16+

Каршеринг: икесенең берсе дә исән калмады

Утырдым да киттем түгел, бу хезмәттән файдалануның үз нечкәлекләре бар.

Каршеринг: икесенең берсе дә исән калмады

Утырдым да киттем түгел, бу хезмәттән файдалануның үз нечкәлекләре бар.

Соңгы арада каршеринг хезмәте популярлаша бара. Каршеринг (инглизчәдән машина бүлешү) – машинаны кыска вакытка прокатка алып тору дигән сүз. 
Телефоныңа махсус кушымта урнаштырасың да, аның аша якын-тирәдә арендага алып тору өчен нинди машина барлыгын карыйсың. Аннан соң үзеңә кирәген сайлап аласың. Бензины салынган, парковка өчен түлисе юк, ОСАГО полисы да кирәк түгел. Хәтта машинасы шул кушымта аша ачыла. Автода каршеринг билгесе тора.

Такси чакыртуга караганда арзанракка чыга, дип бәяли әлеге хезмәттән кулланучылар.
— Машина кушымтаны телефонга урнаштырдым, барлык документларымны да керттем. Экранда буш булган машиналар күренә. Машинага кадәр ничә минут җәяү барырга кирәклеге дә языла. Кыскасы, машинаны сайладым, барып җиттем, кушымтадагы «ачарга» дигән төймәгә баскач, машина ачылды. Салонда хәтта навигатор да бар иде. Шәһәр парковкасында машина калдыру бушлай, – дип язган иде алып баручы Гөлназ Сәфәрова.
Ләкин барысы да шулкадәр ал да гөл микән ни соң?

Бу мөһим!
Әмма андый машинадан машина йөртү хокукын кимендә бер ел элек алганнар гына файдалана ала.
Авариягә эләккән кешеләр юл һәлакәте өчен штраф һәм җимерек машина өчен компенсация түләргә тиеш.
Әгәр каршеринг машинасы белән юл һәлакәтенә эләксәгез, машинадан чыгып, ЮХИДИ хезмәткәрен чакырыгыз һәм кушымтада күрсәтелгән оператор номерына шалтыратыгыз. ЮХИДИ хезмәткәрләре беркетмә төзегәч, машина йөрерлек торган хәлдә булса, аны парковкага илтеп куеп, аренданы тәмамларга кирәк. Әгәр машина йөрми икән, аны каршеринг компаниясе алып китәчәк. Башта сезгә авария өчен штраф, машинага китерелгән зыян бәясен ачыклагач, (якынча ай ярым) аның бәясе дә киләчәк. Каршеринг белән авариягә эләккән кешеләр әйтүенә караганда, алардан машина компенсациясе өчен бик зур сумма түләткәннәр.
***
Каршеринг машиналары белән булган аварияләр турында көн саен диярлек ишетеп, укып барабыз. Казанда каршеринг хезмәте эшли башлаганнан соң, алар катнашындагы һәлакәтләр саны да артты.

Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгьлүматларына караганда, 2023 ел башыннан бирле әлеге хезмәттән файдаланучы машина йөртүчеләр барлык юл һәлакәтләренең 87,7 процентын тәшкил иткән.

Әгәр элек илдә юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча таксистлар беренчелектә булса, хәзер каршеринг машиналары авариягә ешрак эләгә.
Кыска вакытлы арендага алынган транспорт чаралары катнашындагы 67,5 процент юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Еш кына такси һәм каршеринг катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 60 яшьтән өлкәнрәк шоферлар гаепле була. Аварияләрнең 31 проценты алар өлешенә туры килә. 21 проценты - 40-49 яшьлекләр.
Такси һәм каршеринг катнашындагы аварияләр саны буенча Лада Гранта машинасы иң еш авариягә эләккән. 44 процент юл һәлакәте әлеге төр автомобильгә карый.

Икесенең берсе дә исән калмады
14 декабрьдә Казанда каршеринг машинасы йөртүчесе Башкортстанның Чишмә бистәсендә туып-үскән ике бертуганны бәрдергән иде.
Юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан көнне хастаханәгә салганнан соң 18 яшьлек Сәид вафат була, ә 23 декабрь төнендә аның 21 яшьлек абыйсы Давытның да үлеме турында билгеле булды. Табиблар аны коткарып кала алмаган.

Фаҗига кичке вакытта булган. Туганнар урам чатындагы юлны кичкәндә аларны бер ай гына машина йөртү стажы булган 18 яшьлек егет утырган "Volkswagen Polo" машинасы бәрдергән. Ул светофорның кызыл утына чыккан, ә аннары каршы полосадагы "Hyundai Greta"га килеп бәрелгән. Закон бозучы машинаны дуслары белән шәһәр буйлап йөрер өчен каршерингтан арендага алган булган. Аварияне күргән кеше, бөтен автомобиль агымы "кызыл төскә" туктагач, яшь шоферның хәтта тормоз педаленә дә басмавын, киресенчә, газны арттыруын сөйләгән.

Ике бертуганны күпсанлы авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып китәләр. Берничә сәгатьтән соң 18 яшьлек егет табиблар кулында җан бирә. Абыйсы үпкәләре ясалма вентиляция аппаратына тоташтырыла, бер атна яши һәм шулай ук реанимациядә үлә.
Сәид белән Давытның туган авыллары Чишмәдән Казанга берничә ел элек күченгәннәре билгеле. Алар колледжга укырга керә һәм төзелеш товарлары кибетенә эшкә урнаша. Бу кичне эштән өйләренә кайтып барышлары булган.
Аларны әниләре ялгызы тәрбияләгән. Хәзер кайгыдан сыгылып төшкән ананы туганнары һәм якыннары юатырга тырыша.
25 декабрьдә Казанда Ямашев һәм Мусин урамнары киселешендә Volkswagen каршеринг автомобиле һәм Hyundai кроссоверы бәрелешкән.
Казан буенча Эчке эшләр идарәсе ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, каршеринг руле артында 4 айлык стажы булган 2001 елгы машина йөртүче булган. Яшь кеше светофорның кызыл төсенә килеп чыга һәм Hyundai белән бәрелешә.
Volkswagen йөртүчесе һәм каршеринг автомобиле пассажиры зыян күргән.

Каршерингның уңайлылыгы
Экономия - ягулык, машина юу, страховка өчен түләргә кирәк түгел.
Арендага машина алу өчен каядыр еракка барып йөрергә дә кирәкми, ул һәрвакыт якында гына.
Автомобильне үз зәвыгың буенча сайларга мөмкин. Күп кенә сервислар машина йөртүчеләргә төрле класслы һәм күңеленә хуш килә торган модель тәкъдим итә. Эконом класстан алып премиум, кыйбатлылары, пычрак юлларда йөри торган һәм йөк машиналары сайлау мөмкинлеге бар.
Машина кую урынын табу белән проблема юк - телефондагы кушымта машина кую өчен иң якын урынны күрсәтә.

Каршеринг кагыйдәләре
Каршерингта иң катгый тыю — машинаны өченче затларга тапшыру. Моның өчен каршеринг хезмәтләре югары күләмдә штраф сала ала, ул 50 000 сумнан башлана.

Тыела!
Икенче бер машинаны арендага алынган машина белән тарттырып бару;
Салонда тәмәке тарту;
Сервис стикерларын йолкып атып, үзегезнекен ябыштыру;
Машинага аңлы рәвештә зыян салу, җиһазларны бозу;
Рөхсәт ителгән зонадан читтә китү, аның чикләре һәр кушымтада күрсәтелгән.

Арендага алынган машинада хайваннарны ташырга мөмкин. Ләкин бары тик махсус күчереп йөртү җайланмасында яки япма ябылган булырга тиеш. Салонда мәче, эт яки башка төр җәнлекнең йоны калса, тырнаган, ертылган эзләр булса һәм башка төр зыян салынса, бу штраф салу өчен нигез була ала.

Аренда машинасында сәяхәт итүне ничек башларга?
Гомумән, барлык хезмәтләрнең дә арендага алу тәртибе охшаш.
Смартфонга махсус кушымта урнаштырырга. Тәҗрибәле машина йөртүчеләр каршеринг машинасын кирәкле вакытта һәм кирәкле урында тизрәк табу өчен берьюлы берничә хезмәт кушымтасын урнаштырырга киңәш итә.

Каршеринг хезмәте белән килешү төзегез. Беркая да барырга кирәкми. барысы да кушымтаның үзендә бар. Сез машина йөртү таныклыгы һәм паспорт фотоларын җибәрәсез, килешү шартларын кабул итәсез һәм банк картасын беркетәсез. Аннары аренда хезмәте сезнең мәгълүматларны тикшергәнче көтәргә кирәк. Тикшерү уртача бер сәгать чамасы вакыт ала, шуңа күрә сервиска алдан язылу яхшырак.

Сәяхәт итү өчен машина сайлагыз. Смартфонга геолокация урнаштырыгыз, шулай итеп кушымта сезнең барыр урыныгызны билгеләячәк һәм якындагы машина кую урынын күрсәтәчәк. Кагыйдә буларак, каршеринг машиналарын шәһәр эчендәге сәүдә һәм бизнес-үзәкләр, парклар, метро станцияләре һәм тимер юл платформалары янында табарга мөмкин.

Машинаны карап чыгу. Сәяхәтегезне башлар алдыннан, машинаны тикшереп чыгыгыз. Тырналган, зыян килгән урыннар юкмы, бәлкем, тәгәрмәче тишелгәндер. Шундый төр кимчелекләр табылса, фотога төшерергә һәм бу турыда аренда хезмәтенең техник ярдәменә хәбәр итү мөһим. Югыйсә, сездән соң әлеге машинаны арендага алачак автосөюче ачыкланган барлык зыянны сезгә "аударып калдырачак" һәм штраф түләргә туры киләчәк. Гадәттә, каршеринг хезмәтләре клиентка машинаны карап чыгу өчен бушлай минутлар бирә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм юл һәлакәтләре
Каршерингка килгәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләү, шәхси машинадан куллануга караганда кыйммәтрәк. Полиция авария турындагы хәбәрләрне каршеринг компаниясенә җибәрә, алар билгеләнгән сумманы түли. Әмма шуннан соң сервис шул акчаны сездән компенсация итеп алачак һәм өстәмә түләү кушып түләттерәчәк.

Әгәр сез арендага алынган машинада юл-транспорт һәлакәтенә эләксәгез, ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртырга һәм авария турында каршеринг сервисына хәбәр итәргә кирәк. Вакыйга урынын фотога төшерегез һәм аларны техник ярдәмгә җибәрегез. Моннан тыш, сезгә полиция биргән барлык документларны арендага алынган машинада калдырырга яки каршеринг офисына алып барырга кирәк булачак. Документлар дөрес рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Моңа компенсациянең ахыргы суммасы бәйле булырга мөмкин.

Әгәр дә юл-транспорт һәлакәте сезнең гаебегез аркасында килеп чыкса, сезгә тулысынча яки өлешчә китерелгән зыянны капларга туры киләчәк (аның суммасын каршеринг операторы бәяләячәк) һәм өстәмә рәвештә каршеринг операторына штраф түләргә туры киләчәк. Һәр компания штраф суммасын зыян күләменнән процент буларак яки билгеләнгән сумма буларак (уртача ул 30 000 сумнан башлана) үзе билгели. Каршеринг белән килешү төзегәндә, андагы шартларны игътибар белән укырга кирәк:

Кыска вакытлы тукталыш
Кыска тукталышлар өчен сервис кушымталарында көтү режимы каралган. Кибеткә керергә кирәк булса, аны кабызыгыз. Көтү бәясе сәяхәт бәясеннән түбәнрәк булачак. Ә машина сезне "көтеп торганда", аны беркем дә арендага ала алмаячак.

Аерым парковкалар
Каршеринг автомобильләре өчен парковка зоналарыннан тыш, сервисларда шулай ук аерым парковкалар каралган. Алар гадәттә сәүдә үзәкләре һәм аэропортлар территориясендә урнашкан. Кушымталарда мондый парковкалар махсус маркерлар белән билгеләнгән.

Сәяхәтне ничек тәмамларга?
Аренданы тәмамлау өчен, машинаны сервис кагыйдәләре буенча тиешле урында калдырырга кирәк. Утны сүндерергә һәм машинаны куярга онытмагыз. Шуннан соң сәяхәтне тәмамлау төймәсенә басыгыз. Аренда өчен акча автомат рәвештә кушымтага бәйләнгән картадан тотып калыначак. Сәяхәттән соң машинаны фотога төшереп кушымта аша җибәрергә кирәк булачак.

Әгәр сезнең картагызда акча җитмәсә, җитмәгән сумманы сезгә бурыч итеп язачаклар. Акчаны тулыландыру белән озакка сузмау яхшырак сервис сезгә һәр соңга калган көн өчен пенялар исәпләячәк.

Бер минутлык сәяхәт бәясе 11-25 сум тәшкил итә, барысы да сайланган автомобильнең классына бәйле булачак.
Машинаны бер сәгатькә арендага алу бәясе 211 сум һәм һәр чакрым өчен 8,5 сум тәшкил итәчәк. 
3 сәгатьлек прокат 385 сум һәм һәр чакрым өчен өстәмә түләү 8,3 сум торачак. Алты сәгатьлек аренда 584 сумга төшәчәк, ә һәр чакрым өчен 8 сум түләргә кирәк булачак. 
12 сәгатьлек аренда 929 сумга төшәчәк, ә һәр чакрым 7,5 сум булачак. Әгәр аренда вакыты тәмамлангач, автомобиль махсус парковкага кермәсә, һәр өстәмә минут 4 сум торачак.

Фикерләр:
Артур Мортазин, көч структурасы хезмәткәре,
— Берара машинамны ремонтка кертергә туры килде дә, каршеринг машинасын алып торырга булдым. Шуннан чыгып, үз фикеремне белдерә алам. Бәя ягыннан такси арзангарак чыгачак.
Күп автомобильләрнең хәле аяныч, юлда ватылып та калырга мөмкин. Күрәсең, күпләр үз машиналары булмагач, теләсә ничек кулланырга була дип уйлыйлардыр. Әгәр дә телефоныгызда интернет булмаса, машинаны ябып, исәпләүне туктата алмаячаксыз. Тагын бер танышым сөйләде. Каршеринг машинасын алган да, куллангач тиешле урында калдырган. Фотога төшергән, тик төнлә бөтен әйберне дә күреп бетермисең бит. Икенче көнне моңа бампер ваткансыз дип штраф килгән. 27 000 сумлык зыян килгән имеш. Фотолар да бар. Ләкин анда бампер кырылган гына. Танышым әлеге хезмәткә шалтыраткан. Уртак тел таба алмаганнар. Хәзер юрист яллаган, судка бирәм, ди.

Роберт Шәрипов, инженер.
—Арендага машина алганым юк, алырга да җыенмыйм. Белгәнемчә, әлеге хезмәттән әле яңа гына права алган, тәҗрибәсе булмаган яшь-җилкәнчек куллана. Шуңа юл һәлакәтләре саны да шактый. Юлда да андый төр машиналардан ерак торырга тырышам. Дуамал йөри яшьләр. Аннан соң әлеге хезмәт белән бәйле берничә кешене беләм. Үз машиналарын жәлләп, шул каршеринг машиналарында дачаларыннан бәрәңге капчыклары ташыды. Төрле төзелеш материаллары алып кайтты.

Эльвира Шакирова, журналист.
— Әлеге хезмәттән кулланып караганым бар. Бик куркыныч, машиналар иске. Юлда тукталып калуың да бар. Машинадан куллана башлаганчы ук, иң элек аны карап чыгарга кирәк. Төрле күңелсезлекләргә юлыкмас өчен. Чөнки аннан кулланучылар арасында кемнәр генә юк. Күзәтүемчә, аннан күбесенчә, машина йөртү тәҗрибәсе булмаганнар файдалана. Күрәсең, алдан ук әлеге хезмәтне күрсәтүче оешма белән килешүне тәфсилләп укымыйлар. Ә анда бит юл һәлакәте була калса, шактый зур суммадагы штраф салыначагы турында кисәтелгән. Шуны онытырга кирәк түгел. Күпме кеше суд юлларында йөри. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading