16+

Кастингны ничек узарга? Сер – карандашта!

«Болгар радиосы» хәтта төшләрендә дә үзләрен радио алып баручысы итеп күргән егет-кызларның күңелен кузгатып, кастинг игълан итте. Ул өч турдан тора. Беренчесе радионың рәсми сайтындагы биремнәргә җавапларны язма рәвештә юллаудан гыйбарәт. Иҗади күәсләре белән өстен чыгучыларны икенче турда радиода көтәләр. Монда инде катнашучылар, осталык мәктәбе узганнан соң, 15‑20 минутка үзләрен...

Кастингны ничек узарга? Сер – карандашта!

«Болгар радиосы» хәтта төшләрендә дә үзләрен радио алып баручысы итеп күргән егет-кызларның күңелен кузгатып, кастинг игълан итте. Ул өч турдан тора. Беренчесе радионың рәсми сайтындагы биремнәргә җавапларны язма рәвештә юллаудан гыйбарәт. Иҗади күәсләре белән өстен чыгучыларны икенче турда радиода көтәләр. Монда инде катнашучылар, осталык мәктәбе узганнан соң, 15‑20 минутка үзләрен...

«Болгар радиосы» хәтта төшләрендә дә үзләрен радио алып баручысы итеп күргән егет-кызларның күңелен кузгатып, кастинг игълан итте. Ул өч турдан тора. Беренчесе радионың рәсми сайтындагы биремнәргә җавапларны язма рәвештә юллаудан гыйбарәт. Иҗади күәсләре белән өстен чыгучыларны икенче турда радиода көтәләр. Монда инде катнашучылар, осталык мәктәбе узганнан соң, 15‑20 минутка үзләрен эфирда итеп тоячак. Өченче турга узган кандидатларны исә ай дәвамында сөйләм культурасы дәресләре көтә. Бары шуннан соң гына иң‑иң ике җиңүче ачыкланачак.
«Болгар радиосы»на кастинг «иләге» аша узып килүчеләрнең берсе Айсылу Хаҗиева белән сөйләшәбез. Ул 260 кеше катнашкан кастингтан сайлап алынган ди-джей.
- Айсылу, беренче эфирга ничек әзерләндең?
- Плей-листны бастырып алдым һәм андагы һәр җырны төне буе тыңлап чыктым. Афоризм, әйтемнәр, шигырьләр укып, җырлар арасында сөйләргә текстлар яздым. Барысы да әзер булса да, эфир вакытының беренче ике сәгатендә микрофонны кабызырга куркып утырдым. Әнием шылтыратып: «Сине бүген ишетәмме соң инде?» - дигәч кенә, куркуны җиңеп, эфирга чыктым.
- Тавышың калтырадымы?
- Һәр күзәнәк кылтырый иде.
- Коллективка кереп китү авыр булдымы?
- Яңа коллективка кушылу җиңел түгелдер инде ул. Миңа әле үзе дә яңа гына эшли башлаган Ришат Хаҗиевның ярдәме тиде. Ул тынычландырып, канатландырып, кайчак ачуланып тора иде.
- Башлаган вакытта иң авыры нәрсә иде?
- Сине миллионлаган кешеләр тыңлавын тою. Чөнки студиядә үзең генә утырасың.
- Айсылу, бүген «Болгар радиосы»на нинди алып баручы кирәк дип уйлыйсың?
- Үзенчәлекле: дөньяны үз күзаллавы, фикере, юмор хисе, сәламәт амбицияләре булган, стрессларга каршы торырга сәләтле, радио эфирына яңалык кертергә атлыгып торган, шундый мөмкинлеге булган кеше кирәк. Яңалар бездән бер башка өстен булырга тиеш.
- Кастингка килүчеләргә теләгең?
- Дулкынланмагыз. Сәләтегез бар икән, күрсәтегез!
- Инде Айсылу Хаҗиевадан уңышка ирешү сере?
- Уңыш сере: карандаш һәм тизәйткечләр! Ашап алдыгызмы? Десертка теш арасына карандаш кыстырасыз һәм берничә минут тизәйткечләрне «чәйнәгез» (көлә).

Айсылу Хаҗиевадан биш киңәш
1. Кыяфәт нинди булырга тиеш?
- Адәм рәтле.
2. Дулкынлануны ничек җиңәргә?
- Кастингны инде уңышлы уздым дип күзалларга.
3. Үзең турында җитәкчелектә ничек итеп яхшы фикер калдырырга?
- Нинди генә булса да, үз фикереңне әйтергә. Әмма акыл сатмаска. Субординация сакларга.
4. Кастинг вакытында үзеңне ничек тотарга?
- Конкурентлар белән дуслашырга омтылмагыз. Аларның образы сезнең индивидуальлекне бетерәчәк. Онытмагыз: аларның киңәше сезнең өчен түгел. Сезнең максат - биремнәрне дөрес үтәү.
5. Ничек башкалардан аерылып торырга?
- Үзеңне тәкъдим итү рәвеше белән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading