16+

 Картлыкка “ятимлек” өстәлмәсен

 Татарстанда 157 кеше йөз яшь чиген узган. Питрәчтәге ир кеше-102, ә Зәйдәге хатын-кыз 107 яшькә җиткән. 50 яшьтән башлап һәм өлкәнрәкләр мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итеп, бушлай алмаш һөнәрләргә укырга, шулай ук компьютер белеме курслары узарга мөмкин. Республикада быел 1226 кеше алмаш һөнәрләргә һәм 1736 кеше компьютер белеменә укыган.

 Картлыкка “ятимлек” өстәлмәсен

 Татарстанда 157 кеше йөз яшь чиген узган. Питрәчтәге ир кеше-102, ә Зәйдәге хатын-кыз 107 яшькә җиткән. 50 яшьтән башлап һәм өлкәнрәкләр мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итеп, бушлай алмаш һөнәрләргә укырга, шулай ук компьютер белеме курслары узарга мөмкин. Республикада быел 1226 кеше алмаш һөнәрләргә һәм 1736 кеше компьютер белеменә укыган.

— Республика бюджетында быел социаль чараларга 6,1 миллиард сум билгеләнгән иде. Өлкәннәргә дәүләт кенә түгел, ә иҗтимагый оешмалар да булыша. Социаль ярдәм бер декада белән генә чикләнми, ул ел дәвамында алып барыла торган эш. Пенсионерлар арасында “Балкыш” (“Сияние”) республика фестивале абруй яулады, быел фестивальдә 100 мең үзешчән чыгыш ясады,- диде республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

50 яшьтән башлап һәм өлкәнрәкләр мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итеп, бушлай алмаш һөнәрләргә укырга, шулай ук компьютер белеме курслары узарга мөмкин. Республикада быел 1226 кеше алмаш һөнәрләргә һәм 1736 кеше компьютер белеменә укыган. Татарстанда өлкән яшьтәге бөтенләй чит-ят кешене тәрбия-карамакка алган гаиләләр саны арта бара икән. Андый шәфкатьле гаиләләргә, өлкән кешене карамакка алганы өчен, ай саен 10 мең сум пособие түләнә.

Әгәр янәшәгездә бернинди караучысыз калган һәм игътибар бирелмәгән кешене беләсез икән, бу турыда социаль яклау органнарына 523-46-56 телефоны аша хәбәр итегез,- диде Эльмира Зарипова.

 Бер айлык тукталышның пенсиягә файдасы

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләгәнчә, республикада 1,1 миллион пенсионер исәпләнә. Картлык буенча пенсиянең уртача күләме 19 мең сумнан артык (19160,70 сум).

Пенсионер эшләвеннән туктаса, аңа эшләгән дәверендәге барлык индексацияләрне исәпләп,  тулы күләмдә пенсия түләнә. Бу түләү эштән киткәннән соң, өч ай узып, дүртенче аенда башкарыла. Узган 3 айдагы аерма да түләнә. Пенсионер бер ай узуга ук, закон нигезендә, кабаттан эшкә урнаша ала, аның яңа күләмдәге пенсиясе саклана,- диде Эдуард Вафин.

80 яшь 1200 сум

Татарстанда хәзер 80 яшен тутырган 137 126 тирәсе кеше яши. Эдуард Вафин аңлатканча, 80 яшен тутырган һәр кешенең пенсиясенә өстәмә рәвештә ай саен 1200 сум акча алу мөмкинлеге бар. Моның өчен пенсионер һәм аны карарга җыенган кеше гариза яза. Гаризаны  “Шәхси кабинет” аша Пенсия фонды сайтында pfr.gov.ru башкарырга яки Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә үзең барып тапшырырга була. 

Ундүрт яше тулган кеше, 80 яшьлек пенсионер белән бергә яшәмәгән очракта да, караучы булып теркәлә ала. Казанда шактый мәктәп укучылары 80 яшьлекләрне карарга йөри,- дип җавап бирде Эдуард Вафин “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына.  

Татарстанга “гериатрия” тарала

Республиканың сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев әйткәнчә, хәзер Татарстанда 65 гериатрия палатасы булдырылган, аларга 175 койка-ятак урнаштырылган. 

— Табиб-гериаторлар өлкән яшьтәгеләргә авыруларны җиңәргә булыша, организмны һәм хәтерне ныгыту күнегүләре үткәрә. Мондый палаталар саны арта бара,-диде Әлмир Абашев.

Тормыш сөючеләр өйдә утырмый

Казан шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов таныштырганча, башкалада “Тормыш сөючеләр” (“Жезнелюб”) клубларына быелның 9 аенда 100 меңнән артык кеше килгән. 

— Пенсионерлар клубларга яки китапханәләргә җыелышып җырлыйлар, бииләр, спектакльләр куялар, кул эшләренә һәм бакчачылык нечкәлекләренә өйрәнәләр, сәламәтлек күнегүләре ясыйлар. Әнә, Залесный бистәсендәге Зөлхәбирә апа Сәхабетдиновага 91 яшь булса да, рәхәтләндереп, мәдәният йортында җырлап йөри. Бик матур үрнәк бу,- диде Азат Абзалов.

 “Тормыш сөючеләр” клублары эше турында 236-42-93 телефоны аша белешергә була.

 Безнең әле гомер алда

Россия “Пенсионерлар берлеге”нең Татарстан буенча төбәк бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина өлкәннәргә күрсәтелә торган кайгырту һәм игътибар өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре ирештерде.

Хәзер Казан федераль университетында, медицина институтында, аграр университетта һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында “Өченче яшь университеты” курслары башланды. Анда өлкән яшьтәгеләр компьютерда һәм планшетта эшләргә өйрәнә. Күңелне төшермибез, заман технологияләрен үзләштерәбез, безнең әле гомер алда,- диде Любовь Мишина.

 Казанлылар эш көннәрендә 9.00-17.00 сәгатьләрдә 279-25-02 телефоны аша компьютер курсларына языла ала.

Фото: pixabay.tumblr.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading