, Яшел Үзән, Чистай, Норлат, Аксубай районнарына барачак. Сәфәрдә катнашучылар мәктәпләрдә, уку йортларында сугышта катнашканнарның якты истәлегенә багышланган лекцияләр, әдәби-музыкаль номерлар белән чыгыш ясаячак, эзтабарлар отрядлары эшчәнлеге турында сөйләячәк.

"Хәтер маршы"ның төп бурычларының берсе - яшьләргә патриотик тәрбия бирү. Шуңа да "Курс" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы вәкилләре әлегә армия хезмәтенә алу яшенә җитмәгән егетләрне хәрби хезмәт тормышы, көнкүреше белән таныштырачаклар.

Сәфәр барышында шулай ук районнарда яшәгән сугыш ветераннары белән аралашу, аларның истәлекләрен видеотасмага яздыру эшләре дә алып барылачак. Алга таба десантчылар тупланган видеоматериаллардан республика сугыш ветераннары турында фильм төшермәкчеләр.

1968 елларда ук башланып киткән хәрәкәт хәзер дә актуальлеген югалтмый икән. Бүген "Карлы десант» хәрәкәтендә 800 эзтабар теркәлгән. Десант вәкилләре күбрәк мәктәп укучылары һәм студентлардан торса да, алар арасында 3 яшьтән алып 68 яшькә кадәр эзтабарлар да бар.

- Әгәр баланың әти-әнисе десантчы икән, бала, телиме теләмиме, әле тәпи йөри башлаганчы бу хәрәкәтнең әгъзасы булып санала, - дип елмайды "Ватан" берләшмәсе" төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы советы рәисе Александр Коноплев.

Шунысы да мөһим: "Хәтер маршы" узган районнарда, кагыйдә буларак, эзтабарлар отрядларының яңалары барлыкка килә. Хәзерге вакытта республикада шундый 45 отряд бар.
"Карлы десант" хәрәкәтенә кушылырга теләгән бала үз мәктәбендә йә уку йортындагы төркемгә керә ала. Ләкин билгесез солдатларның каберләрен эзләү эшенә керешер өчен яңа килгән эзтабар әзерлек узарга тиеш. "Карлы десант"ның эзләү эшләре апрель аеннан сентябрьгә кадәр дәвам итә. Ә ел әйләнәсендә хәрәкәт вәкилләре яңа эзтабарлар әзерли.

- Беренче тапкыр экспедициядә катнашканда монда тагын кайтырмын дип уйламаган идем. Хәзер менә сигез ел инде шушы хәрәкәттә эшлим. Беренче баруымда Татарстаннан булган бер солдатның калдыкларын таптык. Аны туган ягына алып кайтып күмдек. Солдатның туганнарының безгә әйткән рәхмәт сүзләр эшебезнең нәтиҗәле икәнен күрсәтте. Кайчандыр атасын, ирен, улын яу кырында югалтканнарга туганы турында нинди дә булса хәбәр җиткерү, аларны табарга булышу кешеләргә, чыннан да, шатлык, тынычлану китерә икәнен аңладым. Шуңа да мин бу хәрәкәттә калырга булдым, - дип сөйләде "Карлы десант" коммерцияле булмаган партнерлык директоры Наталия Кислицина.

Эзтабарлар узган ел 250гә якын солдатның калдыкларын табып җирләгән, 15кә якын хәрбинең шәхесе ачыкланган. Десантчылар аларны җирләү урынында табылган медальоннар, үз исемнәре язылган шәхси әйберләре ярдәмендә, архивларда казынып ачыклыйлар.

Февраль азагында Татарстанга тагын бер солдат җәсәде кайтартылырга тиеш. Ул Лаеш районында җиргә иңдереләчәк, дип хәбәр итте Александр Коноплев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading